+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 гыйнвар 2016, 02:00

Рәхмәт яугыркае сиңа, чибәр кыз!

Яки торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаудан тагын нинди яңалыклар көтәргә?Һәр айның 25ендә (кайчагында бу көн якшәмбегә туры килгәндә генә 24ендә яки 26сында) коммуналь хезмәтләргә түләүне гадәткә керткәнмен. Бу юлы электр энергиясен куллану квитанциясендәге сан шактый гаҗәпкә калдырды. Соңгы айларда аена уртача 200 сум түләп йөрдем. Агымдагы айда да, гадәттәгедән артык тотынмасам да, ут өчен 368 сум “чәпәгәннәр”. Һәр киловатт-сәгатькә тарифның 2016 елның 1 гыйнварыннан гына 8 процентка артачагын кичәле-бүгенле генә хәбәр иттеләр.

Коммуналь түләүләрдәге ма­җаралар турында һәр көнне гәзитләр яза, радио һәм телевидение сөйли. Үзеңә кагылмаса, комедия дә соң, ә менә синең кесәгә керә башласа, һич алай түгел — трагедия. Әле 25енә тиклем берничә көн бар, дидем дә киттем кәгазьдә күрсәтелгән Уфа шәһәре, Киров урамы, 44нче йорт адресы буенча. Көн яңгырлы дип тормаганнар, мин килүгә кабул итү бүлмәсе халык белән шыгрым тулы.

Бик зур булмаган, форточкага охшаган ачык тәрәзә аша чибәр ханымга мөрәҗәгать итәм:
— Сеңлем, карагызчы әле, 80 киловатт өчен ялгыш исәпләдегезме икән?

— Иптәш клиент! Бу айда безгә исәпләп торасы да түгел иде, димәк, ялгышуның әсәре дә юк. Эш шунда: һаман да иске счетчигыгызны яңага алмаштырмагансыз икән. Үткән айда андыйларга безнең җавап бер: күпме яндырсагыз да — аена 368 сум...

— Ягъни мин 80 киловатт түгел, әйтик, 200 киловатт яндырсам да?

— Дөрес аңлыйсыз, — дип үзенең хуплавын, тиешенчә аңлата алуына сөенүен белдерде чибәр ханым.
Газ, су һәм электр счетчикларын яңага алмаштыру турында ишет­мәүдән, белмәүдән түгел. Әмма газ һәм су мәсьәләсе белән шөгыль­ләнүчеләр айга берничә тапкыр хат язалар иде: фәлән адрес белән яки телефон аша мөрәҗәгать итегез — һич көттермәбез, гаризагызны көне-сәгате белән үтәрбез. Ә электрчылар ләм-мим. Пенсионер, билгеле, бик ашыгып бармый бит инде. Фатир алганнан соң бер ватылмый, өзлексез, намус белән эшләгән счетчиктан бик аерыласы да килмәгәндер инде.

Клиент белән ихтирамлы сөй­ләшкән хезмәткәр ханым әйтә салды:
— Кибеттән счетчик сатып алып куюны үзегез оештыра аласызмы?

— Әйтик, алмыйм, ди...

— Ә бездә андый хезмәт бар. 1950 сумга безнең хезмәткәр сезне бу мәшәкатьләрдән тулысынча коткара алачак. Сездән гариза, ягъни ризалык кына кирәк.

— Бик рәхмәт, сеңлем! Болай булгач, бик зур бәладән коткарасың бит, рәхмәт кенә.
Әйе, без бик тиз аңлаштык. “Ә” дигәнче чибәркәй минем кулга банк аша түләү өчен әзер бланк та тоттырды. Тизлек мәсьәләсенең миннән торачагын да кисәтте.

Үземчә кызурак атларга тырышып, транспорт тукталышын эзләп киттем. Әле эш сәгате чыкмаган, еллар буе мине хезмәтләндергән саклык банкына өлгерергә тиешмен, димен.

Биредә клиентлар күп түгел иде инде. Чират талонын ертып, кулыма алып та өлгермәдем, мине беренче тәрәзәгә чакырып, табло янды.

...Алар яңача эшли, имеш

Шунысын әйтәм, өч дистә елдан артык шушы банк белән эш итәм — барлык түләүләрне биредә башкарам. Хезмәткәрләр ачык йөзле, игътибарлы, сәламләп каршы ала, яңадан очрашканга кадәр исәнлек-саулык теләп озата.

— Сеңлем, бу юлы капиталь түләүләрдән тыш янә бер квитанция — электр счетчигы өчен түләгәннеке дә, — дип, бер үк төргәкне суздым. Озак көттермичә, оператор кыз тиешле сумманы әйтте. Акча түләгәннән соң, ни гаҗәп, ул бер кочак дип әйтерлек кәгазьләрне миңа сузды.

— Бәй, сеңлем, нигә боларны мунчала рәвешендә тоттырасыз? Гомер буе эләктергечкә туплап, җыйнак кына бирә идегез ләбаса, — димен.

— Хәзер без яңача эшлибез — безгә скрепка бирмиләр. Хушыгыз! Тагын килегез! Икенче килүегездә үзегез белән скрепка алып килергә дә онытмагыз.

— Димәк, республиканың Саклык банкы илдәге икътисади көрчек белән шулай көрәшә? Скрепка өчен акчаны янга калдыра? — дигән сорау-лекция сөйләгәнемне сизми дә калдым. Аннары телгә килеп, электр счетчигына түләгән кәгазьгә игътибар иттем һәм, ни күрәм, ике данәдәге исәп кәгазенең һәрберсендә банкның мөһере булырга тиеш, ә ул юк.

— Без хәзер, әйткәнемчә, яңача эшлибез бит. Мөһер урынына талон бирәбез...

— Әйе, анысын күрәм, тик алайса аны ике данәдә бирү кирәктер бит. Берсен электр челтәре конторасына бирермен, икенчесен үземдә калдырырмын. Югыйсә, мин акчаны җилгә очырган булып чыгам түгелме соң?

— Бездә андый тәртип юк.

— Ә менә күптән түгел “Башкомснаббанк”та шуңа охшашлы түләү эшләгән идем. Анда ул талонны ике генә түгел, күпме кирәк, шулай бирә алабыз, дигәннәр иде.

— Гафу итегез, бабай, сезнең кабул ителү вакыты чыкты, яңа клиентның чираты җитте. Хушыгыз!

Мондый очракта нәрсә эшләргә генә беләм: операторның хуҗасына керергә! Филиал җитәкчесенең ишек төбенә килдем һәм шакырга дип кулымны гына сузган идем, сакчы хезмәтен үти торган кыздыр, күрәсең, мине тәртип белән генә туктатты:
— Сезгә кем кирәк?

— Шушы ишек артында утыручы начальнигыгыз.

— Юк, анда керү рөхсәт ителми. Соравыгыз бар икән, аның урынбасарын чакырып чыгара алам.
Заманында бик зур түрәләрнең ишеге аша бер каршылыксыз үткән кешегә бу хәл сәеррәк тоелса да, үземнең пенсионерлык статусым­ны искә төшереп, кызыкайның киңәшен рәхмәт әйтеп кабул иттем. Күп тә үтмәде, үзен Татьяна дип таныштырган урынбасар чыгып, алан-йолан каранып: “Мине кем сорый?” дигән кыяфәтен күрсәтте. Үзем белән таныштырдым. Сүзем скрепка һәм ике мөһер яки түләмәү талоны турында. Ни гаҗәп: Татьяна оператор кыз сөйләгәннәрне сүзмә-сүз кабатлады. Миңа сүз көрәштереп торуның файдасызлыгы тиз аңлашылды.

Өйдә банктан алып кайткан “мунчала”ны тулысынча тәртипкә китердем. Шулай да банктагы “яңа тәртип” тынгылык бирми. Лөгатькә сыймый торган тәртип белән килешә алмыйм гына бит. Тукта, мин әйтәм, филиаллардан өстен торган оешмалар бу хәлгә ничек карыйлар икән? Русия Федерациясе Саклык банкының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчеләре белән, мин әйтәм, пенсиягә чыкканнан бирле бер дә аралашканым юк. Шалтыратып, сөйләшим әле. Иң зур хуҗа — идарәче урынында юк, ә аның урынбасары Марсель Гыйльманов мөрәҗәгатемне ихлас кабул итте, һәрхәлдә игътибар белән тыңлады.

— Ике мөһер куймау, я булмаса ике данәдә түләү талоны бирмәү дөрес түгел. Кисәтербез. Ә менә скрепка мәсьәләсе, беләсезме, ул бөтен Русиянең Саклык банкы өчен җитди мәсьәлә. Скрепканы экономияләү исәбенә Герман Греф җитәкчелек иткән банк елына 200 миллион сумнан күбрәк акчаны янга калдыра, — дип сөйләп китте ул җитди һәм рәсми рәвештә.

— Беренче мәсьәлә аңлашыла, ә икенчесе, ягъни скрепка буенча, Герман Греф белән сөйләшеп караргамы икән? — димен.

— Ярый, без биредә иптәшләр белән мәсьәләне хәл итү юлын табарбыз, дип уйлыйм, — дип әйтә салды Татарстанда туып үскән, Башкортстан җирен үз иткән Марсель Әмирҗан улы Гыйльманов.

Күрәселәр, ишетәселәр бар икән әле...

...Бер ай үткәннән соң, ягъни 25 ноябрьдә янә коммуналь түләүләр белән гомерлек юлдашыма — мине тугры хезмәтләндерүче Уфа шәһәренең 8 март урамындагы Саклык банкы филиалына килдем. Әүвәлгечә, чират талоны алдым, бу юлы да беренче тәрәзәгә чакырылдым. Тик яшь егет хезмәтләндерә иде. Димәк, үткән айда филиал җитәкчесе урынбасары Татьяна һәм республика күләмендәге урынбасар Гыйльманов белән сөйләшү бушка китмәгән. Операторга төрттергәндәй итеп: “Скрепкалы булгансыз икән, яхшы!” — димен. Мин элекке сөйләшүемнең эзсез калмаганына үземчә сөенеп, клиентларга азмы-күпме уңайлылык тудырганнар дип уйлап, чыгу ягына борылдым. Бер-ике адым да китмәдем, икенче бер тәрәзә янында оператор белән клиентның кызу-кызу сөйләшүенә шаһит булдым:
— Нигә шул талонны ике данә итеп бирмисез? – ди клиент.

— Кирәк икән, ксерокслы офислар шәһәр тулы. Шунда керегез дә икенче данәсен эшләтеп алыгыз, — дип җаваплый оператор.

Ни бу? Үзеннән-үзе хәл итәрлек мәсьәлә хәл ителмәгәнмени? Татьяна “бу бездә каралмаган” дип аңлатса, Гыйльманов “ике данәдә бирмәү дөрес түгел”, дип аңлаткан иде ләбаса. Ул скрепка мәсьәләсен генә авыргарак исәпләгән иде. Бүгенге хәл моны тулысынча раслады кебек. Миңа инде янә Татьяна белән очрашудан башка чара калмады.

Тик ни гаҗәп, мине бу юлы филиал җитәкчесенең үзенә алып керделәр. Ничектер бер-беребезне таныштырып тормадык. Минем клиентлыгым болай да аңлашылып тора, ә ханымның сул як түшендә “Наталья” дигән язуы бар.

— Тыңлыйм, — диде Наталья. —Клиентлар вәкиле икәнлегегез миңа таныш.

— Рәхмәт! Скрепка мәсьәләсен хәл иткәнсез шикелле...
Миңа сүзне арытаба дәвам итәргә ирек бирмичә, Наталья болай диде:

— Үз исәбемә сатып алдым мин аны, аена 500 сумлык.

— Нигә алай, республика банкы хәл итмәдемени? Гыйльманов әфәнде, Герман Грефсыз да...

— Юк. Илдә икътисади кризис барганда, олы хуҗага чыгу урынлы булмый торгандыр ул. Экономия кирәк икән, димәк, кирәк, — дип Наталья тәкрарлый башлагач, уң кулым ирексездән кесәгә тыгылды. Һәм берничә минут элек кенә саклык кенәгәсеннән акча алганда биргән талонны чыгардым.

— Наталья! Ачуым килмәгәе, менә ярты метр чамасы озынлыктагы бу талонны сез нигә бирәсез? Кулга биргән акчагыз кесәдә, күпме калганлыгы кенәгәдә ап-ачык язылган. Ә менә теге яки бу оешмага түләгәнлеккә кош теледәй генә кәгазь бирмисез, я булмаса счет кәгазенең икесенә дә мөһер сукмыйсыз? Бу турыда Гыйльманов әфәнде белән дә “дөрес түгел” дип аңлашкан идек. Әле генә бер клиент янә шул турыда бәхәс куптарды. “Моны ничек аңларга?” дидем сүзем озынгарак китсә дә.

— Сез дә, Марсель Әмирҗанович та дөрес сөйлисез. Ләкин безнең техника мөһер сугудан азат ителгән һәм ике данә талон да чыгара алмый, — дип мин наданны ышандырырга тырышты Наталья.

— Димәк, программаларны адәмчә көйләргә генә кирәк, блоктан аерырга...

— Шулай инде, тик...

— Ни өчен “тик”?

— Республика банкы сәясәте безне шулай боргычлаган ки, үз ихтыярыбыз белән генә аннан котыла алмыйбыз.
Филиал җитәкчесе белән очрашу алдан планлаштырылмаганлыктан, аның дәвамы күпме булырга тиешлеге килешенмәгәнлектән, миңа, гафу үтенеп, кузгалудан башка чара калмады. Урамга чыккач, кодрәтле һәм гасыр ярымнан күбрәк тарихлы Саклык банкының мөшкел хәлгә төшүенә хәйран калуымны дәвам иттем. Скрепка мәсьәләсен, күрәсең, бөтен Русия дә Башкортстандагы Наталья кебек хәл итә торгандыр, дип, аларга чын күңелдән рәхмәт укыдым. Тик я мөһер (штамп булса да ярый) сугу яки ике данәдә түләү талоны чыгарып, берсен акча түләүчедә калдыру бернинди законга да каршы килми. Моны банкның иң түбәнге һәм иң югары оешмаларында да беләләр, аңлыйлар, тик экономия артыннан куып, клиентка уңайсызлык тудырудан гына кыенсынмыйлар. Кызганыч!
Читайте нас: