+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 октябрь 2015, 21:31

Нәзировларны онытмыйк!

Курган өлкәсендәге ярлы татар гаиләсеннән чыккан олы шәхесләргщ багышлана.Уфаның Шакша бистәсендә гомер кичерүче Гайнетдин Тувалев беркөнне редакциягә мине эзләп килде. “Сезнең гәзит исемнәре тарихта калган күренекле милләттәшләрегез, хезмәттәшләрегез турында язгалап торуы миңа бик ошый, — дип башлады ул сүзен. — “Кызыл таң” энциклопедиясен һәм фотоальбомын чыгарып бик изге эш башкардыгыз, миндә алар бар, вакыт-вакыт андагы сәхифәләрдә актарынганда таныш йөзләргә һәм исемнәргә юлыгам. Мәсәлән, хатыным Флорида Таһир кызының якын кардәше Хөршидә Нәзирова сезнең редакциядә эшләгән. Хөршидә апаның бертуганы Гаффан Нәзиров Башкортстанның, хәзергечә әйткәндә, мәдәният министры булган. Ромэн Гаффан улы БДУда 38 ел укыткан данлыклы профессор иде. Аның улы Станислав Нәзиров — әлеге вакытта Мәскәүдә билгеле кинорежиссер. Менә шул шәхесләргә кагылышлы мәгълүмат-истәлекләребез күп. Алар турында гәзиттә язсагыз иде!”Хәйбулла районында 1945 елның августында туган, Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган, 24 ел мәктәп директоры булып эшләгән (шуның күпчелек өлеше Уфада) саф башкорт зыялысының “Кызыл таң”ның тарихи шәхесләренә һәм бүгенге коллективына хөрмәт белән каравы ул тәкъдим иткән темага һичкичекмәстән тотынырга әйдәде. Һәм мин Шакшага ашыктым. Тувалевларда күренекле туган-тумачалары турында материаллар чынлап та күп икән.

Нәзировлар — Курган өлкәсе татар­лары. Гаилә башлыгы Шәмгун Җиһанша улы, шактый гына гыйлемле кеше буларак, үзләренең Большая Дубрава авылында писарь булып эшли. Хатыны Тайбә Гайнетдин кызы белән биш бала үстерәләр. Шуларның Мөрши­дә исемле иң өлкәне — Флорида Таһир кызының нәнәсе.
Тайбә апаның тегү машинкасы булып, балаларын шуның ярдәмендә киендергән. Биш сабыен ятим калдырып үлгәч, гаиләнең хәле тагын да мөшкел­ләнгән. Якташлары Шәмгун абыйга теге машинканы сатарга киңәш итсә дә, ризалата алмаган. “Балаларыма калырга, аларга хезмәт итәргә тиеш”, — дигән ул 1921 елда ачтан үлгәндә дә.
Нәзировларда туганлык хисе шулка­дәр көчле булган ки, алар абый-апа­ларының ятим калган сабыйларын үз канатлары астына алган. “Мәсәлән, әнием Гайшә Шаһимәрдән кызы Гаффан абый гаиләсендә тәрбияләнеп үскән, — ди Флорида ханым. — К. А. Тимирязев исемендәге педагогия институтының химия-биология факультетында бер ел укыгач, берәр ел эшлим, өс-башны бөтәйтәм дип, Салават районына киткән. “Син шунда кияүгә чыгасың да гомерлеккә каласың инде”, — дигән Гаффан абыебыз. Аның юравы раска да чыккан — булачак әтиебез Таһир Миндебай улы Фәйзуллин белән кавышкан. Миңдеш дигән авылда без, биш бала, дөньяга килгәнбез. 1952 елда Кропачево станциясенә күчендек, урта белемне шунда алдым. Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тормыш иптәшем Гайнетдин белән ( ул — башкорт-урыс бүлеген, мин — урыс бүлеген) 1971 елда бергә тәмамладык. Өч ул үстер­дек. 59 яшемә кадәр балалар укыттым. Әтием сау-сәламәт булып 77 яшенә кадәр эшләде. Гомумән, әти-әнине 95 яшьләренә кадәр карап-тәрбияләп, соңгы юлга озаттык”.
Гаффан Нәзиров 1899 елда туган. 9 кешелек гаилә шактый фәкыйрьлектә көн күрә. Кече яшьтән үк батраклыкта йөрергә дә туры килә, 1917 елда гына урта хәллеләр дәрәҗәсенә күтәреләләр.
Тәүдә авыл мәдрәсәсендә, аннары дәүләт мәктәбендә белем алган Гаффан 1919 елда Ялан кантонының мәгариф бүлегендә эшли башлый, большевиклар партиясенә керә. Мәскәүгә, Свердловскига укырга җибәрелә. 1924 елның гыйнварында Донбасска эшкә тәгаенләнсә дә, сентябрьдә якташлары ВКП(б)ның Чиләбе округ комитеты мәгариф бүлегендә инспектор вазыйфасына сорап кайтаралар. 1925 елның июленнән 1928 елның сентябренә кадәр Уфада өлкә партия мәктәбе укытучысы, ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты инструкторы булып эшли. 1926 елда Рәйсә исемле кызлары туа. 1931-33 елларда Мәскәүдә кызыл профессура өчен кадрлар әзерләү курсларында, икътисад институтында белемен арттыра. ВКП(б) Үзәк Комитеты карары буенча Кыйгы районына сәяси бүлек начальнигы итеп җибәрелә.
Бу чорда Гаффан Шәмгун улының гаилә тормышында кискен үзгәреш була: хатынын һәм кызын калдырып, үзеннән 10 яшькә кече Эсфирь Волович дигән кызга өйләнә. Украинаның Миргород шәһәрендә туган бу туташ Магнитогорскига эш эзләп барып чыга, металлургия комбинаты төзелешенә эләгә, тора-бара “Магнитогорский рабочий” гәзитендә яңалыклар бүлеге мөдире булып эшли. Мәскәүдә укый, шунда танышып кавышалар.
Нәзиров яңа гаиләсе белән Торналы авылында яшәп, “Лагыр” совхозын оештыруга җитәкчелек итә (бу хуҗалык аннары Салават районына керә). Һәр­вакыт ат менеп район буйлап йөри. Монда ул үзе турында гадел, кешелекле, уңган шәхес дигән фикер калдыра. Менә бер мисал. Урыннардагы җитәк­челәргә Уфадан махсус посылка итеп яхшы кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары җибәрелә торган булган. Гаффан исә аларның берсенә дә тотынмыйча, алдынгы терлекчеләрне, механизаторларны бүләкләү өчен файдаланган.
Яшь ханымга да авылның авыр тормышына күнегергә туры килә — мич ягарга, су ташырга, ипи салырга... Өстәвенә, монда урысча сөйләшүче кеше дә юк диярлек икән.
Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү тәмамланып, колхоз-совхозларда эшләр көйләнгәч, урыннардагы кадрларны яңадан Уфага кайтаралар. Нәзиров та өлкә комитеты инструкторы, сектор мөдире булып эшен дәвам итә. Шуннан аны республиканың сәнгать эшләре идарәсе начальнигы итеп күтәрәләр. Хәзерге мәдәният министрына тиң вазыйфага.
Гаилә дә ишәя бара — үзләре дүртәү, тол калган әнисе, бертуганнары Хөршидә белән Әсгать, тиф авыруыннан үлгән Мөршидә апасының Гайшә исемле кызы монда күченеп килә. Гоголь урамындагы 24нче агач йортның 2нче катында 3 бүлмәдә 8 кеше җан асрый. (Ә 1нче катта 10нчы балалар бакчасы урнашкан була).
1937 елның көзе. Башкортстанның күренекле кешеләрен кулга алулар башлана. Бу канлы тәгәрмәчнең тешләренә торган саен күбрәк кеше эләгә. Ялагайлар һәм ачу саклаучылар донослар һәм “фаш итүче” хатлар яза, җыелышларда кичәге дусларын һәм хезмәттәшләрен ниндидер җинаятьтә гаепли, “эштән куарга, утыртырга” дип кычкыра. Һәркемне курку һәм үзенең гаепсезлеген исбатлый алмау гаҗизлеге изә.
Гаффан Шәмгун улын кулга алгач, фатирның астын өскә китереп тентиләр, 7 кешелек гаиләгә бер бүлмә калдыралар, теге икесенең җиһазларын каядыр алып китеп, анда НКВД хезмәткәре гаиләсен кертәләр.
“Красная Башкирия” гәзите журналисты булган хатыны Эсфирь Воловичны шунда ук эшеннән чыгаралар, 12 көннән кулга алалар. Ромэнга — 4, Динага 1,5 яшь. “Аларны төрле балалар йортларына җибәрәчәкбез”, — дип куркыталар ананы тикшерүчеләр сорау алган вакытта. Украинадагы картәни­ләре Мария исемле кызы белән килеп, балаларны үзләренә алып китәргә теләк белдергәч кенә ана бераз тынычлана. Ахыр чиктә хөкем шундый була: балалары белән бергә калдырырга, алдагы ике елда Уфадан чыкмаска, элекке эшенә бармаска тиеш. Бөек Ватан сугышы башланып, ир-ат журналистлар фронтка киткәч, ул “Красная Башки­рия”гә үз эшенә кайта. Соңрак “Советская Башкирия”гә әйләнеп, хәзер “Республика Башкортостан” исеме белән чыгучы бу гәзитне укучылар хәтерендә генә түгел, матбугатыбыз тарихында Эсфирь Воловичның исеме, талантлы һәм үткен каләмле журналист буларак, алтын хәрефләр белән язылган. Бу ханым шактый өлкәнәйгәнче эшләп, озын гомер кичерә.
1938 елның 10 июле якшәмбегә туры килә. 1905 елгы вакыйгаларны искә төшереп, республикада бу көнне “канлы якшәмбе” дип тамгалыйлар. Уфада берьюлы 43 кеше атып үтерелә. Барысы да диярлек киң билгеле зыялылар. Тел һәм әдәбият гыйльми-тикшеренү институты директоры Габдулла Амантай, күренекле драматург Даут Юлтый, җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов, “Башкортостан” гәзите мөхәррире, язучы Төхвәт Янәби, китап нәшрияты директоры, язучы Булат Ишемгол, башкорт милли театрын нигезләгән Вәлиулла Мортазин-Иманский белән Мәкәрим Мәһәдиев, мәгариф һәм сәнгать халык комиссарлары Гобәй Дәүләтшин белән Гаффан Нәзиров...
Гаффан Шәмгун улын нигә юк иткәннәр? Бу – аның кебекләр турында сүз барганда миллионнарча тапкыр бирелгән сорау. Җавап биреп булмаслык, риторик сорау. Әлбәттә, архивта Нәзировка кагылышлы материаллар сакланырга тиеш. Аларда барып казынырга берничә тапкыр җыенсам да моны эшләмәдем. Чөнки, аның югарыда санап үтелгән язмышташлары турында язарга әзерләнеп, архив материаллары белән танышканда андагы мантыйкка сыймаслык ниндидер бертөрле гаеп­ләүләр, без хөрмәт иткән кайбер шәхес­ләрнең бер-берсе өстеннән язган донослары һәм башкалар – болар барысы да архивка тагын баруымның миңа яңалык өстәмәячәген аңлата иде. Чираттагы тапкыр кәеф кырылуы, күңел кайтуы гына булыр иде бу.
Эсфирь Исааковна, әлбәттә, иренең гаепсезлеген исбат итү юлында күп йөри, Мәскәүгә, “баш жандарм” Ежовның үзенә кадәр барып җитә. Ләкин файдасыз. Нәзиров КПССның ХХ съездыннан соң 1956 елда тулысынча аклана. Махсус комиссия хезмәткәре ханымга болай ди: “Балаларыгызга әйтегез, әтиләрен бер гаепсезгә хөкем иткәннәр, ул намуслы кеше булган”. Аның андый кеше булганлыгын әниләре балаларына һәрчак тукып торган. Әмма тартып алынган балачакны кире кайтару мөмкинлеге генә юк.
“Кызыл таң”ның элекке хезмәткәре Хөршидә — Шәмгун Нәзировның дүртенче баласы. Ул 1907 елгы. Бала-чактан байларның өйләрен җыештыра. Яңалыкка, гыйлемгә омтылган кыз комсомолга, аннары партиягә керә. Уфада өлкә партия мәктәбен тәмамлагач, аны Хәйбулла районына партия эшенә җибәрәләр. Сезнең игътибарга тәкъдим ителгән күмәк фотода ул 1933 елда ударник колхозчыларның беренче Бөтенбашкортстан съездына шушы районнан сайланган делегатлар арасында. Әнә ул уртада утыра. 26 яшьлек кызның күз карашына игътибар итегез! Совет заманы киноларындагы революционерларны, комиссарларны хәтерләтә.
Арытаба ул “Яңа юлда” журналында, “Кызыл Башкортостан” гәзитендә эшли. Ләкин Гаффан абыйсы шундый фаҗигагә тарыгач, Хөршидәне партия­дән чыгарып, эшеннән бушаталар. Танышлары ярдәмендә генә ул бер артельгә тегүче, аннары кабель заводына аппаратчы булып урнаша ала. Шунда аны электр суга, инвалид булып кала. 1947 елда “Кызыл таң”га эшкә керә һәм 1960 елда пенсиягә киткәнгә кадәр тәрҗемәче, корректор булып эшли.
Тувалевларда аның гарәп, латин һәм кириллицада язган хатлары саклана. Менә 1950 ел ахырына таба Таһир белән Гайшәгә адресланган хат. Автор аларның озак язмый торуларына үпкәли һәм дәвам итә: “Даян абыйдан хатны никадәр көтсәм дә юк инде. Аның кайгысы мине кабергә алып керер, мөгаен. Ул барлык туганнардан да акыллы, ягымлы, рәхимле булуы һәм барыбызны да кояш сыман яктыртып торуы белән аерыла иде.
Һәркөнне аның иптәшләреннән хатлар алам. Алар аны шулкадәр югары бәяли, сагына, юксына. Аның һәр көне өч көнгә торырлык иде, диләр. Шул көннәрдә иреккә чыгып, кайтырга тиеш булган...”
Ачыклык кертик: Нәзировларның өченче балалары Даян сугышта зур батырлыклар күрсәтә, капитан дәрәҗә­сендә демобилизацияләнә. Татарстан профсоюзлары өлкә советы рәисе булып эшләгәндә акчаны законсыз тотынуда гаепләнеп, төрмәгә утыртыла. Кайтыр вакыты җиткәндә йөрәк өянәгеннән вафат була.
Хөршидә апа гаилә кормый, балалар үстерми. Әнисеннән мирас булып калган машинкада кием тегеп, туган­нарының балаларының, аеруча ятим калганнарының өс-башын хәстәрли, арытаба аларның укуында ярдәмләшә.
“Без аны “усал апа” дип йөртә идек, — ди Флорида ханым. — Бәләкәй чакта безне аңа кунакка китерә торганнар иде, үсә төшкәч ярдәмләшергә йөрдек. Тегеп биргән матур күлмәген киеп үзебездә мактанып йөргәнемне дә хәтерлим. Агыйделнең текә ярындагы Полунов урамында агач йортның өченче катында бер бүлмәле фатирда яшәде. Тышкы ишеге, кухнясы аерым, утын яга торган миче бар иде”.
“Кызыл таң”чылар да үзләренең туры сүзле, гадел элекке хезмәткәрен онытмый. Мәсәлән, редакция хатын-кызлары күмәкләшеп фотога төшеп, бик җылы сүзләр язып, аңа бүләк итеп җибәрә. Хөршидә 1965 елның 8 мартында 58 яшендә вафат булгач, аның фатиры “Кызыл таң”да эшләүче яшь шагыйрь Әхмәт Гайсин гаиләсенә бирелә.
Мәшһүр профессорыбыз Ромэн Гаффан улы Нәзировның барлык документларында туган урыны Харьков шәһәре дип языла. Гәрчә анда ике айдан азрак вакыт яшәсә дә. Эш шунда — кырыс тормышлы төпкел авылга барып эләккән яшь ханым тәүге сабыен тудырырга игезәк сеңлесе Мария янына китә. 1934 елның 4 февралендә дөньяга килгән малайга Ромэн исеме кушалар. Март ахырында исә Башкортстанга юл тоталар. Михнәт чигә-чигә кайтып җиткәндә бер фаҗига була яза. Тимер юл станциясеннән авылга ат белән кайтыла. Әй елгасы аша чыкканда чана астында боз чатный, ярый әле кучер атны читкәрәк борып өлгерә.
Ромэн 4 яшеннән хәреф таный. Тарихны өйрәнә, аеруча Француз революциясе белән кызыксына. Поляк журналларын укый (аларны яздырып ала торган заман була). Итальянчадан тәрҗемә итә, латин телен дә өйрәнә.
Уфаның 18нче һәм 11нче мәктәп­ләрендә белем ала. 1952 елда Ленинградтагы А. И. Герцен исемендәге дәү­ләт педагогия институтына керергә омтылыш ясый. Анкетага әтисенең репрессияләнгәнлеген язганлыктан, керү имтиханнарында алган “бик яхшы” билгеләре дә ярдәм итми. Сталинга язган хаты буенча Мәгариф министрлыгыннан иронияле-мыскыллы җавап килә: “Нигә Сезгә Мәскәүдә яки Ленинградта укырга һәм тарихчы булырга? Үзегезнең Уфада да вузлар, башка белгечлекләр бар”.
1953 елда Уфадагы К. А. Тимирязев исемендәге педагогия институтының тарих-филология факультетына керә. Студент чорында әти-әнисенең аклануы турында хәбәр ала. Авыргазы районы­ның бер мәктәбендә укыта, республика яшьләренең “Ленинец” гәзитендә эшли.
1962-65 елларда Мәскәү дәүләт университетының урыс әдәбияты кафедрасында аспирантурада шөгыль­ләнә. Тагын бер елдан “Ф. М. Достоевс­кийның 1859-66 еллардагы әсәрләрендә социаль-этик проблематика” темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Шуннан 38 ел — вафатына кадәр БДУда эшли. 1967 елда университетның күптиражлы “Знамя Октября” гәзитенә нигез сала, беренче мөхәррире була. (Хәзер бу басма “Кафедра” дип атала). 1992 елда урыс әдәбияты һәм фольклоры кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнә. Тагын өч елдан якланган докторлык диссертациясенең темасы — “Урыс прозасында Пушкин һәм Гоголь традицияләре. Фабулаларның чагыштырмача тарихы”. Фәнни эшләре даирәсе: урыс һәм чит ил әдәбиятлары, мифология, культурология. Дөньяның Достоевский иҗатын тикшерүче ун иң яхшы галиме исәбенә керә. АКШ, Франция кебек илләрдә үткән гыйльми симпозиумнарда чыгыш ясый.
Әле республикабызда хезмәт салучы бихисап укытучы, язучы, журналистларга Ромэн Гаффан улыннан сабак алу бәхете тиде. Мин дә шуларның берсе. Карап торуга аны бер дә вуз профессоры дип уйламассың. Киеме дә, килеш-килбәте дә үтә гади, авылча. Сәгать ярым буе кәгазьгә дә күз салмыйча әкрен генә тавыш белән сөйли. Лекцияләренә урыс, башкорт, татар төркемнәрендәге 120 студент кереп утыруга карамастан, аудиториядә чебен очкан тавыш та ишетелми. Аның мавыктыргыч чыгышларын тыңларга башка факультетлардан да киләләр иде. Көчле эрудициясе, акыл, фикер һәм хис тирәнлеге гадилек артына яше­ренгән.
Аңа бәйле мәзәк хәлләр турында да сөйлиләр иде. Кафедрада иптәшләре түбән хезмәт хакына зарланышалар икән. Нәзиров исе китми генә әйтеп куя: “Бөтенләй түләмәсәләр дә килер идем, эш урыны гына булсын миңа”.
Бер дусты моның өе ишеге төбендә өр-яңа саплы себерке күреп: “Ихата җыештырып та акча эшләмәкче бул­дыңмы әллә?” — дип шаярта. “Урамда бер карт сатып тора иде, өшеп беткән, үзен жәлләдем дә алдым, берәр дворникка чыгарып бирермен әле”, — ди профессор.
Ромэн Нәзиров 2004 елның 16 гыйнварында 70 яше туларга 19 көн калганда дөнья куя. Сеңлесе Дина аның архивын саклауга, тәртипкә китерүгә күп көч сала — элек басылмаган хезмәтләрен, әдәби әсәрләрен табып ала һәм җыентык итеп туплый. 80 еллык юбилее исә гыйльми конференция үткәрелеп билгеләнде, анда хәтта Польша галимнәре дә катнашты.
Ромэн Гаффан улы белән Тамара Николаевна ике ул үстергән. өлкәне Эдуард — физик. Университетта укыганда КВН командасына җитәкчелек иткән, илнең данлыклы КВНчысы Нурали Латыйпов аңа багышлап шигырь дә язган. Эдуард “Социнвестбанк”та эшләгән, хәзер Канадада яши икән.
1965 елгы Станислав Нәзиров
Б. В. Щукин исемендәге Бөтенрусия театр училищесының актерлык факультетын, Русия театр сәнгате акаде­миясенең режиссерлык факультетын тәмамлый. 1993-2003 елларда В. В. Маяковский исемендәге театр сәх­нәсендә уйный. Смоленск урыс драма театрында спектакльләр куя. “Русский экстрим” программасы режиссеры булып эшли. Соңгы дәвердә ул төшергән “Не родись красивой”, “Широка река”, “Котовский”, “Право на правду”, “Вот это любовь” киносериаллары миллионнарча тамашачыларга яхшы таныш.

Фәрит Фаткуллин.
(Фотолар Гайнетдин Тувалевның гаилә альбомыннан алынды).
Читайте нас: