+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 октябрь 2015, 21:55

“Җирән кашка шәп иде”

Иске Кыргыз авылында яшәүче Галим Шәрипов Хәсән Сарьянның әтисе Салихҗан белән очрашуын бүгенгедәй хәтерли.Галим бабай Шәрипов — Илеш районы Иске Кыргыз авылының иң өлкән яшьтәге кешесе. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, төгәл бер елдан ул үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләячәк. Аның белән мин быел җәй Хәсән Сарьян турында истәлек-хатирәләр җыйганда очраштым. Иң кызыгы шул, Галим Сәйделәбрар улы 37 ел элек якты дөньядан киткән якташы, татарның иң күренекле, иң оста һәм кыска язучыларының берсе Хәсән Сарьянның үзен генә түгел, хәтта әтисе Салихҗанны да хәтерли булып чыкты. Ул гына да түгел, малай чагында Салихҗанның үзе белән очрашуы, хәтта кучеры булып, Иске Кыргыздан Иске Аюга кадәр озата баруы турында да тәфсилләп сөйләде.

“1928 елның июль ае — арыш өлгергән чак иде. Мин, һәр­ва­кыттагыча, аръякка — Мирзаһит дустым янына уйнарга чыктым. Карасам, капка төпләрендә, баскан җирендә уйнаклап, җигүле ат тора. Тарантасы да бик яхшы. “Кемнең аты булыр икән бу? Авылда бездән башка кешедә мондый шәп ат юк ләбаса”, дип, ихатага үттем. Шулчак, керүемне тәрәзәдән күреп алып, каршыма Мирзаһит дустым да йөгереп чыкты. Мин, кызыксынуымны җиңә алмыйча, аңа күңелемдәге сорауны бирдем.
— Иске Аюдан әткәйнең дусты — тегермәнче Салихҗан абыйныкы, — дип горурланып җавап бирде Мирзаһит һәм, пышылдауга күчеп, дәвам итте: — Бишбүкәннән (безнең якта урыс авылы Андреевканы “Бишбүкән” дип йөртәләр) базардан кайтып килеше аның. Әткәй янына хәл белергә кергән. Әле әнкәй узган атнада гына койган әче бал белән сыйланалар. Әйдә, атын карыйбызмы? — дип, мине капка төбенә алып чыгып китте.
Кем, кем, ә мин атларны яхшы беләм инде. Чөнки әтием Сәйделәбрар да күп итеп атлар тота иде. Ат сыртында ыңгырчак урынына йөргән малай бит мин! Салихҗанның җирән төстәге йолдыз кашкалы атының безнекеләргә караганда шәбрәк икәнлеген бая — Мирзаһитларга керешли үк күреп алсам да, дустым алдында сер бирмәскә була: “Ат ат инде, безнекеләрдән бер кайтыш җире дә юк”, — дип әйтеп куйдым. Мирзаһит, минем кәефне төшермәскә буладырмы, дәшмәде, җир тырный-тырный, уйнаклап басып торган яхшы атка карап торуын гына белде.
Шулвакыт йорт ишегенең шыгырдап ачылганы ишетелде. “Әтиләр чыгалар, әйдә, ихатага керәбез! Бер уңайдан Салихҗан абый белән дә таныштырырмын”, — диде дә Мирзаһит, мине үзләренә алып кереп китте.
— Кем малае бу? — дип сорады Салихҗан абый Мирзаһитка ияреп ихатага килеп керүгә.
— Башкорт ягыннан (авыл Миңеште елгасының ике ярында урнашу сәбәпле, безнең төбәкне “Башкорт ягы” дип йөртәләр иде) Сәйделәбрарныкы, — дип җавап бирде Морзахан абый.
— Беләм, беләм, Сәйделәбрарны, бик булдыклы кеше. Булдыклы булмаса, атлар тотмас иде, — дип әткәйне мактап алды да Салихҗан абый, миңа таба борылып:
— Энем, кучер урынына утырып, әллә булмаса мине Иске Аюга кадәр озатып куясыңмы? — дип сорады һәм, минем “ярар”ымны да көтмәстән, тарантасына менеп тә утырды. Мин “Кучер урынына утырыргамы-юкмы?” дип икеләнеп торганда Морзахан абый да: “Салихҗан абзыең ышанып тапшыра икән, тот, давай, дил­бегәне, ялындырып торма!” — дип күңелне үсендереп җибәрде. Миңа — ат ялына ябышып үскән малайга шул гына кирәк бит инде: ялт кына кучер урынына менеп утырдым да, атны куалап та киттем.
Үзебезнең турга җитәрәк, Җирән кашканы әкренәйтә төштем.
— Бәй, төшәсеңдәмени? — дип аптырап сорады Салихҗан абый.
Чит авылга кадәр әйтми-нитми китсәм, әткәй белән әнкәй орышыр дип куркып, бераз ык-мык итеп тордым да: “Ярар, илтеп куярмын инде”, — дип, үзебезнең йорт турыннан Иске Аюга таба каерылып кереп китә торган юлга борылдым.
Тауны менеп, туры юлга чыккач, атның каеш дил­бегәсен тагын да ныграк тарта төштем. Очабыз гына, малай. Артымда утырган абзыем “Шәп барасың бит!” дип ник бер сүз әйтсен!
Өч чакрым араны күз ачып йомган арада үтеп, Иске Аюга да килеп җиттем. Барып җитү белән борылып кайтып китәргә ашыкмадым: Салихҗан абзыйга атны тугарышырга булыштым. Җирән кашка да “Маладис син!” дигәндәй, башын кагып, пошкырып куйды.
Салихҗан абый тау итәгендә — Миңеште елгасы буенда тегермән өендә яши булып чыкты. Атны тугарып бетерүгә, ул мине чәй эчәргә чакырды. “Минем кебек берәр малае булса, уйнап кайтып киткәндә әйбәт булыр иде”, дип уйларга да өлгермәдем, йорт ишеге ачылды да, аннан ак йөзле, сап-сары чәчле бер кыз килеп чыкты. Аны күрүгә күңелгә: “Салихҗан абзыйның малае юктыр инде, күрәсең, булса, әллә кайчан йөгереп чыгар иде”, дигән уй килеп керде. Шуңа, чәй эчәргә кереп тормадым: Салихҗан абый белән саубуллаштым да, Миңеште буйлап йөгерә-йөгерә өйгә кайтып киттем. “Тегермәнгә туры үземә килегез, чиратсыз гына кертермен”, — дип озатып калды мине артымнан Салихҗан абый.
Иске Аюдан кайтуга өйгә кереп капкалап чыктым да, туп-туры Мирзаһитларга йөгердем. Иске Аюга барып кайтуым, анда күргәннәрем турында аларга да бәйнә-бәйнә сөй­ләдем. “Салихҗанның малайларга һушы китә инде аның. Ни өчендер, Аллаһы Тәгалә малайны бирмирәк тора шул әле аларга, гел кызлардан гына өлеш чыгара”, — дип әйтеп куйды шулчак Морзахан абый. Аннары: “Шул үзенең малае булмаганга күрә, сине кучер итеп алып киткәндер әле ул”, — дип тә өстәп куйды.
Аллаһы Тәгалә төгәл ике елдан соң гына ишетте Салихҗан абыйның теләкләрен. 1930 елның 24 мартында исеме бөтен татар дөнья­сына танылачак улы Сарьян дөньяга килде аның. Тик улын гына ул атына кучер итеп утыртып йөртә алмады. 1937 елда — Сарьянга 7 яшь тулганда мәңгелеккә күзләрен йомды. Минем хәтердә ул бик яхшы күңелле, булдыклы, баскан җирендә ут чыгара торган фор­то­вой кеше буларак уелып калды. Бу очра­шуның 88 ел буена хәтердән җуелмый сак­лануының төп сәбәбе дә әнә шулдыр, мөгаен”.
Читайте нас: