...Менә шундый бик тә бәхетле минутлар җиткәнче зур гомер юлы үтәргә, шатлыгын да, кайгы-хәсрәтен дә үткәрергә туры килә Ибраһимовларга. Кавказ арты хәрби округында солдат хезмәтен тәмамлаган Марат Донбасска комсомол юлламасы буенча бара. Туган авылына буш солдат капчыгы тотып түгел, акча тутырып кайтасы, кайту белән кәләш аласы, яңа өй саласы килә егетнең.
— Авылда олыгаеп килүче әти-әнине карар кеше булса, шахтада тагын бераз эшләр идем әле, әмма төпчек энемне армиягә алгач, авылга “капчыгым акча белән тулыр-тулмастан” кайтырга, энекәш кайтканчы төп йортта калырга туры килде, — дип елмая Марат Юныс улы.
Капчыгы тулмаса да, авыл тормышын күзаллап корган планнары тула аның. Армиядән соң барлык туган-тумачаны күреп чыгу гадәте бар бит. Марат армиядә өч елдан артык йөргән арада Мәүлиха апасы күрше Бишбүләк районының Качкын авылы егетенә кияүгә чыгып өлгергән була. Менә шул Качкынга баргач очрата да инде үзенең булачак гомерлек ярын кичәге солдат һәм шахтер. “Донбасстан кайткан!”, “Шахтер егет!” — Бу тылсымлы сүзләр кайсы гына кызның күңелен җилкетмәде икән ул чорда!
“Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар Донбасска.
Мин дә уйлап торам әле
Шул казлардан калмаска...”
Ул заманнарда телдән төшмәгән “Шахта” җырын җырлап, шахтер егетен уйлап, күз яшьләрен мендәргә сыккан кызлар аз булмагандыр. “Мәүлиха җиңгинең хәлен белергә шахтер энесе килгән икән!” — дигән хәбәрдән күрше кызы Миңнесабираның да йөрәге ыргып чыгардай булып тибә башлый. Ә инде авыр атлетика белән шөгыльләнгән, центнер ярымлы штанганы “Эһ!” тә итми баш очына чөйгән баһа-дирны үз күзләре белән күргәч, елмаюы йөзеннән китмәгән егетнең үзенә төбәлгән сөю тулы карашын тойгач, Миңнесабирага ике уйларга урын калмый.
Матур яши алар, мәхәббәтле яши. Шул мәхәббәт җимеше булып өч кыз, ике ул туа. Кызлары Зөлфия, Зәлифә һәм Зәлия — барысы да югары белемле педагоглар. Уллары тракторчы һөнәрен үз итә. Бүген өлкән уллары Фәрит белән бер йортта бик тату яшәп яталар. Оныкларга сөенеп, аларны тәрбияләшеп. Кызганычка каршы, икенче уллары Самат, яшьли авариягә тарып, беренче группа инвалид булып кала. Аның өчен ут йотулар аз булмый, әлбәттә. Анысын ата-ана үзе генә белә. Самат сынатмый, язмышына уфтанмыйча, якыннарына авырлык салмыйча яшәргә тырыша, үзенә файдалы шөгыльләрен дә табып тора. Туган-нарының балаларына күз-колак булуы гына да зур файда. Ә “күз-колакка” мохтаҗ “бәләкәй халык” күп кенә, ел саен артып торалар — Миңнесабира һәм Марат Ибраһимов-ларның 11 оныгы, дүрт туруны бар бүген.
...Алтын туйларын бәйрәм итүче парларга сокланырга һәм алардан үрнәк алырга гына кала. Нәкъ Котлау хатында язылганча, алтын парлар — алар ил терәге, ныклы гаилә — дөнья тоткасы.