+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 февраль 2016, 02:00

Принтердан... кораблар чыга

Мондый могҗизаны “Уфа Механика” яшьләрнең инновацион үзәгендә күрергә мөмкин.Принтер дигәч, күз алдына кәгазьгә текст басып чыгаручы җиһаз килеп баса. Хәзер алар һәр оешмада диярлек бар. Күпләр принтерны өенә дә алып куйды. Беренче карашка, мондый дәрәҗәдәге югары технологиянең гади күренешкә әверелүе алга китеш сыман. Ләкин заман урынында тормый, алга бара. Бер күргәзмәдә пластмассадан төрле зурлыктагы уенчыклар, детальләр ясаучы җиһазга тап булдым. Ул “3D принтер” дип атала икән. Буяу урынына пластмасса, полимер һәм башка чимал файдаланып, теләсә нинди әйберне эшләп чыгара ала. Баксаң, мондый принтерларны башкалада “Уфа Механика” яшьләрнең инновацион үзәгендә җыялар икән. Анда булып, күргәннәрдән хәйран калып кайттым.

Читайте нас: