+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 сентябрь 2015, 12:03

Балалар йортына эләгеп... бәхетемне таптым

15 яшьлек Ленария шулай ди.Унике ел элек Борай районы Шабай авылында балалар йорты ачыла. Аның бусагасын иң беренче булып атлап керү­че сабыйлар арасында өч яшьлек Ленария да була.

— Без, балалар йортында тәрбия­ләнү­челәрнең, иң мөкатдәс хыялы, беләсезме, нинди? “Әни” дип дәшәр якын кешең булу! — дип уртаклаша бүген 15 яшен тутырган кыз. — Һәркай­сыбызның да бу матур теләге тормышка аша алмады, әлбәттә. Ә мин, күрәсең, бәхетле йолдыз астында туганмын, чөнки тормышымда әни назын, гаилә җылысын бүләк итәр кеше пәйда булды. Кадерле, олы йөрәкле әнием Халидә Хөснияровага балалык рәхмәтләрем әйтеп бетергесез.
Халидә Мәҗит кызы — һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы, хәзер инде лаеклы ялда. Тормыш иптәше Баязит белән өч балага гомер бүләк иткән алар. Уллары Рәфил белән Бәрхәт тә, кызлары Илсөяр дә бүгенге көндә тормыш диңгезендә үзаллы сәяхәт итә, өчесе дә югары белемгә ия, күңеленә хуш килгән һөнәр башкара. Халидә Мәҗит кызының хәзер иң якын таянычы да, сердәше дә — Ленария.
— Ирем моннан 19 ел элек вафат булды. Тик мин Ленарияне балалар йортыннан ялгызлыктан качар өчен алмадым. Ул чакта балаларым янымда иде әле. Кызым Илсөяр хезмәт юлын Шабай балалар йортында тәрбияче булып башлады. Беренче күрүдән үк Ленарияне бик яратты ул. Тора-бара аны тәрбиягә алу турындагы фикергә дә кызым белән икәү килдек. Рәфил белән Бәрхәт тә яңа туганнарын үз итте. Әле дә авылга юл төшкән саен Ленариягә кочак-кочак бүләк төяп кайталар.
Ленария — күпбалалы гаиләдән. Дүрт абый-апасы да балалар йортында тәрбияләнгән. Киң күңелле, юмарт Халидә Мәҗит кызы өендә алар да еш кунак: сеңелләре белән очрашып, аралашып яшиләр. Башка сыймаганы шул: Ленариянең үз әнисе Шабайдан берничә чакрым ераклыктагы авылда гомер итә, тик инде буй җитеп килгән кызының тормыш-яшәеше белән бөтенләй кызыксынмый. Ленария үзе исә еш булмаса да, аның хәлен белергә бара.
— Җәмгыятебездә, кәеф-сафа корып яши-яши, хәмер сазлыгына батып, газиз балаларыннан колак каккан күке-аналарның елдан-ел арта баруына җаным әрни, — ди Халидә апа. — Бөек Ватан сугышы чорында да илебездә ятимнәр саны азрак булган бит.
Халидә Мәҗит кызының бүген төп максаты —Ленариягә яхшы белем, зур тормыш юлында адашмаслык матур тәрбия бирү. Ленария дә әнисен шатландырып кына тора: мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә укый, төрле мәдәни чараларның уртасында кайнап яши. Спортта да югары нәтиҗәләргә ирешә булдыклы кыз. Волейбол, баскетбол командалары составында чыгыш ясый, хәтта армрестлинг белән шөгыльләнә.
— Хыялым — табиб булу, — ди Ленария. — Кешеләргә ярдәм итә алу үзе зур бәхет бит ул.
Аш-су бүлмәсендә дә, бакчада да уң кулы булган Ленариягә карап сөенеп туялмый Халидә апа. Әни белән кыз арасындагы күркәм мөнәсәбәтләрне раслап, йортта да, ихатада да гөлләр чәчәккә күмелеп утыра.
Читайте нас: