+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 гыйнвар 2016, 02:00

Һиндстанга гашыйк “Карбыз бабай”

Якташыбыз Феликс Фәтхи ел саен кышын анда берничә ай яшәп кайта.Феликс Фәиз улы Фәтхиев Дүртөйле районының Йосып авылында дөньяга килгән. Туган авылында — җидееллык, Уфада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Башкортстан дәүләт аграр университетының агрономия факультетында белем ала. СССР Фәннәр академиясе биология институтының Башкортстан бүлекчәсендә кандидатлык диссертациясе яклый.Башкортстан дәүләт аграр университетының фәнни-тәҗрибә участогында, Уфа биология институтында хезмәт сала, Көньяк Урал тыюлыгында фәнни-тикшеренү эшләрен җитәкли. Тыюлыкның шифалы үсемлекләрен халык медицинасында куллану һәм туган табигатьне саклауның фәнни нигезләнгән принципларын булдыру өчен “Яшел аптека” һәм “Южно-Уральский заповедник” китапларын нәшер итә. “Дневник агронома” дигән китап чыгара.Феликс Фәтхи — рухи савыктыру юнәлешендә эшләгән Һиндстандагы Шамбала мәктәбе шәкерте. Ул — бу өлкәдә “Хаҗлар хаҗы”, “Сез кем, Саи Баба?”, “Аркаим — Саи Бабаның ачык күк йөзе астындагы ашрамы”, “Ахырзаман пәйгамбәре һәм Саи Баба” китаплары авторы. Профессор Зеба Бәшируддиның “Саи Баба манифестациясе” китабын да инглизчәдән татар теленә тәрҗемә итеп бастырды.Феликс Фәтхи бүгенге көндә Аркаим туристлар базасында агроном булып эшли. Һиндстанга, туган ягына кайткан кебек, бик еш юл тота. Шушы көннәрдә ул уналтынчы тапкыр сәфәргә китте.

— Феликс әфәнде, сүзне Аркаимга ничек барып урнашуыгыздан башлыйк.

— Аркаимда рухи камилләшү тәҗрибәсен уртаклашу өчен Бөтенрусия семинарлары үтә башлаган иде. Шунда ашламасыз эко- логик саф азык-төлек җитештерү проблемасы күтәрелде һәм мине агроном итеп билгеләделәр. Мин экологик яктан чиста яшелчә-җимеш үстерү белән шөгыльләнәм. Атап әйткәндә, кыяр, кәбестә, чөгендер, кишер, кабак, помидор, кукуруз, кавын, карбыз үстерәбез. Теплицабыз, басуыбыз бар. Аларның гомум мәйданы — 13 гектар. Палатка шәһәрчеге, конференц-зал бар. Узган елны карбыз бик уңды һәм миңа Карбыз бабай дигән кушамат тактылар.

— Шамбала мәктәбе турында да сөйләсәгез иде.

— һиндстанда яшәүче Саи Баба тарафыннан рухи үсеш мәктәбе булдырылган. Мин аның белән кызыксына башладым, 1999 елны һиндстанга барып, Саи Баба белән әңгәмәләштем, 45 көн аның храмында шөгыльләндем. Сатья Саи Баба 1926 елның 23 ноябрендә Һиндстанның көньяк өлешендә урнашкан Андхра-Прадеш штатының Путтапарти авылында туган. Җиде яшендә җырлар чыгарып, аны дини бәйрәмнәрдә башкарган. Акылы һәм гаделлеге белән аерылып торган. Күрәзәчелек һәм алдан күрү сәләтенә ия булган. Шуңа башта аңа — якыннары, якташлары, соңрак бөтен дөнья халкы тартыла башлаган. Саи Бабага 24 яшь тулгач, авылыннан 1,5 километр ераклыкта храм һәм торак йортлар төзеткән. Бүген анда меңнәрчә кеше яши һәм туклана ала. Диннәр тарихы музее, университет, заманча клиника һәм аэропорт эшли. Саи Баба 2011 елның 24 апрелендә мәрхүм булды. Ул үлеп, сигез ел үткәч, аңа алмаш туачак. Чөнки алар — аватар, сигез ел эчендә эволюцион үсеш кичерә торган затлар. 1400 ел элек Мөхәммәт пәйгамбәр (С. Г. В) һиҗри исәп буенча XIV гасырда (миладидә — ХХ-ХХI гасырда) җиргә Мәһди (Саи Баба) киләчәк дигән һәм аның шәхси үзенчәлекләрен сәхәбәләренә әйтеп калдырган. Бу кыйммәтле тарихи мәгълүмат һиндстанның Алидарх шәһәре ислам университеты китап­ханәсендә саклана. “Вуһаг аl Апуаг” исемле ул китапның ундүртенче томында Мөхәммәт пәйгамбәрнең Саи Баба турында әйткәннәре язылган. Мин Шамбала мәктәбен татар-башкорт халкына җиткерү өчен әлеге эшкә тотындым. Бу мәктәпнең төп тәгълиматлары җирдә хәләл ризык җыеп, изге гамәлләр кылып яшәүдән гыйбарәт. Соңгы елларда билгеле офтальмолог Эрнст Мулдашев та Шамбала белән кызыксына башлады, берничә хезмәт бастырды.

— Саи Баба белән очрашуыгызны да сөйләсәгез иде.

— Мин аның белән инглиз телендә аралаштым, үземнең сәламәтлегемә бәйле проблемам белән бүлештем. Эш шунда, миңа балачакта күз тиеп, күзем эренли башлаган. Тире һәм сөяккә генә калганмын. Бу үләр дип ясин чыкканнар, кәфенлек әзер­ләгәннәр. Зиратка барып, урын да карап кайтканнар. Шуннан мин терелеп киткәнмен. Шуның нәтиҗәсендәме, 20 ел элек ис сизми башлаган идем. Мин бу турыда Саи Бабага сөйләдем. Мин аны танавыма массаж ясар дип көткән идем. Ул керфекләремнең өске ягына массаж ясады. Шуннан танавыма ис керде. Чәчәкләр, янып торган шәм исен тойдым. Бу турыда мактанырга ярамаганын белә идем, ләкин тыюны боздым. Нәтиҗәдә, ис сизүем кабат юкка чыкты. Хәзер мин өч кенә төр ис сизәм. Алар: яңа киселгән кыяр, бензин һәм хатын-кыз исләре.

— Саи Баба нинди сыйфатлары белән танылган соң?

— Ул халыкны берләштерә алган. Һиндстанның ташлы даласында сугару җайланмалары төзеткән. Традицион булмаган дәвалау белән шөгыльләнгән, үз мәктәбен булдырган. һиндстанда чакта минем башым бик авырта башлаган иде, Саи Бабаның бер укучысы — немец табибы энә белән дәвалады. Беренче сеанста ук авырту бетте. Саи Бабага Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев та килеп дәваланып киткән. Русия Президенты Владимир Путин да берничә сәгать аның белән сөйләшеп утырган.

— Саи Бабаның “йомырка салуы” хакында да ишетәсе килә.

— Елына бер тапкыр Маха Шиваратри бәйрәме көнендә Саи Баба авыз куышлыгыннан алтын йомырка чыгара. Ул лингам дип атала. Аны суга салып куялар һәм ул шифалыга әйләнә. Аны башка савытка салып, су өстәсәң, анысы да шифалы була. Мин үзем белән дә бераз ул суны алып кайттым. Соңгы баруым 2014 елда булды. Сәфәрем турында җентекләп сөйләгәндә, башта поезд белән Мәскәүгә бардым. Аннан Абу Дабига җиде сәгать очкычта, аннан тагын биш сәгать Саи Бабаның туган авылы Путтапартига бардым. Анда Ашрам исемле рухи җәмгыять эшли. Ул сигез гектар җирне били. Мин аларның кунакханәсендә яшәдем. Көненә өч тапкыр ашханәдә туклану оештыралар. Хаклар бик арзан. Мәсәлән, бер стакан каһвә безнеңчә 3 сум 50 тиен тора. Ирләр — аерым, хатын-кызлар аерым урнаштырылган. Кибетләрдә төшкә кадәр хатын-кызлар йөри, төштән соң — ир-атлар. Ягъни, аларны азрак очраштырырга тырышалар. Хатын-кызлар кыска кием кими. Радио, телевизор, танцы-манцылар юк.

— Шамбала мәктәбе шәкерте буларак, гәзит укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

— Мөмкин кадәр гөнаһлар кылмаска, үз эчеңә йомылмый, ирекле рухлы булырга кирәк, һәм, әлбәттә, ит һәм майны мөмкин кадәр азрак кулланырга, вегетариан ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Физиологик, рухи камилләшү нәтиҗәсендә телепортация сәләте килә, ә бу җирнең тарту көчен җиңеп, башка планеталарга күчү дигән сүз. Кеше әле үзенең мөмкинлекләрен белми. Без шуларны ачу һәм өйрәтү эшләре белән шөгыльләнәбез.
Читайте нас: