Күптән хыялланган иде ул менә шундый машина алырга, хәтта төнлә төшләрендә күрә башлаган иде. Ниһаять, морадына иреште. Ә бит аңа ия булганчы күпме бил бөкте, күпме кара тирен агызды Җәмил. Колхозда эшләп кенә көн күрерлек булмагач, күп итеп мал асрарга тотынды. Тик аннан артык файда күрмәде. Ярый инде, кулга акча керә, әмма ул да дөньяның тишек-тошыгын ямаудан артмады. Уйлады-уйлады да, халыктан ит җыеп сатарга тотынды. Тик бу кәсебе дә әллә ни куандырмый. Аның да четерекле яклары бар икән. Күпләр акчасын вакытында түли алмый.
Менә ул олы юлга чыкты. Каршыга килүче машиналар саны бермә-бер артты. Бүген — базар көне. Аның кебек алыпсатарлар район үзәгенә ашыга. Адәм балаларына ничек тә яшәргә кирәк бит. Һәркем үзенчә тырыша инде. Җәмил радионы кабызды. Күңел кылларын тибрәтеп, моңсу җыр агылды. Ярата ул моңлы җырларны. Күпме тыңласаң да ялыктырмый бит алар. Алдагы җыр күңеленә ятмады. Шул да булдымы көй, бөтенләй башка капты. Җитмәсә, җырчы, тутыйкош шикелле, бер үк сүзләрне кабатлый да кабатлый. Ачуы кабарган Җәмил радионы бүтән дулкынга күчерде. Җанга ятыш моңлы, аһәңле тавыш бөтен салонга таралды. Имам вәгазь сөйли иде. Тик, бераз тыңлап баргач, тәмам кәефе кырылган ир, радионы сүндереп куйды. Чөнки имамның сүзләре аның авырткан җиренә тиде...
Җәмил — совет чоры баласы. Динне бар дип тә белми. Мәктәптә укыганда октябрят, пионер булды, аннары комсомолга керде. Ә менә коммунист булырга өлгерә алмый калды. Башта чират җитмәде, соңрак, җыен әтрәк-әләмне партия сафына ала башлагач, гайрәте чикте. Алдынгы механизатор башы белән җиңел холыклы Сәлия, алкаш Хәйриләр рәтеннән партҗыелышларда утырырга гарьләнде. Ә аннары дөньялар үзгәреп китте... Җәмил янә радионы кабызды. Имам вәгазен тәмамлап, бәндәләрне тигез юлдан тайпылмаска үгетләде. Әйе, авырткан җиренә басты хәзрәт. Инде менә онытып беттем дигәндә... Җәмил үз-үзен тиргәде. Утырырга иде тыңлап шул котсыз музыканы. Хәзер менә бөтен хатирәләр яңарды...
Бик соңлап ишетте ул Хәлимнең бозауларын югалтып, эзләп йөргәнен. Үзе юлдан кайтып керми, хатыны да, нишләптер, бу турыда бер тапкыр да сүз кузгатмады. Җәмил белгәндә бозаулар башмакка әверелгән иде инде. Шуңа да чит малны кулдан ычкындырасы килмәде. Аларны үстерү өчен күпме көч сарыф итте бит. Чыгымнары да аз булмады. Аннан килеп, Хәлим аны каракка исәпләячәк. Урламады Җәмил ул бозауларны. Төнлә ачык калган капкадан үзләре килеп керделәр. Ә ул бары тик ябып кына куйды, абзар башыннан төшереп, алларына былтыргы печәнне салды, су эчерде. “Иртән чыгарып җибәрермен” дигән уен тиз онытты. Эзләп килүче күренмәгәч, әллә кайлардан килеп чыкканнардыр әле, барыбер берәрсе үзләштерер иде, дип, үзен-үзе юатты. Азмыни дөньяда андый хәлләр?! Тик шул көннән башлап күңел тынычлыгын югалтты. Үзен аклардай төрле сәбәпләр эзләде, төн йокылары качты...
Вакыт барысын да җуя диләр бит. Авылда югалган бозаулар турында күптән оныттылар. Хәлим дә аннан соң әллә ничә бозау үстергәндер инде. Җәмил дә тәмам тынычланып беткән иде. Ул, күңелсез уйларыннан арынырга тырышып, юлга текәлде. Алда борылыш, игътибарлырак булырга кирәк. Шулчак фара яктысында юл уртасында ниндидер сыннар шәйләнә башлады. Алар шулкадәр тиз якынайды, ни дә булса уйлап өлгергәнче, Җәмил, кискен хәрәкәт ясап, рульне уңга борды, тормозга басты. Ничек тә барып бәрелмәскә! Алда ни торганын маңгай күзе белән түгел, күңел күзе белән күрде ул, тәненең һәрбер күзәнәге белән тойды — болар бозаулар иде. Озын керфекле моңсу күзләрен мөлдерәтеп аңа бакканнар. Төгәл алты баш. Мизгел эчендә ничек санап өлгерде ул аларны, Ходай белсен. Тик бозауларның алтау икәненә иманы камил...
Машина бәрелә-сугыла юлдан чыгып очып, берничә тапкыр әйләнгәннән соң, кар баскан сөргән җир өстенә барып кадалды. Җәмилне ниндидер төпсез караңгылык суырып алды...
Авария булганын күреп, үтеп баручы машиналар туктала башлады. Бераздан хәтсез кеше җыелды. Кайсыдыр полициягә шалтыратты. Күмәкләшеп, капланып яткан машинаны әйләндереп утыртып куйдылар, үзара “беткән” диештеләр. Әмма бераздан эчтән ыңгырашкан тавыш ишетелде. Халык янә машинаны уратып алды. Кемдер, гаҗәпләнеп: “Ничек исән калган бу? Вәт могҗиза!” — дип куйды. Көч-хәл белән каерып, алгы ишекне ачтылар, тик кысылып калган, аңын югалткан ирне тартып чыгара алмадылар. Колакчынлы бүрек кигән бер абзый, иелеп, аның муенын буып торган күлмәк якасын ычкындырды, кулъяулыгы белән канга баткан битен сөртте. Шулчак йөзе чүпрәк кебек агарган Җәмил исенә килде һәм кипкән иреннәрен чак кыймылдатып: “Бозаулар, бозаулар”, — дип пышылдады. Аның йөзенә текәлеп карап торган абзый: “Саташа-а-а!” — дип сузды. Авылдан ерак трассада нинди бозаулар булуы мөмкин?! Аннары ул тураеп басып, тимер-томыр өеменә әйләнгән машинаның изелгән капотына берничә тапкыр учы белән сукты һәм: “Машинасы да кызганыч, өр-яңа булган”, — диде. Бераздан: “Ярарлык түгел”, — дип өстәде. Җәмил янә караңгылык чоңгылына чумды.
Колакларны ярып сирена тавышы ишетелә башлады. Зур тизлектә килгән “ашыгыч ярдәм”, аның артыннан ук полиция машинасы күренде.
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА.
Шатмантамак авылы.