+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 ноябрь 2015, 13:06

Бала хәсрәтләре күрсәтмәсен...

Әнкәй мәрхүмәнең илләр генә тыныч булсын һәм бала кайгылары күрсәтмәсен дигән сүзләрен яши-яши аңлыйм.Бөек Ватан сугышы башланганда 18 яшьлек кыз булган әнкәебез тыл авырлыгын үз җилкәсендә татыган. Аны аңлау кыен түгел, әлбәттә. Сугышның башыннан азагына чаклы йөреп исән кайткан әткәйдән агач мылтык ясатып алып, көн саен “сугышлы” уйнасак та, әнкәйнең ул догасын без дә кабатлый идек: илләр тыныч булсын... Бала кайгылары күрергә язмасын. Болар, билгеле, безнең бала аңына барып та җитми иде. Әнкәй белән әткәйне кайгыга салырга ярамыйдыр, тәртипле булырга, аларның сүзеннән чыкмаска кирәктер, дип тырыштык...

Моннан дүрт ел элек Миякә районы дәваханәсен җитәкләгән кеше — Башкортстанның атказанган табибы, ул чакта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдар Атангулов белән Өршәк авылында яшәүче Карамуллиннар гаиләсенә баргач, түрге бүлмәдәге караватта бишек баласы чаклы гына булып ятучы 12-13 яшьләрдәге авыру кыз баланы һәм аның ялвару тулы карашын күргәч, ниһаять, “барып җитте” миңа әнкәйнең икенче “дога”сы да. Илдар Галимҗан улы, депутат һәм кеше хәсрәтенә битараф кала алмаган зур йөрәкле табиб буларак, иң авыр умыртка патологиясе белән туган Әдиләне күп еллар игътибар үзәгеннән яздырмаган, аңа үзаллы тын алу мөмкинлеген бирүче шактый кыйммәт аппарат кайтартуга да күп көч салган.
Миңа башта бераз ятсыныбрак караган Әдилә таныш табиб абыйсын әти-әнисе кебек якын күреп каршылады. Ихлас аралашырга торучы ачык йөзле авыру кыз янында без озак кына утырдык, аның дистанцион программа буенча ничегрәк белем алуы белән кызыксындык. Караваттан һәм тәгәрмәчле арбасыннан аерыла алмаган Әдилә үсеше буенча үз яшьтәшләреннән калышмый иде. Район җитәкчелеге, табиблар да Карамуллиннар гаиләсен бала кайгысы белән ялгызы калдырмаган. Бала җәен авыл урамнарына чыксын өчен аларның тау битләвендә үк утыручы йортына чаклы асфальт тротуар да салынган.
Яңарак район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов Әдиләгә операция ясау өчен матди ярдәм оештыруны үз контроленә алды. Ришат Габдрәшит улы, Әдиләнең авыр хәлен “Кызыл таң” укучыларына да җиткерәсе иде, дигән теләк белдергәч, гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге җитәкчесе Рәмилә Кәримова белән Өршәккә юл тоттык.
Без күрешмәгән арада Карамуллиннар гаиләсе тулыланырга да өлгергән — Гөлчәчәк өченчегә малай “алып кайткан”. Бу юлы гаилә башлыгы Рәзифнең үзен дә өйдә туры китердек. Ул күптән түгел янгын сүндерүчеләр отрядына эшкә урнашкан икән. Кыргыз-Миякәгә йөреп эшли.
— Бер тәүлек кизү торганнан соң, өч көн өйдә булам. Безнең хәлдәге гаиләгә бу бик уңайлы, чөнки Гөлчәчәкнең берүзенә бик авырга туры килә, ди Рәзиф.
— Безнең хезмәт шундый инде, кешене бәладән коткарыр өчен утка да, суга да керәсең, ә менә үз балаңа берничек тә ярдәм итә алмавың бәгырьне өтә.
— Яшьле күзләрен үзеңә төбәгән балаңны күрүдән дә авыры юк, — дип сүзгә кушыла уналты ел йөрәк парәсе өчен ут йотучы Гөлчәчәк.
Быел февральдә аларның ялваруын Ходай үзе ишеткән, күрәсең.
— Республика дәваханәсендә Әдилә белән комиссия үтәргә чират торганда бер хатын кулыма кәгазь кисәге тоттырып китте, — ди Гөлчәчәк. — Соңрак карасам, үзебезнең Салават шәһәрендәге Умыртка сөяге патологиясе үзәге мөдире Андрей Бакланов дигән нейрохирургның телефоны икән!
Шалтыраттык та Салаватка юл тоттык.
Ул табиб Әдиләдән күпкә авыррак хәлдәгеләрне дә аякка бастырган нейрохирург булып чыкты...
Карамуллиннар табиб операция ясаган 23 яшьлек кызны барып күреп кайта. Салават шәһәренә умыртка сөяге авырулары белән илнең күп төбәкләреннән киләләр икән.
— Кызыгызны бик вакытлы алып килгәнсез. Бер елдан артыкка сузмасак, операциянең уңышлы үтәчәгенә шик юк, — ди табиб.
Операциянең хакы да күтәрә алмаслык түгел — 1 миллион 243 мең сум. Мондый катлаулы операцияне ясату өчен чит илдә шундыйрак сумманы валютада түләргә кирәк булыр иде.
Бүген Миякәдә “Әдиләне коткарыйк!” чакыруы астында тиешле сумманы туплау кампаниясе алып барыла. Бу изге эшкә хәтта Стәрлетамак малтабарлары Гүзәлия Сәгыйдуллина белән Дмитрий Першин да кушылган, алар Әдилә исеменә үз кибетләрендә һәм башка коллегаларының сәүдә нокталарында махсус тартмалар урнаштырган. Ил төкерсә — күл була, диюләре хак. Әдиләне коткарачак миллионның җые­лачагына шик юк. “Бала кайгылары күрсәтмәсен!” дигән сүзләр әнкәйнең генә догасы түгел бит.
Читайте нас: