“Бу хакта мәктәп партасы артында утырганда ук аңлату эшләре алып барсаң, нәтиҗәсе, һичшиксез, булмый калмый”, – ди Башкортстан медицина профилактика үзәге һәм Ленин районының 44нче поликлиникасы хезмәткәрләре. Халык сәламәтлеге, гомере өчен борчылган, проблемаларына битараф булмаган табиблар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны төп юнәлеш итеп куйган. Башта алар Ленин районында гына аңлату эшләре алып барса, соңгы дүрт айда эшчәнлекне Уфа шәһәре буенча җәелдергәннәр. “Ни өчен буыннар сызлый?”, “Начар гадәтләрне ничек ташларга?”, “Сөт бизе яман шешен кисәтү”, “Сәламәтлегеңне яшь чактан ук кайгырт” акцияләре үткәргәннәр, хатын-кызлар, ир-атлар авыруларына һәм башка темаларга багышланган видеопрезентацияләрне халыкка аңлаешлы итеп, гади мисаллар нигезендә аңлаталар.
Шундыйларның берсендә – “Сөт бизе яман шешен кисәтү”гә багышланган чарада, без дә катнаштык. Бу көнне бик күп хатын-кыз табиб-маммологка бушлай күренү өчен флаерлар алды. Язмамның герое, сөт бизе яман шеш авыруын җиңгән Сәвия Фатыйхова белән шул чарада таныштык.
Сәвия Салихҗан кызы Уфада гади эшчеләр гаиләсендә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәрен үзләштерә, ләкин эшли алмый. Арытаба маникюр курсларын тәмамлап, гүзәл затларның тырнакларын матурлау белән шөгыльләнә. Аннан тыш, төрле эшләр башкара. Сөйгәне белән тормыш коралар, ләкин балалары булмый. Шулай матур гына эшләп, яшәп йөргәндә күкрәкләре авыртып, Сәвия Фатыйхова үзе яшәгән адрес буенча урнашкан поликлиникага хатын-кызлар табибына мөрәҗәгать итә. Табиб, “фибромиоз” дигән диагноз куеп, аны-моны уйлап тормыйча дәвалау билгели, витаминнар яза. Ире өч укол кадагач, авыртуга түзәрлеге калмаган, өстәвенә салкын да тидереп өлгергән бичара хатын участок терапевтын өенә чакырта. Табиб хатынга һичкичекмәстән маммологка барырга куша. Тиешле тикшеренүләр үткәч, “сөт бизе яман шешенең дүртенче стадиясе” дигән диагноз куялар. Яман шешкә әйләнә генә башлаган чагында төрле витаминнар куллану чирне тагын да ныграк аздырып җибәргән була.
Шулай итеп, 2008 елда бөтен өметен югалтып, үзен беркемгә дә кирәксез дип тойган Сәвия Салихҗан кызын паллиатив ярдәм күрсәтүче табиб-онколог Гөлнур Нигъмәтова күзәтчелегенә җибәрәләр.
Йөзе качкан Сәвия Фатыйхова ишектән чак сөйрәлеп килеп керү белән табиб Гөлнур Хәмзә кызы аны:
– Мин сезгә үләргә ирек бирмим! Бергәләп көрәшәчәкбез! Ышаныгыз! Сез яшәячәксез! – дип, оптимистик рухта каршы ала.
– Моңарчы миңа кул селтәгән табиблардан соң мондый сүзләр ишетү, чыннан да, айнытып җибәрде, күңелгә канат куйды, – дип табиб-онколог белән танышуын искә ала Сәвия ханым.
Шул көннән алып алар, кулга-кул тотынып, явыз чир белән көрәш башлыйлар. Ничек дәваланырга, нинди тормыш рәвеше белән яшәргә кирәклеген табиб тәфсилләп аңлата. Башта химия курсын ала пациент, аннары, бик авыр кичерсә дә, нурланыш терапиясе үтә. Ләкин яшәүгә өметен өзми ул. “Дәваханәдә ятканда шуңа игътибар иттем: яшәүгә өметен өзмәгәннәр савыгып чыкты, ә үз-үзен бетереп, ышанычын югалтып, кул селтәгәннәр, кызганычка каршы, мантый алмады. Онкология белән чирле кеше өчен яшәүгә өметен югалтмау – иң мөһиме ул”, – ди Сәвия Фатыйхова.
Вакытында табибка йөрү, кушканны эшләү, диета тоту нәтиҗәсез калмый. Кыйммәтле даруларны, дәүләт программасына ярашлы, табиб бушлай алырга ярдәм итә. Шулай явыз чир, башта чигенергә бик теләмәсә дә, табибның белеме, бу өлкәдә 20 еллык тәҗрибәсе, иң мөһиме – кешеләргә чын булмышы белән ярдәм итәргә теләве, оптимистик рухы аны тезләндерә.
– Шулай итеп үләргә вакыт та калмады. Кушкуллап көрәштек.Үлем кочагыннан тартып алган табиб алдында баш иям, – дип, сүз арасында Гөлнур Хәмзә кызына әллә ничә тапкыр рәхмәтләр укыды Сәвия Салихҗан кызы.
Бүген ул, булганына шөкер итеп, якты дөньяда яшәвенә сөенеп гомер кичерә. “Вакыты белән 3 аш кашыгы – кишер, аннары 3 аш кашыгы чөгендер суты эчәм, арытаба бодайны профилактик чара буларак кулланам. Үзем, ирем, туганнарым, дусларым – барыбыз да сәламәт тормыш алып барабыз”, – диде дә, саубуллашып, коридорда көтеп торучы ире янына ашыкты Сәвия ханым.