+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 декабрь 2015, 22:08

Соклангыч Зинфира апа

Ул үзенең өендә тарихи музей оештырган.Без яшәгән дөнья искиткеч киң, гүзәл һәм гаҗәп. Арабызда соклангыч кешеләр дә күп. Шуларның берсе – Шаран районының Күгәрчен-Бүләк авылында гомер кичерүче Зинфира Зәйдуллина.

Ул 1939 елның 8 апрелендә гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. 1942 елда кызлары Мөнҗия белән Зинфираны соңгы тапкыр кочып сөя дә, әтиләре фронтка китә. Сугыштан кайтмый. Ул китеп берничә ай үткәч, янә бер сеңлесе дөньяга килә әле Зинфираның. Ятимлек... Җиңел булмаган балачак елларында яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсә тырыш кыз. Җиденче сыйныфны туган авылында тәмамлап, югары сыйныфларны Зирекледә укый. Кышын белем ала, җәй... комбайнда эшли кыз бала. Мәктәптән соң укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмый, 17 яшеннән көненә өч тапкыр 16шар сыер сава башлый. Ул вакытта колхозда бөтен эш кул көче ярдәмендә башкарыла. 1957-58 елларда Свердловск өлкә­сендә торф чыгара. 21 яшендә туган авылы егете, мал караучы Кәра­матулла Зәй­дуллинга кияүгә чыга. Хезмәт сөючән тату гаиләдә өч кыз, ике малай дөньяга аваз сала. Бүген алар барысы да
— тормышта үз юлын тапкан кешеләр. Зинфира апаның 24 оныгы бар. Тормыш иптәше 13 ел элек дөнья куйган.

Зинфира апа бик үзенчәлекле кеше. Гомере буе сыер савучы булып эшләвенә карамастан, бик шигъри күңелле, күптән түгел хәтта үз җыентыгын чыгару бәхетенә ирешкән. Иҗатка омтылуы кайчан башлануы хакында сорашам.

— Мәктәптә укыганда ук редколлегия әгъзасы идем. Күңелдә ши­гырьләр яшь чакта ук туды. Мәктәпне тәмам­лагач, бер шигыремне “Кызыл таң”га җибәреп карадым. Аны басмадылар. Басарга яраксыз булуы хакында хәтта җавап хаты алдым. Шуннан соң бераз күңел төште. Иҗат белән озак кына шөгыльләнмәдем, — дип сөйли Зинфира апа. — Шулай да “Кызыл таң”га һич үпкәм юк. Менә бит, ул еллардан соң ярты гасырдан артык вакыт үткәч, миңа “Кызыл таң”чылар үзләре кунакка килде. Бу хәл минем тормышта зур вакыйга.

— Яңадан иҗат итү кайчан башланды соң?

— Олыгайгач. Балалар үсеп, ялгыз калгач...

Зинфира апа күңел төшенкелегенә бирелә торганнардан түгел. Ялкынланып иҗат итә ул, тулыканлы тормыш белән яши. Шигырьләре, бәетләре белән төрле бәйгеләрдә катнашып тора, призлы урыннар яулый.

“Соңлап килгән иҗат” китабына 80нән артык шигырь кергән, җыентык матур фотосурәтләр белән бизәлгән.

— Үзнәшер белән китап чыгару җиңел эш түгел, бик күп чыгымнар таләп итә. Сезгә берәрсе ярдәм иттеме? — дибез.

— Үз көчем белән акча җыеп чыгардым. 81340 сум түләдем, — ди ул, яшереп тормыйча.

— Бу кадәр акчаны ничек җыя алдыгыз?

— 13 мең пенсия алам, 13 сарык саттым. Катык, сөт, каймак сатып та бераз акча эшләдем.

Олы яшьтәге кешенең гомере буе хыялланган теләген тормышка ашыру өчен шулай тырышуына ничек сокланмыйсың инде!

Зинфира апаның гаҗәплеге моның белән генә бетми әле. Үз куллары белән җыелган экспонатлардан җәйге өендә... тарихи музей оештырган ул! Кызыл тасманы кисеп, музейны ачуны “Кызыл таң”чыларга гына ышанып тапшырды. Тормыш-көнкүреш әйбер­ләре, борынгы авыл җиһазлары, сөлгеләр, самавырлар, савыт-саба, иске китаплар, совет чорындагы мәктәп формалары, иске акчалар... Һәр экспонат тәртип белән матур итеп урнаштырылган, исеме язылган.

Зинфира апаның музей ачу тантанасына Октябрьский шәһәрендә яшәүче кызы Альмира кайткан иде. Ул әнисенә багышлап язган матур шигырен укып ишеттерде.

— Безнең әнкәй искиткеч кеше инде ул. Кечкенәдән безне тормышны яратырга, хезмәтне сөяргә өйрәтте. Хәтеремдә, кечкенә чагымда мине үзе белән фермага алып барды. Берүзе 35 сыер сава... Мин бик сорагач, “Каракай” дигән сыерны саварга утыртты. Сөте чыкмый гына бит! Көлде дә “Тукран”га күчерде. Шулай сыер саварга өйрәндем, — дип сөйли Альмира ханым. — Бәләкәйдән үк без әни белән горурландык. Район, авыл советлары депутаты булды. Китап чыгаруына һәммәбез сөендек. Музей ачарга теләвен кинәт әйтеп, безне шаккатырды. Җыйган әйберләрен икәүләп ике атна эчендә урнаштырдык.

Музей ачуны Зинфира апа 2013 елда ук планлаштырган булган. Ләкин, янгын чыгып, каралты-курасы, шул исәптән җыйган барлык экспонатлары да янып беткән. Күңелен төшермәгән ул, җиң сызганып янә эшкә керешкән, авыл халкы да ярдәм иткән. Һәм менә музей әзер.

Һәркайсыбызга үрнәк булырлык, ачык, изге күңелле, соклангыч, максатчан, оптимист Зинфира апага озын гомер, яңа уңышлар телик.
Читайте нас: