+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 февраль 2016, 02:00

“Яшисегез килсә, яшәгез!”

Интернет челтәрендә күзгә чалынып калган бу сүзләр җәйге челләдә башка койган бер чиләк салкын су кебек булды. Аңа: “Яшисе генә түгел, яхшы яшисе, бәхетле дә буласы килә!” дип кушылдым. Виртуаль танышым: “Булыгыз соң!” дип язып җибәрде. Бу нинди җиңел-җилпе әңгәмәдәш соң, дип, аның социаль челтәрдәге битен ачып карадым. Шулай танышып киттек, хәзер еш кына аралашып торабыз. Яше буенча бала тиешле япь-яшь кыздан алган тормыш сабаклары һәркемгә кирәк була ала.

Тормышның бәхеткә тулган нурлы көннәре дә, җан өшеткеч кара төннәре дә була. Кайбер чакта ул төннәрне үзебез дә чакырып китерәбез, ахрысы. “Кемгәдер ак күмәч өстенә сыларга уылдык җитмәсә, икенче берәүгә хәтта кара икмәк кыерчыгы җитми”,— диләр. Шундый чакта баштагы тараканнарны куып җибәрергә үлем белән көрәшүче сырхау, инвалид бала, аның анасы, яки шундый авыр хәлдә калган башка кеше белән сөйләшеп алу файдалы. Яңа танышым Айгөл Мөхәммәтдинова да шундыйлардан.

Айгөл — япь-яшь, үтә чибәр, бераз көяз, әмма искиткеч ихлас Казан кызы. Табиблар аның ашказанында яман шеш таба, аның соңгы стадиясе булуын билгели. Башта кыз чит ил табибларына мөрәҗәгать итә, әмма алар “дәвалау мөмкин түгел” дигән нәтиҗәгә килә.

— Шушы вердикт язылган кәгазьгә 15 минут карап утырганмындыр, — ди ул.— Зиһенем янә урынына кайта башлагач, мин үз-үземә сүз бирдем: “Мин авырмыйм. Сау-сәламәтмен. Мин озак яшәячәкмен — туксан яшькә җиткәнче!” Шул минуттан үлем турында уйламаска, беркайчан да еламаска сүз бирдем.

Дәвалану өчен Мәскәү онкология клиникасына юнәлдем. Анда алмаска тырыштылар, әмма мин, үҗәтлегемне күрсәтеп, үз максатыма ирештем. Ялгызымны бер палатага салып куйдылар. Соңыннан белдем — тиз арада үләсе кешеләрне шулай урнаштыралар икән.

Минем янга туганнар килә башлады, елашалар. Ә мин аларны анекдотлар сөйләп көлдерәм. Алар башта аптырап кала, соңыннан үзләре дә кушылып сөйли башлый, көлешәбез. Моның өчен табиблардан кисәтү дә алабыз, әмма уен-көлке туктамый.

Тугызынчы химиятерапияне алган көнне мине биш кешелек палатага күчерделәр. Монда инде сагыш хуҗа! Барысы да үләргә җыенган, бер ноктага карап ята. Мин башта, уңайсызланып, тик кенә яттым-яттым да, түзәлмәдем, торып, карбыз юдым. “Бу җиләк химиягә каршы көрәшә”, дип, аны бүлмәдәшләремә таратып чыктым. Каян белим инде аның нәр­сәгә каршы көрәшкәнен?! Әмма яңа танышларым җанланып китте, торып утырдылар, сөйләшеп киттек, кәефләр күтәрелде, чират мәзәкләргә дә җитте. Шулай төнге икеләргә кадәр көлешә-көлешә сөйләшеп утырдык. Күршеләр, безгә зарланып, кизү торучы табибны чакырткан. Әмма икенче көнгә безнең барыбызның да анализлар яхшырак иде. Бераздан минем онкомаркерларым яхшырды, тиешле нормалардан кимеде хәтта. Менә нишләтә кешене тормышны ярату!”

Бер аягы белән гүргә баскан кыз балага каян килә бу кадәр рух ныклыгы! Айгөл, Казанга кайткач, үзе кебек авыруларга ярдәм йөзеннән акцияләр оештыра, социаль челтәрләрдә җанлы аралашу алып бара. Күңелендәгесен һич яшерми.

“Мин рак белән көрәштә ал бирмәдем, дип уйлыйм, — ди Айгөл. — Бу хакта ачыктан-ачык сөйләргә курыкмыйм. Баксаң, минем танышлар арасында шушы үлемечле чирне җиңгәннәр дә бар икән. Әмма алар бу хакта сөйләми. Исән кал­ганнарыннан оялалармы?

Дәваханәләрдә күп сырхаулар белән очраштым. Аларның кайберләре, кул кушырып, үлем көтеп ята. Юк, бу дөрес түгел! Ә сине яраткан якыннарың турында уйлау кайда?! Син үлсәң, алар нишләр?”

Айгөл белән бүген янә сөйләштек. Кызганычка каршы, үлемечле чир аны тулысынча ташлап китмәгән — дәвалану, яшәү өчен көрәш дәвам итә. Бу алышта кем җиңәр? Ничек кенә булмасын, Айгөл Мөхәммәтдинова үзенең яшәү рәвеше белән бик күпләрне “йокы”дан уята, егыл­ганны — басарга, елаганны туктарга мәҗбүр итә. Ул барыбызны да яшәргә чакыра!
Читайте нас: