+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь 2015, 21:13

Мәгърур поши калкан булып торды!..

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Табак-савыт шалтырамый тормый, дигәндәй, миңа да бервакыт җитәкчелек белән телгә килеп, колхоздан берникадәр читләшеп торырга туры килде. Өй яңарту хаҗәте дә булгач, Пермь өлкәсендәге урман кисүчеләр артеленә агач хәзерләү эшенә алындым. Бер ай эшләсәң, норма буенча сиңа биш кубометр агач тиеш, өй салырга 50 кубометр кирәк. Димәк, бер ел эшләргә туры килә, агачны сатып бирәләр.

Без яшәгән урын Әмҗә урман хуҗалыгына караган Буренка поселогы иде. Агач кисүчеләрнең яртысын диярлек төрмәдә утырып чыккан кешеләр тәшкил итә. Бригадаларның һәркайсы үз эшен башкара: берәүләр агач кисә, икенчеләр ботак чаба, тракторчылар читкә чыгарып өя. Ботак чабучы хатыннарның да күбесе – элекке “зеклар”, кулларында озын саплы балталар. Агач кисүчеләрнең осталыгына исең китә. “Урал” пычкысы белән агачның бер ягыннан кисем эшлиләр дә, каршы ягына эз генә салалар. Шул турыдагы 25-30 метрлы чыршыны кисеп, теге агачларга аударталар. Чирек гектарлы делянка, домино ауган кебек, биш минутта авып та бетә. Минем вазыйфам — ботаклары чабылган агачларны тросларга эләктерү.

Буренка поселогы тайга эчендә, урманчылар үзләре кискән агачлардан өйләр, бараклар салган. Азык-төлек, аракы, тәмәке сатыла торган кибет тимердән эшләнгән, чөнки агачтан эшләнгәнен өч тапкыр ватып талаган бул­ганнар. Хезмәт хакы алганнан соң, эш өч көнгә туктала, күмәкләп эчү башлана. Беренче хезмәт хакымны алгач та, үземә ашханәдә тукланырга чак-чак җитәрлек кенә акча калдырып, мине дә “акылга утырттылар”. Законны алар үзләре билгели, каршы килә алмыйсың, бары тик үз иминлегеңне хәстәр­ләп, алдыңны-артыңны карап йөрергә кирәк.

Март азаклары булды микән, агач хәзерләү кызу бара. Алдарак хатын-кызлар бригадасы ботак чаба. Берзаман алар, җан-фәрманга йөгерешеп, безгә таба килә башлады. Нәрсә булды икән, дип аптырашабыз. Ул да булса, егылган чыршы ботакларына ятып, поши бозаулаган. Янында мәһабәт гәүдәле ата поши басып тора, хатын-кызларны ул куркытып куып җибәргән икән. Без бара башласак, карны аягы белән тырнап, пошкырып өскә килә. Поши баласы торып баса да, бер-ике адым атлагач, агачларга абынып егыла. Ана поши, мәхлук, кар өстендә бозауламас өчен, баласын чыршы ботаклары өстендә дөньяга китергән. Без тракторга утырдык та аларга якынлаша башладык. Ата поши, ук кебек атылып, тракторның алдагы бронясын җан көче белән зыңкытып сөзә башлады. Зурлыгына исең китәр, поши янында трактор бәләкәй генә күренә. Ул, артка чигенеп, зур көч белән кабат-кабат һөҗүм итә. Тракторны уенчык кебек дер селкетә башлагач, без чигенергә мәҗбүр булдык.

Эш тукталганга күрә, участок начальнигы аучылар чакыртып, ата пошины атып алдылар. Дүрт мәртәбә аткач кына, поши гөрселдәп җиргә ауды. Бу күренешне кичерә алмыйча, мәхлукны кызганып, җан көчемә кулларым белән трактор капотын төйгәнем хәтердә.

Бик авырлыклар белән поши баласын делянкадан киселмәгән урман эченә чыгарып куйдык. Ана поши, артына борылып, сөйгәне һәм баласы өчен җанын аямыйча алышкан кадерлесен калдырып китәсе килмичә, үкенечле сагыш белән тавыш биреп, бик озак “ире” янында басып торды да, акрын гына кузгалып, баласы янына урман эченә кереп югалды.

Ничек кенә каты күңелле, битараф кебек тоелмасыннар, бу вакыйга урман кисү­челәрнең дә күңелен тет­рәндерде. Үз гаиләсен сакларга тырышып, ахырга кадәр калкан булып басып торган мәгърур, кыю поши һаман күз алдымда. Балаларын язмыш кочагына ташлаган ата-аналар хакында ишетәсең дә, “Бар бит бу дөньяларда хайваннарның тырнагына да тормаган бәндәләр”, дип куясың.

Борис МӘГЪСҮМОВ.
Борай районы,
Иске Бикмәт авылы.
Читайте нас: