+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 декабрь 2015, 20:55

Чүп-чар өчен... тозак

21 яшьлек егет дөнья океаннарын тазарту өчен махсус җайланма тәкъдим иткән.Без дәвернең йөзен патшалар да, президентлар да түгел, ә студентлар билгеләгән гаҗәеп чорда яшибез. Аларның беренчесе Билл Гейтс — “Майкрософт”ка нигез салучы. Ул санаулы еллар эчендә иң бай кешегә әверелеп кенә калмыйча, электроника кешеләрне искелектән арындырган, ә Интернет чикләрне җимергән яңа дөнья төзеде. Гейтстан эстафета таягын 31 яшьлек Цукерберг кабул итеп алды — яңа дулкын миллиардеры ул кешеләргә тере аралашуны алыштырган социаль челтәр уйлап тапты. Бүгенге студентлар нәрсә уйлап табып байлык туплар дисезме? Тирә-як мохитне чистарту юлларын табу белән! Нәкъ шушы максатларга кешеләр бүген акча түгәргә әзер.

Проектын гамәлгә ашыру өчен 100 көн эчендә 2 миллион доллар җыйган Голландия студенты Боян Слатка нибары 20 яшь була. Ул нәрсә эшләргә карар иткән? Дөнья океанын чүптән тазартырга ниятләгән. Егетнең идеясе шулкадәр яхшы була ки, аны хәтта Берләшкән Милләтләр Оешмасы хуплый — былтыр Боян тирә-як мохитне саклаган өчен абруйлы премиягә лаек булган.

Дөнья океанында ул кадәр ниләр бар, дип сорарсыз? Галимнәр бәяләвенчә, ел саен океанга 8 миллион тонна пластик шешә, пакет, савыт-саба, төрү материаллары эләгә. Билгеле булуынча, пластик бактерияләр белән таркалмый, аны балыклар ашамый, ул череми, кыскасы, аңа бернәрсә дә булмый. Йөзеп йөргән чүплекләрдән берничә гигант утрау барлыкка килгән. Аларның иң зуры Тын океанның төньяк өлешендә урнашкан һәм Көнчыгыш чүп-чар континенты исемен йөртә. Кайбер экспертлар ул ике Германия сыярлык мәйданны били, дип исәпли. Икенче мәгъ­лүматлар буенча, ул зурлыгы буенча Австралиягә тиңләшерлек. Көнчыгыш чүп-чар континенты гомум авырлыгы 100 миллион тонна булган калдыклардан оешкан. Галимнәр тагын шундый дүрт утрау барлыгын белдерә. 2025 елга океанга 155 тонна пластик ташланачагын исәпләгәннәр.

Боян бу хакта тәүге тапкыр 16 яшьтә уйлана башлый. Ул вакытта үсмер әти-әнисе белән Грециягә дайвингка өй­рәнергә бара. Шунда су астында пластик па­кетларның балыклардан ешрак очравы аны шаккатыра. Йөзеп йөргән чүп-чарны суднолар ярдәмендә җыю бик кыйммәткә төшә. Күпме ягулык кирәк! Шулвакыт Слат, ә нигә әле океан агымының үзен файдаланмаска, дип уйлый. Нәтиҗәдә, ул океанны чистартуның уникаль системасын уйлап таба. Аның нигезен кабартылган киртәләр челтәре тәшкил итә, алар якорьлар ярдәмендә хәвефле юнәлешләргә беркетелә. Бу зур тозакның канатлары уннарча чакрымны колачлый ала, алар океан агымы алып килгән чүп-чарларны тоткарлый. Пластик уртага җыела, ә платформадагы махсус төяүче аны арытаба эшкәртү өчен тутыра. Шул ук вакытта диңгездәге җан ияләре өчен бу тозак хәвефсез — алар киртә өстеннән дә йөзеп үтә ала.

Боян сүзләре буенча, бу системаны эшли башлаганда аның кесәсендә 200 евро була. Хатлар язып, Интернетка мәгълүматлар урнаштырып, 15 көн эчендә 80 мең доллар акча җыела, ә бераздан инде исәптә 2 миллион доллар була. Системаны эшләп бетергәнче бер елга якын вакыт уза. Киләсе елда ике чакрым озынлыктагы тәүге тозак Цусим утравы ярлары янында куелачак. Япония белән Көньяк Кореяны аерып торган бу бугаз дөньядагы иң пычрак урын исәпләнә. Слат командасы белән биш ел дәвамында технологияне ка­милләштереп, 2020 елда Тын океандагы чүп-чар континентын 100 чакрымлы тозаклар ярдәмендә юкка чыгара башлаячак. Боян Слат үзенең дөнья океанын тазарту ысулы әле гамәлдә булган проектлардан 7900 тапкыр тизрәк һәм 33 тапкыр арзанрак, дип исәпләп чыгарган. Ун ел эчендә бу чүпнең 42 процентын гына утильләштереп булачак, моңа 30 миллион доллар таләп ителәчәк.

21 яшьлек егет хыялларын чыннан да тормышка ашыра алырмы? Әгәр дә шулай була калса, аны “юньле эш юк”, “бу дөньяда үзеңне табуы нык кыен” дип зарланган балаларыбызга үрнәк итеп куярга мөмкин булачак.
Читайте нас: