+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 гыйнвар 2016, 02:00

Азаматка янә ярдәм кирәк

Илеш районы Базы-Куян авылы егете гәзит укучылар ярдәме белән Мәскәүдәге “Преодоление” реабилитацияләү үзәгендә дәвалану курсы үтә.“Кызыл таң”ның узган елгы 28 ноябрь санында Базы-Куян авылы егете, 21 яшьлек Азамат Янгировның трамплиннан сикергәндә умыртка сөяген сындыруы, шуның нәтиҗәсендә аяк-кулларының хәрәкәтләнмәве, дәвалану курсы үтү өчен аңа 1 миллион 125 мең сум акча кирәклеге турында язган һәм гәзит укучыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек.

Бүген шуны әйтә алабыз: “Кызыл таң” һәм “Маяк” гә­зитләрен укучылар арасында чит кеше кайгысын үзенекедәй якын күргән, игелекле кеше­ләр бихисап икән. Мәкалә басылып чыгу белән Азаматның счетына кемдер — 15000, кемдер — 5000, кемдер — 500, кемдер — 50 сум күчер­де. Нәтиҗәдә, бер ай эчендә 390000 сум акча җыелды.

— Гаиләбездә Азамат белән бәйле күңелсез хәл килеп чыкканнан соң “Тамчыдан күл җыела” дигән мәкальнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңладым, — ди Азаматның бертуган апасы Ләйсән Махиянова. — Мәкалә “Кызыл таң” белән “Маяк”та басылганчы, Азаматның счетына көненә 500-1000 сум акча килеп торса, язмалар дөнья күргәннән соң бер көн эчендә 30000-60000ар мең сум акча килеп кергән чаклар да булды. Бигрәк тә районыбыз хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар акчаны күп күчерде. Кемнәрдер “Сбербанк” картасына салды, икенчеләр “Мегафон”, “Билайн” номерларына җибәрде, кулга да китереп бирүчеләр булды.

Форсаттан файдаланып, шушы изге эштә безгә ярдәм күрсәтүче кайбер кешеләр турында аерым әйтеп үтәсем килә. “Азаматка ярдәм итик” дигән мәкалә дөнья күрүгә, авылдашыбыз, Куйбышев исемендәге хуҗалыкның элекке рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәзиф Ихсанов, минем белән телефон аша бәйләнешкә кереп, хуҗалык-оешмалар буенча шәхсән үзе йөреп чыгачагын әйтте. Һәм шулай эшләде дә. Кыска гына вакыт эчендә кирәкле сумманы җыя алуыбызда аның да өлеше зур булды.

Гаиләбез исеменнән Рәзиф Хәтмулла улына, матди ярдәм күрсәткән барлык гәзит укучыларга һәм райондашларга да зур рәхмәт белдерәбез, — ди Ләйсән Рәсил кызы.

Хөрмәтле гәзит укучылар! Сезнең ярдәм белән Азамат бүгенге көндә Мәскәүдәге “Преоделение” реаби­лита­цияләү үзәгендә дәвалана. Аңа бик яхшы сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә. Иң мөһиме — табиблар савыгып аякка басарына өмет булуын әйтә. Тик моның өчен алда телгә алынган реабилита­цияләү үзәгендә ким дигәндә өч ай буе өзлексез дәва­ланырга кирәк икән. Әле җыелган сумма нибары бер айга гына җитә. Икенче айга биредә калу өчен 15нче февральгә кадәр тагын 375 мең сум акча күчерергә кирәк. Барысы да яхшы булса, өченче айга калыр өчен дә тагын шулкадәр үк сумма кирәк булачак.

“Бәла ялгызы гына йөрми” диюләре хактыр, күрәсең. Декабрьдә бу гаиләгә тагын бер кайгы килде: газизләрдән-газиз әтиләре үлде. Ләкин бу авыр кайгы Азаматның күңелендәге терелүгә булган өмет-ышанычны сүндермәде.

Кызганычка каршы, аның үз гаиләсенең бүген дәвалану курсы өчен түләрдәй мөмкинлеге юк. Шуңа да Азамат тагын сездән — игелекле күңелле гәзит укучылардан ярдәм көтә. Әйдәгез, авыр тормыш хәлендәге егетне игътибардан читтә калдырмыйк, аңа кулыбыздан килгәнчә ярдәм итү чарасын табарга тырышыйк.

Азамат Рәсил улы Янгировка ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
Сбербанк картасы номеры: 639002069012434732
Qiwi-кошелек: 79273436232
Мегафон: 79279257319
Билайн: 79603935549
Бәйләнеш өчен апасы Ләйсән Махиянованың телефоны: 89273436232.
Читайте нас: