+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 ноябрь 2015, 21:54

Иң мөкатдәс нәрсә — эш

Яшь буын шуны аңлап үссен иде .Тагы шул бер үк балык башын чәйнәү булса да, бу турыда инде бик күп язылса да, эндәшми калып булмый. Моңа бер сөйләшү этәргеч бирде. Кичке эшләрне тәмамлап, балаларны йокларга әзерләгәндә танышым шалтыратты. Тавышы ярсыган. — Кара әле, кызыма кичке аштан соң чынаякларны чайкап куярга кушкан идем, безгә эшләргә ярамый, бу — балалар хезмәтен куллану була, дип җавап бирде. Мин аны шаярта икән дип торам, ә ул чынлап сөйли икән. Җитмәсә, минем белән бәхәсләшә. Әнә, мәктәптә такта сөртергә дә кушмыйлар, ди. Бу турыдагы законнар балаларны боза бит, — ди ул. — Хәлне үзгәртергә кирәк, болай ярамый бит, ялкаулар үстерәбез, әле эшләмәсәләр, соңыннан аларны кем эшкә өйрәтер?

Чыннан да, бу — үзәккә үткән темаларның берсе. Бу уңайдан ата-аналарның фикере икегә бүленә. Берәүләр нигә минем бала чиста киеме белән такта сөртергә, идән юарга, гөлләргә су сибәргә тиеш? Мәктәпкә мин аны белем алырга җибәрәм, укысын, аның төп эше шул. Ә тактаны техничка сөртсен, ди.

Икенчеләр, такта сөрткәннән куллары өзелеп төшмәс, вагон бушатырга кушмыйлар бит, дип, элекке система яклы. Чәчәкләрнең тузанын сөрткәннән, китапханәдә китапларны тәртипкә китергәннән, ябыштырганнан, чирек азагында бер тапкыр парталарны юганнан бала-чага үлми, эштән курыкмасыннар, дип бара. Андый әти-әниләр баласының җәйге практикага да каршы түгел, өч ай ялның бер атнасын мәктәбенә барып булышканнан берни дә булмас, дип саный.
Чыннан да, кем хаклы соң? Мәгариф системасында барган бу үзгәрешләр балаларга ничек тәэсир итә? Бу уңайдан Виссарион Белинскийның “Труд облагораживает человека” дигән сүзләре искә төшә. Бу плакат безнең класс бүлмәсендә эленеп тора иде.

Без эштән авырсынмый идек. Такта сөртү кыенмыни? Акбурга буялып бетә идек, анысы. Әмма икенче тапкыр пөхтәрәк булырга, пычранмаска тырыша идек. Хезмәт дәресендә мәктәп яны участогында һәр сыйныф эшли, яшенә карап, һәркем үз өлешен кертә иде. Җәйге практикада мәктәп бакчасында җиләк-җимеш җыя, үзебез өчен кышкылыкка кайнатма ясый, түтәлләр утый идек. Моның өстенә, басуда бүлеп бирелгән чөгендер паен эшкәртә идек. Аны утыйсың, сирәклисең. Килешәм, җиңелдән түгел. Әмма кеше алдында оятка калмыйм, башкаларныкыннан ким булмасын дип, тырышып-ярышып эшли идек. Ә көзен укудан туктап, бәрәңге-чөгендер алулар? Яңгырда манма су булып, кар астыннан чөгендер чокып, туңып кайткан чаклар еш булса да, бу вакытлар бик күңелле булып истә калган. Күмәкләшеп эшләү рәхәт иде. Иң усал малайлар да эшләмим дип тормый иде бит, барысы да тигез булып, трактор артыннан бәрәңге чүпли иде. Басуда ук төшке аш белән сыйлыйлар иде, олы табакта яңа гына пешеп чыккан ярмалы бәрәңге, балык консервасы бирә­ләр. Ипиләп, тәмләп ашыйсың шуны. Авыл җирендә ул вакытларда виноград, карбыз сирәк сатыла иде, ә колхоз, укучыларны кайгыртып, бу җимешләрне кайтарта, өйдә дә күрмәгән виноградны басуда туйганчы ашый идек. Ә уңыш җыелып беткәч, безгә хезмәт хакын тараталар. Ул укучы өчен шактый гына сумма була торган иде. Аңа я сәгать алып тагасың, я велосипед, магнитофон юнәтәсең. Кемдер кышкылыкка кием-салымга тота иде. Укучының тагы кайда акча эшләр мөмкинлеге бар? Бу безнең кесәләр өчен бик зур ярдәм була тоган иде. Эшләп табарга, тапканыңны тотарга да өйрәнәсең.

Хәзер дә мин үз балаларымның, күрше колхозга барып, бер-ике көн бәрәңге чүпләп кайтуына каршы килмәс идем. Әйдә, бәрәңгенең агачта үсмәгәнен белерләр, бераз эшкә өйрәнү зыянлы булмас. Габдулла Тукай үзенең шигырендә юкка гына “эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш, эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”, дип язмаган.

Бу уңайдан мин икенче бер танышым белән булган хәлне искә төшерәм. 16 яшьлек кызлары әти-әнисен каядыр чакыра икән, тегеләре безнең бәрәңге утыртасы бар әле, шуннан соң барырбыз дип җавап биргән. Болар чәй эчкән арада теге бала тышка чыгып киткән.

— Биш минут та үтмәде: “Әйдәгез, җыеныгыз, мин бәрәңгене утырттым инде!” — дип килеп керде бу. Аптырап тышка чыгып карасак, казылмаган-нитмәгән участокка бәрәңгеләрне чәчеп чыккан, ялтырап яткан бүлбеләрне күршеләр күргәнче тиз генә җыеп алдык. Инде кияүгә бирерлек кызыбызның бәрәңгенең ничек үсүен дә белмәвеннән бик оялдык, — дип сөйләде әни кеше.

Бәлки без белемле дә кешеләр үстерербез. Әмма белемле ялкауның җәмгыятькә ни файдасы бар? Ул белемен кулланырга да иренеп утырса? Ә эштән курыкмаган кеше нинди дә авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле, андыйлар югалып калмый, бүгенге кайбер яшьләр кебек әти-әнисенең пенсиясенә карап өйдә утырмый.

Хәзерге яшьләрнең күбесе эшне бөтенләй сөйми, аларга авыр эш эшләмичә генә яхшы хезмәт хакы булсын. Физик эштән бөтенләй куркалар. Бәлки, бу безнең тәрбия нәтиҗәседер? Миңа такта сөртергә ярамый, дип үскән баланың станок артына бусуына, заводка эшкә баруына ышанасы килми, ул арытаба да кабинетта утырып кына, кулын пычратмый торган эш эзләр кебек. Ә андыйлар белән безнең ил тулган.

Юк, әлбәттә, балаларны бү­геннән басуга куып чыгарыйк, димим. Әмма мин — эшкә өйрәтү яклы. Идән юмасалар юмасыннар, әмма макулатура җыйганнан да, металлолом тапшырганнан да, ветераннарга барып булышканнан да сынмаслар. Аның каравы, тырыш, намуслы, белемле булып үсәрләр. Балаларны язгы өмәләргә җәлеп итү дә аларны эшкә, тирә-ягыңны тәртиптә тотарга өйрәтә. Без укыган чакта урманга мәктәп өчен утын әзерләргә дә йөри идек. Ауган агачларны чистартабыз, чүпләрен яндырабыз. Кайсы егет кулына балта-пычкы тота белә, кайсы — юк, мондый чакта бик ачык күренә иде ул. Авыл балалары бүген дә эшләп үсә, ә менә шәһәрнекеләргә эш төшми. Шуңа да такта сөртүгә каршы булу дөрес тә түгелдер. Асия кебек, чынаяк юарга кушкач та ризасызлык күрсәтә башласалар, нишләрсең? Хәзерге бала-чага болай да тормышка әзер түгел бит. Шәһәр техникумнарының берсендә озак еллар эшләгән Мөнирә апа бар. Ул — тулай торакта тәрбияче булды, соңрак шактый еллар вахтада утырды.
— Элек тулай торак гөрләп тора иде. Балалар укудан кайта да, кайсы аш пешерә, кайсы бәрәңге кыздыра, остараклары камыр ашларына кадәр әзерли иде. Хәзерге балалар кухняга чыгып та карамый, анда кәстрүл-таба күрмәссең, чипсы алып керәләр дә, шуның белән тукланалар, яисә “Доширак” ашыйлар, үзләре пешерә белмиләр. Хәтта авылдан килгән кызларның да бик сирәге генә аш-су әзерли белә. Өйдә әти-әниләре көйләп өйрәткән, үзаллы түгелләр. Көзен бүлмәләргә җылы биргәнче, тәрәзә рамнарын җил өрмәслек итәргә кушам. Ә алар аның ни икәнен дә белми. Элекке балаларны өйрәтеп торасы юк иде, үзләре хәзер кәгазен табып, мамык кыстырып, ябыштырып куялар иде. Бала-чага эш рәтен белми хәзер. Оят, бүлмәләрен дә җыештырмыйлар, нинди буын үстерәбез? — дип аптырап сөйли ул.

Әлбәттә, бу яшьләрнең барысына да кагылмый, араларында бик тырышлары, уңганнары да бар. Әмма Мөнирә апаның сүзләрендә хаклык бар: бүгенге буын эш белән дус түгел. Шуңа да бер нәрсә көн кебек ачык: балаларны эштә тәрбияләргә, эштән курыкмаска өйрәтергә кирәк.

Безнең нәнәй һәрвакыт Ходайдан сәламәтлек, эш сорагыз, ризыгың хәрәм булмасын, хәләл көчең белән тапкан булсын, ди торган иде. Аның алдында һәрнәрсә өчен җавап тотасы була, йортта бер генә урланган, көч салмый кергән әйбер булмасын. Раббым эш бирсен, шул эшне башкарырдай көч-зиһен бирсен, дип тели иде. Аңга шул сүзләр сеңеп калган. Бәләкәйдән ишетеп үскән югалмый бит ул, хәтердә кала. Шуннан куркам: хәзерге буын балалары безгә эшләргә ярамый, безнең өчен башкалар (техничкалар, укытучылар, әти-әниләр һ.б.) эшләсен дигән уйны аңына сеңдереп үсмәсен. Чөнки киләчәктә шулар кулына каласы бит.
Читайте нас: