-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 сентябрь 2015, 21:02

Җен, пәри, убыр, диюләр искелектән калса да...

Тормыштагы кайбер күренешләр сихер-бозымның барлыгына ышанмас җирдән ышандыра.Халык фикерен өйрәнү буенча Бөтенрусия җәмәгатьчелек үзәге сихер һәм һәртөрле хорафатларга ышану темасына сорашу үткәрде. “Сез аерым кешеләрнең сихерләү, бозым салу кебек сыйфатларга ия булуына ышанасызмы?” дигән сорауга респондентларның 39 проценты уңай җавап биргән. Халыкның өчтән бере сихергә ышана икән, димәк, уйланырга урын бар. Бәлки, чыннан да, сихер-бозым мифик күренеш, хорафат кына түгелдер?

Европада әлеге күренешләрне өйрәнү һәм аңлату эшләре белән шөгыльләнүче галимнәр фикеренчә, сихерчеләрнең төп эш юнәлешләре шулардан гыйбарәт:
— кешеләрне гөнаһ һәм бозык эшләргә этәрү;
— якыннарында дошманлык һәм күралмаучылык хисләре уяту;
— бозым, чир тарату белән шөгыльләнү (хәтта чирнең эпидемия төсен алуы ихтимал);
— мал-туарга зыян салу;
— ихтыяр көчен җимерү, акылны чуалту;
— дошманнарына төрле зыян салу, шулай ук мондый эшләрне заказ белән акчага да башкару.
Татар мифологиясе бу мәсьәләне өйрәнү буенча әллә ни алга китмәгән. Шулай да Казанда яшәүче якташыбыз, язучы, галим Галимҗан Гыйль­мановның “Татар мифлары” дигән өчтомлыгы — бу юнәлештәге “ак тап”ны тутыруда яхшы башлангыч. Ул китапта “Сихерчене күрсәң, зәхмәт эләктерүдән ничек котылып калырга?” дигән сорауга шундый җаваплар бар:
1. Сихерчегә тап булган очракта, юлда яткан берәр чатлы ботакның чатларын аерырга, сындырырга кушалар.
2. Сихерче очраса, кулда ат тизәге уалап торырга да ярый. Шулай иткәндә, бу сихерченең зәхмәте сиңа тимәячәк.
3. Сихерче очраса, берәр очлы әйбер белән бармакка кадарга кирәк. Авырту тойганда сихер кагылмаячак.
Гипнозга бирешмәгән кешеләр турында ишеткәнегез булгандыр. Сихер-бозым ала алмаган кешеләр дә була. Ләкин соңгы чорда аларны җиңү юлын тапканнар. Имеш, тулган айлы төн уртасында зираттагы өч сукмак уртасына “сихер алмас” кешенең фоторәсемен күмәләр икән. Әлбәттә, магик көчкә ия булган әфсен укып. Ә гади — “простой смертный” кешеләрне бозуда си­херчеләр гап-гади аш тозы, иске тегү энәләре, тутыккан яисә сынган ачкычлар, чәч, кипкән бака ише “шурум-бурум”нар куллана.
Сихерчеләр, зур гына золым һәм кодрәт ияләре булса да, алар да бер нәрсә алдында көчсез икән. Алар үлем түшәгендә җан бирә алмый интегә, ди. Күрше Чиләбе өлкәсендә булган шундый бер хәлне сөйләделәр. Забурово авылында сихерче үлем көтеп ята икән. Ул бик карт була, ләкин үлем ашыкмый. Эш шунда: үзенең белгәннәрен кемгә булса да тапшырмыйча сихерче үлә алмый. Үзенең кара көчләрен тапшыру өчен сихер­ченең кемгә дә булса орынып алуы да җитә, дип сөйлиләр. Үлем сәгате җиткәч, ул улын чакыра башлый, якынрак, янәшәгә үк килүен сорый. “Колагыңа сүз әйтәсем бар”,— ди. Ләкин улы моны яхшы белгәнгә, аңа якын килми. Үгетләп тә, каргап та якын китерә алмагач, карт соңгы чараны башкарырга куша. Ягъни, сихерче, убыр үлә алмый газапланып яткан җирдән түбәне яисә почмакны сүтә башларга кирәк икән. Улы, күршеләрен чакырып, тавыш-тынсыз гына өй почмагын сүтә башлый. Яртылаш сүттек дигәндә генә картның каһкаһәләп көлүе ишетелә. Ниндидер хәл булганын сизеп, сихерченең улы өйгә ташлана. Болдырда аңа картның оныгы Маша каршы була.
— Син нәрсә, бабаң янында булдыңмы әллә?
— Әйе, мине чакырып, су бирүемне сорады. Бик кызгандым үзен,— ди кыз.
Карт үлә. Кызны чиркәүгә алып барып, догалар укыйлар. Ләкин бернәрсә дә ярдәм итми. Аңа бабасының көче инде күчкән була. Үсә төшкәч, Маша тирә-якка билгеле сихерче булып таныла...
Сихерчеләр, гадәттә, сәләтләрен ир җенесеннән булганнары — улларына яки оныгына, убырлы карчыклар кызларына, яки, оныкларына тапшыралар. Шулай да, әлеге хәлдәге кебек башка җенескә тапшыру очраклары да булгалаган. Ләкин сәләтне тапшыру гыйлемне тулысынча тапшыру түгел әле, аны үстерү яшь сихерченең үз кулларында, имеш. Тукай “җен, пәри, убыр диюләр искелектән калган ул” дип язса да, ул искелек дигәннәре мәңге искермәс.
Читайте нас в