“Кешенең стволлы күзәнәкләре институты” компаниясе директоры Артур Исаев фикеренчә, кеше ул — 3 миллиард билгедән торучы ДНК кодлы программа. Берәр генның сафтан чыгуы авыруларга, ахыр чиктә, үлемгә китерә. Галимнәр авыру геннар урынына сәламәтләрен урнаштыру юлын эзли. Ген хирургиясеннән тыш, ген терапиясе дә бар. Бу очракта кешенең гены яңартыла һәм камилләштерелә. Әйтик, Русиядә җитештерелүче “Неоваскулген” препараты күзәнәккә эләгү белән, генетик программаны эшләтеп җибәрә. Нәтиҗәдә кан тамырларын үстерүче аксым эшләп чыгарыла башлый. Бу дару бик күп авырулар белән көрәшүдә уңай нәтиҗә бирә. Әлегә генетиклар кеше гомерен кыскартучы авырулар белән көрәшә. Киләчәктә, геннар үзгәртелгәч, ул авырулар тарихта гына калачак. Нәтиҗәдә, кеше гомере дә озынаячак.
Мәгълүм булуынча, кәлтә еланының өзелгән койрыгы янә үсеп чыга. Безгә мәктәптән яхшы таныш гидраны (төче суларда яшәүче микроскопик җан иясе) ничә кисәккә турасаң, шул күләмдәге яңа гидрага җан керәчәк. Галимнәр кеше организмында да югалткан органны үстерү һәм гамәлдәге искергәнен яңарту процессын эшләтеп җибәрү өстендә баш вата. Бу максатка стволлы күзәнәкләргә бай соңгылык һәм кендектәге кан тамыры ярдәмендә ирешеп була икән. Бүгенге көндә Русиядә аларны саклау буенча 10 банк исәпләнә. Димәк, картлык көнендә каты авырый башлаучыларга исән калу өмете бар. Бер кешенең күзәнәкләре башкаларны дәваларга да ярый.
Гадәттә, трактор ватылса, аны яңа запас частьләр белән ремонтлыйлар. Кешенең дә чирле органын яңага алыштыру тәҗрибәсе күптәннән файдаланыла. Шулай да, бу алымны бик үк нәтиҗәле дип әйтеп булмый. Донор органын организмның кабул итмәве бар. Моны күздә тотып, галим Владимир Миронов, биологик принтер җыеп, тәҗрибәләр үткәрә башлаган. Ул быел принтерында калкансыман бизне “пичәтләгән”. Якын киләчәктә бөерне “әзерләп чыгаруга” исәп тота. Җиһаз бик гади эшли. Язу карасы урынына стволлы күзәнәкләр файдаланыла. Биологик кәгазьгә махсус җилем буяла. Кәгазь өстендә 3D форматта кирәкле орган ясала. Киләчәктә мондый принтерларны заказ буенча җитештерә башлау күздә тотыла. Димәк, өебездә гади принтер белән янәшә биопринтер да торуы ихтимал. Кем белсен, бәлки таләп ителгән органны үзаллы “пичәтләү” мөмкин булыр?
Кеше гомерен озайту турында бәхәсләр киләчәктә дәвам итәчәк. Аңлашыла, мондый максатка баштагы мәлдә бары тик хәлле кешеләр генә ирешәчәк. Шуннан соң чират урта хәллеләргә җитәчәк. Димәк, киләчәктә йөзьяшәрләр саны артуын көтәргә кирәк.