Аягыңны... юрганыңа карап суз
Бүген кредит алу өчен нибары паспорт таләп ителә. Эш хакына, бурычны кайтару мөмкинлегенә әллә ни зур игътибар итмичә кредит бирәләр. Бурычыңны ничек кайтарасың? Эшсез калсаң, катлаулы хәлдән ничек чыгачаксың? Монысы инде синең баш бәлаң. Әйе, беркем дә бер дә юкка бурычка батмый. Фатир алу яки йорт төзү өчен миллионнарча сум акча таләп ителә. Бу кадәр акчаны урта хәлле гаилә картлык көнендә генә туплап бетерәчәк. Әти-әнисе ярыйсы гына пенсия алып, авылда яшәсә, балаларына ярдәм кулы суза. Шул ук вакытта, үзаллы гына дөнья көтүчеләр бар. Аларга нишләргә? Бары тик бер юл, банкка барып кредит алырга кала. Урта хәллеләр күбрәк булганга, кредит алучылар да күп. Кредитка ихтыяҗ зур булганлыктан, банклар да ишәйде. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, 2014 елда Башкортстандагы банклар халыкка 218,9 миллиард сум кредит биргән. Санкцияләр, икътисади кризис оптимальләштерүнең дәвам итүенә, кыскартуларга, эш хакының кимүенә китерде. Шуның нәтиҗәсендә 2015 ел башына халыкның кредит бурычы 291,7 миллиард сумга җиткән. Аңлашыла, башка елларда алынган кредитларны кайтару да авырлашкан. Хәл шулкадәр катлауланды ки, хәзер халыкка кредитын кайтарырга ярдәм итүче арадашчы оешмалар барлыкка килде. Шуңа карамастан, банкларда кредит бирү бүлекләрендә һаман чират. Дөньяда кризис булса да, яшәргә, яшәү өчен баш өстендә кыек кирәк. Бу мәсьәләне хәл итү өчен адым саен чакырып торган банкларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез.
Кайгыны аракы белән басабыз
Халык хәзер күбрәк эчәме? Әллә элек аек тормыш алып баручылар күбрәк идеме? Бу сорауга җавап бирү өчен моннан утыз ел элек оештырылган һәм бүген үткән туйларны чагыштыру да җитә. Элек туйлар өчәр көн дәвам итә иде. Анда хәмер әрҗәләп эчелде. Кода-кодагыйларның аяктан егылган чаклары да булгалады. Ә бүген туйлар кафеда табын артында утыру белән генә чикләнә. Хәмер эчүчеләр дә сирәк. Чөнки күбесе машинасында килә. Зур акча алып эшләп, машинада йөрүчеләр, гадәттә, шешә төбенә чуммый. Чөнки аларның югалтыр дөньялары бар. Бу канун беркайчан да үзгәрмәячәк. Ә менә кинәт килгән кайгыны хәмер белән басарга омтылу модага кереп бара. Эшсезлек, эш хакы кимү, банклардан бурыч таләп итеп шалтыратулар, шул сәбәпле гаиләдәге ыгы-зыгы күпләрне шешәгә үрелергә этәрә. Кайберәүләр мул тормышка чыдаша алмый “яшел елан” колына әверелергә мөмкин. Андыйлар да юк түгел. Халыкны айныту өчен соңгы елларда илдә күп нәрсә эшләнә. Алкогольле эчемлекләрне сату урыны да, вакыты да контрольгә алынды. Хәзер үсмерләрнең киосктан төн уртасында сыра сатып алалмавы куанычлы. Шул ук вакытта, сыраны мичкәләп сатучы сәүдә нокталары, хәмер сатуга гына махсуслашкан кибетләр яңгырдан соң чыккан гөмбә сыман үрчи. Димәк, ихтыяҗ зур. Сыраны – сөткә, хәмерне җимеш сутына алыштырсак, мондый хәл күзәтелмәс иде.
Даруны учлап ашыйбыз
Кайчан гына даруханәләрне эзләп табу авыр иде. Аларны тапкач, су буе чират торырга туры килде. Бүген исә даруханәләр адым саен. Ни гаҗәп, чиратлар һаман да бетмәгән. Димәк, даруларга да ихтыяҗ арткан. Еш авырый башладыкмы? Әллә чирләр күбәйдеме? Бер мисалга игътибар итик. Безне дөньяга китергән әниләр йөкле чагында берәр дару кулланды микән? Ә бүген балага узучылар көн саен уч-уч витаминнар, төрле катнашмалар ашый. Моңа карамастан, статистика яшь буынның сәламәтлеге канәгатьләнерлек түгеллеген күрсәтә. Салкын тиеп авырсаң, табиблар иң кыйммәтле даруларны язып бирә. Халыкны мәҗбүриләп даруга утырту, дару ашату бизнес түгелме? Әти-әниләребез даруларсыз безне дөньяга китергән, үзләре сау-сәламәт булып үскән. Ә без ни өчен төчкергән саен дару ашыйбыз? Бу хакта уйланучы бармы? Дарулар бер авыруны дәваласа, икенчесен китереп чыгаруга сәбәпче булып тора. Табибны тыңлап, даруханәгә юл тотканчы, шул хакта да онытырга ярамый. Кредитларның иркен яшәргә мөмкинлек бирмәве, кайгыны басарга теләп шешәгә үрелү моңарчы очрамаган яңа чирләрне китереп чыгара. Советлар Союзында стрессның нәрсә икәнен белүче булды микән? Ә бүген стресстан йөз төрле дару сатыла. Уйлап карасаң, стрессны җиңү өчен нибары дөньяга, үзеңә карашны үзгәртергә кирәк.
Каберне... экскаватор казый
Соңгы елларда Русиядә демографик хәл яхшы якка үзгәрә башлады. Моңа ана капиталы бирелү дә йогынты ясады. 2012 елдан халык саны арта башлаган. 2006 елдан бирле туым арту динамикасын алган. Моңа кадәр бу күрсәткеч кимегән иде. Мәктәпләрнең ябылуы, бүген югары уку йортларында конкурс зур булмавы да шуңа бәйле. Шул ук вакытта, былтыр үлүчеләр саны күбәйгән. Эшкуарлар халык үлемендә дә акча эшләп калырга омтыла. Хәзер җирләргә ярдәм итүче хезмәтләр дә артты. Тиешле акчаны түләсәң, якыныңны җирләп, бөтен эшен бетерәләр. Бизнеста хискә урын юк. Шуңа күрә бертөрле киенгән хезмәткәрләр вакыт сузарга яратмый. Кабер экскаватор белән казыла. Чөнки мөрәҗәгать итүчеләр күп. Чираттагы клиент көтеп тора. Мондый хезмәтләрнең артуына да ихтыяҗ сәбәпче булуын танырга мәҗбүрбез. Кредитны түләү өчен ал-ял белми эшләү, кайгыны хәмер белән басу, баш авырткан саен уч-уч дару ашау гомер озынлыгында чагылыш таба. Шулай булмаса, бүген халык үлемендә череп баеган фирмалар артмас иде. Аларның бер-берсе белән көндәшлек итүе, клиентлар өчен төрле юллар белән көрәшүе – башка сыймаслык хәл.
Күренүенчә, җәмгыятьтәге һәр күренешне аңлатырга мөмкин. Күңелне кырганнары да, якты киләчәккә өмет уятканнары да бар. Әйтик, фитнес-үзәкләр саны арта. Димәк, яшьләр зифа буйлы, сау-сәламәт булып үсәчәк. Сәламәт яшьләрдән сәламәт балалар туачак. Бассейннар һәм боз сарайлары да арта. Хәзер урамнарда велосипедта җилдерүчеләр гади күренешкә әверелеп бара. Төпкел авылларда да халык Интернет челтәреннән файлана, телевизордан 500ләп канал карый. Дөньяда көн белән төн, караңгылык белән яктылык, начарлык белән яхшылык бертуктаусыз көрәшә. Җәмгыять тә шушы канун белән яши. Кайсысы җиңәр? Безне киләчәктә тагын нинди үзгәрешләр һәм сынаулар көтә? Җавап эзләү өчен игътибар белән тирә-юнебезгә карау да җитә. Һәрберебез яхшылыкны сайласак, киләчәгебез дә якты булыр.