— Әй, улым, улым, синең кеше таный белмәвең башыңа гына җитмәсә инде. Чибәрлек туйда гына кирәк. Аның беренче ире дә бик акыллы егет иде. Әнә бит, тора алмаганнар… Өстәвенә, үсеп беткән кызы да бар. Ул сине үз әтисе кебек күрер дисеңме? Аннары, аларның гаиләсендә хәмерне бик яраталар, дигән хәбәрләр дә ишетелеп тора. Гаиләдә аракы түрдән урын алса, бәхет читләтеп үтә ул, улым…
Кызганычка каршы, Җәмилә түтинең сүзләре үлеп гашыйк булган улының бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Башка туганнарының сүзләрен дә ишетмәде ул. Бераздан Раил Рәйсәне килен итеп төшерде. Авылда бераз яшәделәр дә якында урнашкан шәһәргә чыгып киттеләр.Тыйнак, эш сөючән Раил тиз генә бер оешмага шофер булып эшкә урнашты. Тик Рәйсә генә эш эзләргә ашыкмады… Өстәвенә, элекке ире Фидаил да алар яшәгән фатирдан ерак яшәми икән. Кызы Зиләйдә бу хакта әнисенә кайтып әйткәч, әлбәттә, Рәйсәнең элекке җанашы белән очрашасы килде. Тимерне кызуында сук, дип эшләргә өйрәнгән хатын өчен бу гамәл әллә ни кыенлык тудырмады. Оятын артка ташлап, Раил командировкага киткәч, Фидаил фатирына юлланды. Аны ишектә күрүенә ир телсез калды, чөнки әле Рәйсәнең кияүгә чыгуына ярты ел чамасы гына үткән иде. Шулай да кичке аш хәстәрләп йөргән җиреннән Рәйсәне фатирына кертте.
— Кая, үзем пешереп бетерим, син минем ризыкларны ярата идең бит, — дип, хатын җитез генә кухняга үтте. Бераздан өстәл матур итеп әзерләнгән, ә табын уртасында эчемлек урын алган иде…
Сөйләшеп утыра, сыйлана торгач, бу икәү төн уртасы җиткәнне сизми дә калды. Фидаил элекке хатынын озатып кайтканда башкача аның белән очрашмаска ант итсә дә, Раил өйдә юк чакта “гыйшык-мыйшык уеннары” дәвам итте.
Дәвам итте генәме, тиздән Рәйсә бәби көтүен аңлады, тик туачак сабыеның атасы кем булуын гына анык кына әйтә алмас иде. Хәер, бу аны әллә ни борчымый да иде шикелле. Улы тугач, Раил шатлыктан сөйгәнен күтәреп йөртергә дә әзер иде. Сапфир кашлы алтын алка белән йөзек алып кайтып, җанкисәгенә кидергәндә күршеләре Әнисә апа да бар иде. Ул моңа сәерсенеп кенә куйды, чөнки гашыйкларның сукыр булуын белә иде гомер иткән хатын, тик Раилнең берни белми йөрүенә гаҗәпләнми булдыра алмады.Чөнки ирнең туганнары да, әнисе дә Рәйсәнең элекке ире белән очрашуын ишеткәннәр һәм бу хакта Раилгә дә әйткәннәр иде.
Ә ир бәхетнең иң югары ноктасында иде. Аның сөекле хатыны турында кем нәрсә сөйләмәс, аның чибәрлегеннән дә, бәхетеннән дә көнләшүчеләр күп булыр ул…
Еллар үтә торды. Рәйсә үзләре яшәгән йортта һәм тирә-юньдә азгын хатын буларак бик тиз танылды. Бу хәл Раил Себер якларында вахта алымы белән эшли башлагач, бигрәк тә күңелсез төс алды. Ире эшләп тапкан акча кәеф-сафа кору һәм яхшы киенү өчен сарыф ителде. Күп чакта Раил вахтадан кайтуга хәтта икмәк алырлык та акчасы калмый иде хатынның. Улы да күп вакыт урамда йөри, я күршеләре алып кереп китә, ә кайчак биш-алты яшьлек сабый шәһәрнең бөтенләй икенче башында яшәүче ерак туганнарына ялгызы юл тота иде. Ә әни кешегә эчәргә аракы, күңел ачарга ир-ат булса, шул җиткән…
Берчак Раил вахтасыннан ике көнгә алдарак кайтып керде. Вакыт иртә булса да, Рәйсәсе “салмыш”, өстәлдә башланган шешә, диванда бер ят ир йоклап ята. Бу күренешкә һушы киткән Раил бераздан үзе дә өстәлдәге шешәдән аракы коеп эчте дә ничек йоклап киткәнен сизми дә калды: тамагы күптән юньле аш күрмәгән кешегә күп кирәкмени?! Көндез уянып китсә, Рәйсәсе, юхаланып, муенына сарылды:
— Уяндыңмы, җанкисәгем. Бик алҗып кайткан идең шикелле…
—Теге кеше кем иде? – диде Раил, мөмкин кадәр җитди, усал булырга тырышып.
— Ә ул минем өчтуган абый, командировкага килгән, Анападан…
Сөеклесен сагынып кайткан ир бу турыда башкача сүз кузгатмады, тәмле ризык ашап, тагын бераз хәмер уртлап алгач, улы белән кибетләргә чыгарга җыенган иде дә, кесәсендә җилләр уйнавын аңлады.
Раил кошелегын ачып караса, үз күзләренә үзе ышанмый торды: утыз биш мең сум урынына бөгәрләнеп беткән берничә йөзлек ята иде анда. Ир, улына вәгъдә иткәч, кибеткә барудан баш тартмады, тик кәефе нык кырылды. Сорап алса да, акчаны барыбер бирер иде бит, чөнки кырыс табигать шартларында кем өчен эшләп йөри соң ул? Шушы сораулар миен бораулады ирнең. Илүскә арзан гына машина алып тоттырды да калган акчасына бер шешә аракы алып кайтырга чыктылар. Шулчак улы: “Әти, син дә аракы яратасыңмыни? Әни дә гел аракы ала, ә мин туңдырма сорасам да кычкырып кына җибәрә”, — диде.
Бу сүзләр Раилне айнытып җибәргәндәй итте. Ул эшләп тапкан акча менә кая була икән!
Икенче көнне Раил авылга кайтып әнисенең хәлен белеп килергә, кайтырга, күчтәнәчләр алырга, дип, тагын үзе эшләп тапкан акчаны хатыныннан теләнеп алырга мәҗбүр булды. Рәйсә каенанасы янына кайтмас өчен гадәттәгечә, йөз сәбәп тапты. Илүс белән Раил үзләре генә кайтып киттеләр.
Тавыш-гаугалар да ешайды, ул кайту белән Рәйсәнең юхаланып йөрүләре дә сирәгәйде.
Еллар үткән саен аралары суына баруын аңласа да, Раилнең гаиләсен таркатасы килми иде. Чөнки улы да үсмер яшенә керде, аңа ата тәрбиясе кирәк. Тик бер кайтуында аны буш фатир каршылады. Моңа бик гаҗәпсенеп, Рәйсә эшкә керде микәнни, ә Илүс кайда икән, дип уйланып, чәй куеп йөргәндә ишектә Рәйсә күренде. Аңа теге чакта Анападан командировкага килгән “өчтуган агасы” да ияргән иде.
Хатын сүзне кыска тотты:
— Инде сукыр гына булмасаң, күптән аңлар идең, мин сине яратмыйм, менә минем чын-чынлап яраткан ирем, — дип, теге “туганына” күрсәтте. — Без аның белән күптән бергә, Илүс тә безнең янда. Аны бик күрәсең килсә, егерме меңеңне чыгарып салырсың да рәхәтләнеп күрешерсез.
Раилгә әйткән сумманы бирүдән башка юл калмады, чөнки көз килеп җитүгә карамастан, җиңел генә майка һәм ертык чалбар, аягына кыйшаеп беткән сандали кигән улын күрүгә бернинди акча да жәл түгел иде.
Мондый хәл Раилнең вахта ялы саен кабатланды. Хәйләкәр хатын бу эшкә улын җәлеп итүнең файдасын бик тиз аңлады. Ул хәзер эчми, яңа ире белән үз эшләрен башлап җибәрделәр. Илүс тә атасыннан акча “савуның” рәхәт якларын бик тиз аңлап алды. Раилнең вахтадан кайтуын гына сагалап тора да сораганын сорап, бирмәгәнен әтисе йоклагач, урлап алып чыгып китә башлады. Ул да җиңел юл сайлады: әллә сөйгәненең хыянәте тәэсир иттеме, вахтадан кайту белән эчә башлый иде.
Ә бер көнне иртә белән күршем Әнисә: “Раил үлгән!” дип хәбәр салмасынмы?!
— Ничек үлгән, кичә генә кибеттән кайтып килә иде ич.
— Шул, шул, кибеттән кайтып, ашаган-эчкән дә өстәл янында ук йоклап та киткән… Илүсне дусты Алик белән фатирларына кереп киткәннәрен күреп калган идем. Артык тавыш-гауга да ишетелмәде, бераз гына кычкырыштылар шикелле. Иртә белән апасы Сәрия килгән иде, бераздан елап килеп керде: “Әнисә апа, Раилне үтергәннәр шикелле. Кичә генә бездән утыз мең запас акчасын алып киткән иде, кыш җитә, үземә тун белән яхшы бүрек алам, дип. Шул акчалар юк”, ди.
Раилне үтерү хәбәре дөрес булып чыкты. Аликны кулга алдылар. Беркайда да эшләмәгән егет кисәгендә тентү вакытында унбиш мең сум акча табылган…
Улының гәүдәсен җирләргә алып кайткач, Җәмилә әби, үксеп елап, киленен дә, оныгын да каргаган, диделәр.
Каргыш төшми ул, дип йөргән Рәйсә тиздән ялгышуын аңлады. “Бизнес”лары янып, муеннан бурычка баттылар. Улының юл фаҗигасендә һәлак булуы исә хатынны тагын шешәгә этәрде. Яңа ире ничек тә көрәшә иде, әмма Илүсне җирләүгә ике ай да үтмәгәндер, ул да йөрәк өянәгеннән бакыйлыкка күчте. Раилдән соң озак та тормый Рәйсәнең әнисе дә үлде. Әле менә күптән түгел Рәйсәнең үзенең дә вафаты хакында ишеттем...
Фәзилә Садыйкова