Метеоролог инструментлар биреп торырга, инженер-механик көзге тотарга тиеш. Авыртуны баса торган укол кадагач, скальпель белән тиешле урынны ярып җибәрә һәм тәҗрибәле табиб буларак аңлый: карар вакытында кабул ителгән. Сукыр эчәк шартлар дәрәҗәгә җиткән. 1сәгать тә 45 минуттан операция тәмамлана. Җөй салгач, авыру-табиб йоклап китә, “ассистентларына” рәхмәт әйтеп өлгерә. Биш көннән температурасы төшә, җиде көннән җөйләрен алдыра. Күрәсең, гомер өчен куркыныч туганда үз-үзеңне саклау инстинкты көчле эшли һәм кеше котылу юлын эзли башлый. Күрәсең, Леонид Рогозов белән дә шулай булган.
Операция барышында табиб үзенең гамәлләренә аңлатма да биреп бара, өченче “ассистент” язып тора. Экспедициядән кайткач, ул язма басылып чыга. Менә аннан юллар: “Сукыр эчәккә барып җитү җиңел булмады. Дүрт-биш минут саен 20-25 секундка тәнәфес ясыйм. Куллар резина кебек, йөрәк тибеше әкренәйде. Иң авыры шул каһәр төшкәнне кисеп алу булды”.
Ленинградка кайткач, кандидатлык диссертациясе яклый, операцияләр ясый, 14 ел хирургия бүлегенә җитәкчелек итә, фән белән шөгыльләнә.
Моңа охшаш тарихларны мин дә беләм. Сүзне ерактанрак башлыйм әле. Армиядә хезмәт иткәндә безнең частькә бүлек мөдире – хирург җибәрделәр. Хатыны белән килергә булган. Юлда бәлагә тарыганнар, тормыш иптәше авыр җәрәхәт алган. Кораллары булгандыр инде, табиб аптырап калмаган – операция ясаган. Хәләле исән калды. Хирургның фамилиясе – Воронин, ул хакта документаль фильм да бар, Русия телевидениесе күрсәтте. Воронинны яхшы беләм – минем сукыр эчәкне дә ул кисте, унбиш көн яннан китмәде. Хатынына операция ясауның ни үзенчәлеге бар, дисезме? Бар шул. Антарктидадагы Леонид Рогозовныкы кебегрәк. Йөзләрчә чакрымда бер хастаханә юк. Биеклек – 4655 метр, суыклык – 50 градус, һава яртылаш җитми.
...Яхшы бер таныш эштән соң ару гына “салып” кайткан. Безнең “сөеклеләр” ир-атның төшереп кайтканын нык “яраталар” – ызгыш чыккан. Андый чакта телеңне тыеп тотарга кирәк тә бит инде – тел озын, тыелып булмый шул.
Каны кайнагач, хатынына сукмас өчен, ике кат пыялалы бүлмә ишегенә китереп тондырган. Нәтиҗә – кул сырты 6-7 сантиметрга ярылган. Андый чакта хәләлләр безнең “яклы”, шыбырдап кан ага башлагач, елый-елый “Ашыгыч ярдәм” чакырмакчы икән. Бездә тәртип шундый – канлы яра булса, табиблар полициягә хәбәр итәргә бурычлы. Кемнең өйдәге чүпне тышка чыгарасы килсен – акырып дигәндәй туктаткан.
Аракы, камыт энәсе, ефәк җеп сорап алган да, кул сыртын, ашказанын “югач”, яраны үзе тегеп куйган. Бер атнадан җепләрен салдырган – кай җире белән Антарктидадагы Леонид Рогозов түгел. Ышанмасагыз, килеп карагыз – эзе әле дә бар.