0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 октябрь 2015, 21:30

Аю күргән – дию күргән, диләр

Соңгы арада аюларның кеше яшәгән урыннарга якын килүләре, умарталыкларга, малларга һөҗүм итүләре турында хәбәрләр еш ишетелә. Кайсыдыр бер шәһәрдә биш катлы йорт ишеген ачып чыгып килгән берәүне аю сугып егуы турында да сөйләделәр. Чыннан да, “урман хуҗалары” үзләренең яшәү чикләрен боза бүген. Бу хакта хәбәрләр ишеткән саен күңелдә алар белән очрашкандагы тойгылар яңара.

Үзем гомер буе урман-кырлар гизәргә яраттым, ау мылтыгым да эшсез тормады. Аю белән тәүге очрашуым Иглин районында булды.
Шулай бер елны сентябрь башларында дустым Гафар белән электричкада Таутөмән станциясенә кадәр бардык та, җәяүләп, шундагы Кудеевка урманына юл алдык. Анда үрдәкләр мыжгып торган күлләр күп. Без биредә ике дистәгә якын үрдәк алдык, җитмәсә, ул елны эшерелеп уңган гөмбәне җыймыйча булдыра алмадык. Кыскасы, рюкзаклар шыплап тулган, алга атлаган саен артка тарта.
Без, еш кына туктап, ял итәргә мәҗбүрбез. Шулай бер тукталышта йокымсырап та киткәнбез. Ниндидер тавышка күзләрне ачсак, без барасы юл өстендә, дымлы күзләрен йоммыйча, олы гына бозау безгә карап тора. Ныклабрак карасак – аю! Мылтыкларны кулга кысыбрак тоттык. Ләкин ни файда – патроннар беткән иде шул. Безгә шыпырт кына урманга кереп таюдан башка чара калмады. Шул очрактан соң без патроннарга игътибарлырак була башладык.
“Яссы табан” белән янә бер очрашу Караидел урманнарында булды. Без монда унлап аучы килеп төштек. Миннән башкалар барысы да кайчандыр аю алган. Арадан берәү моның белән аеруча горурлана, мактанганда теле телгә йокмый, сиңайтим! Безнең белән ике эт тә бара, алар, аю өненә кереп, аны уятып алып чыгарга тиеш икән.
Менә без урман юлы белән аю эзләп китеп барабыз. Ару гына юл узгач, иң тәҗрибәле аучы Виктор Павлович мылтыкларны әзерләргә ым бирде. Шунда этләр дә хуҗаларына елышып, шым булды. Әнә ул аю өне! Ун аю алганы белән мактанган Юрабыз аның каршына ук килеп басты, Виктор Павлович белән Тараканов ике яктан урын алдылар. Без – алар артындарак. Мондый олы ауга тәү тапкыр баргангамы, минем йөрәк күкрәктән чыгып китәрдәй булып тибә.
Этләр өреп, өнгә кереп-чыгып йөреп, аюны уятты шикелле. Менә, татлы йокысыннан уянып, этләргә үкерә-үкерә, аю үзе дә килеп чыкты. Юра аны күрү белән, артына карап та тормыйча, сыпыртасы итте. Минем дә тез буыннары калтырап төште, янымдагы иптәш ике адым артка атлады. Шунда Виктор Павлович белән Тараканов икесе ике яктан берьюлы атып җибәрделәр. Аюыбыз ухылдап җиргә ауды, бераз үкереп ятты һәм тынып калды.
Шәһәргә әйләнеп кайтканда Юрабыз сүзсез генә тәрәзә артындагы күренешләрне күзәтте, ә калганнар, бер-берсен уздырып, күргән-кичергәннәрне барлады.
Өченче тапкыр аюны янә Кудеевка урманында очраттым. Монысында ара бик якын иде.
Җәйге матур бер көндә бирегә миллек әзерләргә килдем. Аны ярыйсы гына бәйләгәч, күзем кыргый кура җиләге куаклыгына төште. Бакчада ишелеп уңса да, кырдагысы тәмлерәк шул! Өйдәгеләрне сыйлыйм, дип, аны капчыкка җыя ук башладым. Инде яртысын тутыргач, якында гына минем кебек җиләк җыючы берәүгә күз төште. Кем булыр бу, дип игътибар беләнрәк карасам, арткы аякларына баскан аю алгы аяклары белән куакларны күтәреп җиләк ашый! Мин беравык тынсыз тордым да, артык тавыш чыгармый гына, моннан китү ягын карадым. Куркыштан, җыйган кура җиләгем дә куак төбендә торып калган. Аю күргән – дию күргәндәй буладыр ул. Ярый, сакланып калган гомерем өчен аюга мондый гына күчтәнәч жәл түгел!
Читайте нас: