Тегермән, дигәннән... Шул якка баргач, син тирә-якка ямь биреп, җәйрәп ятучы буадан күзеңне ала алмыйсың. Аның ике яры итәгендә яшел шәлләрен бөркәнеп утыручы бөдрә талларны күргән саен ирексездән кабат-кабат сокланып куясың. Аны үз дәверендә чыбык-чабык, салам һәм юан бүрәнәләр белән яхшы итеп буып куйганнар. Өстәвенә, ике ягына да язгы ташкыннар вакытында эшерелмәскә егермеләп субай да кагып чыккан булганнар. Ә инде агым көчәеп, сулар ташканда, бу урыннарда ачык шлюз ярылган. Шуңа күрә ул елларда Себергән елгасында балык күп үрчеде.
Бермәлне Алешка бабай буа буйлап машина тәгәрмәчләренә охшаш түгәрәк нәрсәләрнең агып килүен күреп ала. Кызыксынуы аның бар булмышын биләп ала һәм ул бөтен игътибарын шуларга юнәлтә. Шунда аларның җәен балыклары булуын чамалап ала. Алар өерләре белән барысы да койрыкларын тешләп, түгәрәк формасына килеп, буаның икенче ягына тәгәрәп күченәләр икән. Соңыннан Алешка бабай авылдашларына: “Сез ул җәеннәрнең ничек итеп шулай нык оста хәрәкәтләнүләрен күрсәгез икән!” – дип, сөйләп тә йөргән, диделәр.
Ә Хәмәтнур бабай тасвирлаган вакыйгалар барысы да, бердән, кинотасма шикелле кабатланып, күз алдыннан үтә, ә, икенчедән, күңелдә курку хисе уята!
Ул, Гафур исемле малайның көз көне тимераякта шуганда боз астына төшеп китүе турында сөйләгәч, мин әллә ничә төн йоклый алмыйча җәфаландым.
– Күпмедер вакыттан соң ул баланың гәүдәсе судан калкып чыгуына үзем дә шаһит булдым. Аның йон бияләе салынып, кул чуклары шыр сөяккә калган иде. Өлкәннәр “Җәен балыгы имгән”, – дигәч, безнең кот очты, – дип сөйләде Хәмәтнур бабай.
Әйткәндәй, минем әткәй карт та балык дип үлеп китә торган иде. Сәяси золым газапларын күргән-кичергән кеше буларак, ул еш кына: “Без анда балык ашап кына исән калдык. Хәтта сугышның дәһшәтле мәлләрендә дә зонага самолеттан тартмасы белән балык ташлаганнары булды”, – дип искә ала иде. Көз җитсә, тимерче Тәлха абый белән әти “балык кармаклау” чире кузгалып, тизрәк буа буена юлланалар иде.
Гадәттә, көннәр салкынайткач, балыклар яр читенә, сай урынга чыгып йокыга тала. Кайберләре йокы аралаш үзләре дә сизмәстән ярты гәүдәсен ярга чыгарып сала. Тәлха абыйның көймәсе башына факел беркетелгән була. Аңа бактан сузылган кәкре торба аша солярка агып килеп тора. Кичке тугызларда балыклар йокыга талгач, балыкчылар сак кына йөзеп килеп, факел яктысында аларны өч япьле сөңгеләре белән кадап ала. Ул сөңгеләрнең очы гарпун угы кебек киртләч, кадагач, ун-унбиш килолы җәеннәрне дә күтәрерлек. Аның тоткасы сүс аркан белән көймәнең арткы утыргычындагы тимер боҗрага беркетелгән. Мине өлкәннәр үзләре белән алмый, шулай да берсендә бик нык ялынып сорагач, Тәлха абый йомшарды.
– Тукайның “Шүрәле”сен яттан сөйләсәң, сине дә үзебез белән алабыз, – дигәч, абзыйга сер бирмичә, бер тында теге матур шигырьне укып чыктым. Шуннан соң алар мине гел үзләре белән алырга гадәтләнеп китте. Һәм шуннан башланды...
Бермәлне дүрт-биш килолы чуртанны сөңгегә кадап алгач, аның өстендә тырнакларын батырган көе үлгән карчыгага тап булдык. Карасак, чуртанның сырты бозыла башлаган булып чыкты.
Бөек Октябрь революциясенең 46 еллыгын бәйрәм иткән кичтә без тагын балык ауларга киттек. Мин консерва савыты белән көймәгә саркылып кергән суны түгәм, ә әткәй өч-дүрт метрлы колга белән артка баскан көе көймәне этә. Кыскасы, ярдан өч-дүрт метр ара калдырып йөзәбез. Су төбе ап-ачык күренә: беркайчан да булмаганча, үләннәре яшькелт фирүзә төсенә кергән. Су уртасына җитәрәк кенә ике метрлы юан гына кап-кара бүрәнә күренеп ята. Җентекләп карасам, ул бүрәнәнең юан башында ике яклап хатын-кызның чәч толымнарына охшаш җепләр чыгып тора. Шулчак, әткәй: “Бу бит җәен, дүрт поттан да ким булмас”, – диде һәм, шундук Тәлха абзыйга: “Берүк кадый күрмә, харап булырбыз!” – дип кисәтеп куйды. Әмма Тәлха абый сөңгесен бөтен көч-гайрәте белән җәенгә батырып та өлгерде. Шулчак балык кинәт кенә өскә ыргылды да, су баганасы хасыйл булып, факелны сүндерде. Нәтиҗәдә, сөңге җәен тәнендә калды һәм ул безне көймәбез белән елганың тагын да тирәнрәк урынына сөйрәп алып кереп китте. Ул арада, көймә янтаеп, яртылаш су тулды, җәен исә тагын да ныграк чыгымчылый башлады. Өстәвенә, яр буйлары боз белән челтәрләнә башлаган иде.
Мин, унике яшьтә генә булуыма карамастан, ике дә уйламыйча өстәге сырманы салдым да суга сикердем! Ярга йөзеп чыкканда тәнемнең меңнәрчә ук кадалган кебек әрнүенә түзәрлек түгел иде. Артымнан ук әткәй белән Тәлха абый да, йөзеп чыктылар. Икенче көнне капланган көймәне, багор белән ярга сөйрәп чыгарганнар. Сүс җепкә бәйләнгән сөңгенең очында – бака үләне, ә япьләренә җәен ите кисәкләре генә ябышып калган. Шулай дуслар, Себергән буасының шундый чаклары да бар иде!
Борис МӘГЪСҮМОВ.
Иске Бикмәт авылы.