+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 октябрь 2015, 22:50

Машина түгел – дүрт тәгәрмәчле, самолет түгел – җитез...

Уфа студентлары тиңе булмаган техника җыю өстендә эшли.Күпләр дөньядагы иң яхшы автомобильләр Гер­маниядә җыела дигән фи­кердә. Шулай да заман урынында тормый. Сатылган җиңел автомобильләр саны буенча Кытай белән АКШ алдынгы урыннарга чыктылар. Япония алардан бераз калыша. Шул ук вакытта, сыйфат мәсьәләсендә немец “корыч ат”ларына тиңнәр юк.

Русия дә бер урында таптанмый. Әйтик, Көньяк Корея дизайнерлары кулы тигән “Лада Калина” тышкы күренеше белән иномаркалардан калышмый. Русия автомобильләре өчен башка уңайлы җиһазлар да ят түгел. Бер төркем якташларыбыз Германиядә “Студентлар формуласы” ярышында булып кайтты. Уфа дәүләт авиация техник университеты магистратурасында “Робототехника” белгечлеген үзләштерүче Нәфис Әхмәтшин тәэссоратлары белә уртаклашты.
– “Студентлар формуласы” бәйгесе Хоккенхайм шәһәрендә үтте, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Германиягә “Ларгус” автомобилендә Беларусь, Польша, Чехия аша бардык. Сәяхәт барышында Мәскәү, Владимир, Брест, Минск, Варшава, Прага, Штутгард, Берлин шәһәрләрендә булдык. Ярышта Җир шарының төрле илләреннән биш мең кеше, 204 команда көчен сынады. Без бары тик кунаклар буларак кына бардык. Күргәннәрдән хәйран калып кайттык. Студентлар электромобильләрдә узышты, аларның үзенчәлекле, өстенлекле яклары белән таныштырды. Яшьләр машиналарын моңарчы кулланылмаган технологияләр белән дә баеткан. “Корыч ат”ларның тәгәрмәчләрен аерым двигатель хәрәкәткә китерә. Нәтиҗәдә, болид белән идарә итү уңайлы. Борылышка керүе дә җиңел.
Гомумән, “Студентлар формуласы” бәйгесе “Формула-1” ярышына охшаш. Беренчедән, студентлар “Формула-1” узышлары үткән трассада көч сынашты. Икенчедән, һәр уку йорты “корыч ат”ларны төзекләндерү өчен бөтен белгечләрне дә, җиһазларны да алып килгән. Иң мөһиме – тамашачылар арасында “Мерседес-Бенц”, “Порше” һәм башка компанияләрнең вәкилләре дә бар. Алар конкурста катнашучыларны җитди күзәтә. Кызыклы проект хуҗалары белән бәйләнешкә керә. Нәтиҗәдә, ике як та ота. Студентлар уйлап чыгарган эшләнмәләр, яңалыклар гамәлгә кертелә. Иномаркалар тагын да камилләшә, студент исә акча эшли.
Әйткәндәй, якташларыбыз да кул кушырып утырмый. УДАТУ командасы “Хонда” мотоциклы двигателе нигезендә кечкенә машина эшли башлаган. Авырлыгы – 250 килограмм булачак. “Корыч ат” сәгатенә 120 чакрым үтә алачак. Болид эшләнеп беткәч, “Студентлар формуласы” бәйгесендә сыналачак.
– Уку йорты җитәкчелеге бүлмә тәкъдим итте, – диде Нәфис Борис улы сүзен дәвам итеп. – Ышанычны аклыйбыз. Быел Уфада рәсми рәвештә оештырылган машиналарда узышу бәйгесендә лаеклы чыгыш ясадык. Төмәндә үткән “Smart Moto Challenge” җиңел мотоцикллар чемпионатында да яңа дуслар табып кайттык. Әлеге вакытта Мәскәүдә үтәчәк шундый ук бәйгегә әзерләнәбез. Һәр катнашучы пицца ташу өчен мегаполистагы юл тыгыннарын бар дип тә белмәгән мотоцикл төзергә тиеш. Без, рамасын ясап, җиһазлый башладык. Шулай да, төп максатыбыз – “Студентлар формуласы”.
Техниканы камилләштерергә омтылучы яшьләр игътибарга лаек. Заман кулибиннарының яхшы башлангыч­ларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү автомобиль җитештерү кампанияләре өчен дә отышлы булачагына шик юк.
Читайте нас: