+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 гыйнвар 2016, 02:00

Күңелеңдә нинди уйлар иде, әти?

Сугыш калдырган тән һәм җан яраларын ул гомере ахырынача оныта алмады.Әтием Хатип Сафин Балтач районының Түбән Сикияз авылында туып-үскән. 1939 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Яшьтән актив тормыш алып бара. Теремек булуы, хәрәкәтчәнлеге белән башкалардан аерылып тора. “Ворошиловский стрелок”, ”ГТО нормативларын үтәгән өчен” билгеләре белән бүләкләнә.

Әтием хәрби хезмәтен Сахалинда башлый. 1939 елның 5 декабрендә хәрби ант кабул итә. 1945 елның 21 февраленнән 931нче аерым батальонда элемтәдә водитель була. Япония империалистларына каршы авыр сугышларда катнаша, зур батырлыклар күрсәтә. Көньяк Сахалинны азат итү өчен алышлар 1945 елның 9 августыннан 3 сентябренә кадәр дәвам итә. Ул ”За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә. Әлеге алышларда алган контузия гомере буе үзен сиздерде.

Хәрби хезмәтен тутырырга 3 ай калгач, фашистик Германия сугыш башлый. ”Сугыш башлануы хакында игълан иткәндә, безнең чемоданнар өйгә кайтырга тутырылган иде инде. Хәбәрне ишетүгә кәефебез төште,” — дип сөйли торган иде. Язмыш сынавы буенча, аңа ил чигендә 7 елдан артык хезмәт итәргә туры килә. 1946 елның 20 мартында демобилиза­цияләнә.

Бу каһәрле сугыш күпме гаиләләргә кайгы алып килә. Әтиемне, туганнарымны беренче көннән үк зур сагышка сала. Билгеле булуынча, сугыш башланган көн район үзәгендәге Сабантуй бәйрәменә туры килә. Сугыш башлануын игълан иткәч, халык тиз арада бәйрәмнән таралыша. Әтиемнең зур әнисе Газзә сабантуйдан җәяү кайтышлый, кызып-янып, салкын чиш­мәдән су эчә һәм түшәккә егыла. Кайгы белән авыру кушыла, ул фани дөнья белән хушлаша.

Әтиемнең әнисе Галимә сугыш чорында авылда күмәк хуҗалыкта эшли. Басу утау, ашлык үстерү, җыю һәм башка эшләрдә катнаша. Җиңүне якынайту өчен көч сала.

Зур әнигә Бөек Җиңү көнен каршы алырга насыйп булса да, ул үзенең газиз улы Хатипның сугыштан кайтканын күрә алмый. Зур әниебез нибары 45 яшьтә, 1945 елның 14 маенда, якты дөньядан китә.

Әтием сугыштан соң тыныч хез­мәт­тә тырышып эшли. Әнием Хәкимә белән гаилә корып, 1948 елның май бәйрәмнәрендә яңа йортка чыгалар. Әтием машина-трактор стан­циясендә ЗИС-5 автомобилендә водитель, комбайнчы булды. “Сигнал” колхозында “С-6”, “СК-3”, “СК-4” кебек беренче кыр корабларында көч түккән кеше­ләрне яхшы хәтерлим. Алар бер-берсе белән ярышып эшләде. Ашлык җыю, суктыру эшләре чорында 4-5 сәгать йокы тияме-юкмы. Ә калганы — эш. Әтиебез турында район, ”Кызыл таң” гәзитләрендә мәкаләләр басылды. Күчмә вымпеллар, комбайн бункерында — йолдызлар, урындагы радиодан атап җырлар тапшыру, рухи күтәренкелек, дәрт, киләчәккә өмет белән яшәү — барысы да булды.

Гаиләдә өч бала: ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Балаларына белем бирергә тырыштылар. Апа бухгалтер һөнәрен үзләш­терде, үз тормышы белән яши. Без, ике малай, Ленинградтагы төрле югары уку йортларына үз көчебез белән кереп, югары белем алуга ирештек. Мондый үрләр яулавыбызда әтие­безнең салган тырышлыгы санап бетергесез.

Әтием мич чыгару белән шөгыль­ләнде. Аны бу һөнәргә әнисенең энеләре өйрәткән. Ул дүртенче сыйныфны тәмамлагач, мич чыгарырга өйрәнгән. Мине дә 12 яшьтән шушы эшкә өйрәтте. Без велосипед белән тирә-як районнарга барып, мич чыгара идек. Әти чыгарган мичләрне әле булса мактап телгә алалар.

Ул хәрби хезмәт, сугыш, аннан соңгы еллар турында сөйләмәде. Тормышны дәрт белән көтте. Казыксыз урынга казык кагып, ике урынга йорт салды. Шаярырга ярата иде. Шулай да аз сүзле булды. Биргән киңәшләре мәгънәле иде. “Тормышта дусларны, юлдашларны белеп сайларга кирәк”, — дип өйрәтте. Без, балалар, аның киңәшләрен тотып яшәргә тырышабыз. Һәм шуңа Аллаһы Тәгалә ялгыш юлга басудан саклап килә.

Әтинең исән чагында бары бер васыяте — үзен хәрби хезмәткә озаткан һәм сугыштан көтеп алалмаган әнисе янына җирләүне сорады. Шулай булды да.

Әтиебез гомерен хезмәттә үткәрсә дә, сугыш калдырган тән, күңел яраларын, сагышларын оныта алмады. Аның күңелендә нинди уйлар булганын беркем дә белми.

Ветераннарга, сугыш чоры балаларына, гомумән, бер-берегезгә игътибарлырак булыгыз. Авыр сүз әйтеп, рәнҗетмәгез. Дәрәҗә кулланырга ашыкмагыз. Бәлки, ул кеше сезнең ярдәмгә, киңәшкә мохтаҗдыр. Игелек күрәсегез килсә — кешегә изгелек эшләгез.
Читайте нас: