+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 февраль 2016, 02:00

Җен-пәриләр бар, диләр...

Авыргазы районында могҗизалы хәл-вакыйгалар әледән-әле кабатланып тора.Көндәлек тормышыбызда без сәер һәм могҗизалы хәлләргә еш очрыйбыз. Алар турында гәзит-журналлардан укыйбыз, бу хәлләрне үз күзләре белән күргән кешеләрдән ишетеп беләбез.Минем картәтием Ансарулла Ходайбирдинга да мондый гайре табигый хәлләр белән очрашырга туры килгән. Ул 1926 елның 22 ноябрендә Авыргазы районының Мостафа авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы ветераны, II группа инвалиды. Бик күпне күргән, күпне кичергән. Аны авылда гына түгел, бөтен районда беләләр һәм ихтирам итәләр.

1943 елда 17 яшендә ул сугышка алына. Кече командирлар курсларында укыганда, 1944 елның 5 – 10 май көннәрендә аларның ротасы Уфадан берничә чакрым ераклыктагы урманда “учебка”да яткан. Окоп казып, шунда йоклаганнар.

Шулай бер төнне бабама кинәт “Сак! Сок!” дигән тавыш ишетелгән. Янында безгә күрше Яңа Мостафа авылыннан Кәш­фулла Әхмәтшин һәм авылдашыбыз Гаяз Маннанов та булган.

– Кәшби, ишетәсеңме? – дип сораган картәти.

– Әйе, ишетәм, – дип җа­вап­лаган тегесе.

“Шулкадәр ачык итеп кычкырды, җитмәсә тавышы да бик якыннан ишетелде, – дип хәтерли картәтием. – Кош микән бу, нәрсә икән, дип уйладык. Бу хәлдән соң урманда тагын өч төн кундык, әмма Сак-Сок тавышы башкача ишетелмәде”.

Гаҗәп, әлбәттә. Без Сак-Сокны уйдырма образ дибез, әмма аның тавышын ишетүчеләр берәү генә түгел бит, бер рота солдат ишеткән моны. Уйлап карасаң, аналары каргаган агалы-энеле Сак белән Сокның тормышта да ниндидер тамырлары булырга тиештер бит...

1949 елда картәти кәнсәләрдә бухгалтер булып эшләгән. Бик озак отчет язып утырганнан соң, төнлә кайтырга чыккан. Тышта коеп яңгыр ява, күк күкрәп, яшен яшьни икән. Өйгә кайтыр өчен Күзьелга аша агач басмадан үтәргә кирәк булган. Менә шул басмага килеп җитүе булган, алдына бозау кадәрле эт рәвешен­дәге бер нәрсә килеп чыккан. Үзе зур, куркыныч, күзләре янып тора икән. Картәти куркышыннан җан өшеткеч тавыш белән “Пропал!” дип кычкырган. Эт борылып китеп барган.

Шуннан кайткач, ул нәнәйгә: “Җилкүз барлыгына әле генә ышандым”, дип әйткән. Моннан соң картәтием 36 ел бухгал­те­риядә эшләсә дә, башкача соңга калырга тырышмаган.

Ә менә алдагы хәлләрне нәнәем Кәшифә Ходайбирдинадан ишеттем. Бу хакта аңа әтисе сөйләп калдырган.

Бу хәл Бөек Ватан сугышына кадәр үк булган. Бервакыт нәнә­емнең әтисе улы Кашаф белән бергәләп төнлә урманга утын урларга киткәннәр. Бер юан корыган карагайны сайлап алып, кисәргә тотынганнар. Аркылы пычкыны салулары булган, агач әллә нинди әшәке тавышлар чыгара башлаган. Бик курыксалар да, килгәч-килгәч, буш кайтып булмый бит инде, икенче агачны кисәргә керешкәннәр. Ләкин әлеге тавыш тагын кабатланган. Җитмәсә, пычкы да бармый, ди. Фәттах карт­әтием белән улы Кашаф утынсыз кайтып китәргә мәҗбүр булганнар. Алар агачның да җаны, иясе барлыгына ышанып кайтканнар.

Ияләргә бәйле янә бер хәл безнең авылда булган. Берсенә – 7, икенчесенә 14 яшь тулган ике бала агач урларга киткәннәр. Урманга юл ерак, ә зиратта эре, юан агачлар бар икән. Киткәннәр болар зиратка. Кискәннәр, арбага төягәннәр. Ат зират капкасына барып җиткән җитүен, тик капкадан тышкы якка чыкмый, бер адым да атламый, ди. Чыбыркы белән дә сыдырып караганнар үзен.

Аптырагач, авылның бер аксакалы янына барып, хәлне сөйләп биргәннәр. “Балам, утыныгызны бушатыгыз, шунда гына атыгыз зираттан чыга алыр”, – дигән ул аларга.

Болар бабай кушканча эш­ләгәннәр һәм, чынлап та, атлары зираттан атлап чыккан. Боларга утынны зират ияләре бирмә­гәндер, күрәсең.

Элекке заманда безнең авылны икегә бүлеп аккан Күзьелганың ярлары текә, суы мул булган. Зәйни дигән берәүнең ындыры аңа терәлеп торган. Һәм бервакыт бу ындыр артында гөжелдәп зур самавыр кайнап утырганын күргәннәр.

Бу хакта күбрәк белер өчен Зәйни абзыйның хатыны Фатыйма Фаткуллинага бардым. “Без­нең ындыр артында элек зур өянке үскән булган. Шул өянкенең астына байлар, дөя тиресенә урап, алтын күмеп куйганнар. Җир астында бик озак яткан ул, тора-бара иясе барлыкка килгән, имеш. Хәзинәнең иясе кешеләргә төрле нәрсәләр булып күренә башлаган: я елгада үрдәк булып йөзгән, я кәнсәләр янында егет булып әйбер сатып торган, хәтта самавыр булып гөжелдәп кайнап утырганын да күргәннәр. “Бисмилла” әйтеп, төрле рәвеш-кыяфәтләргә кергән шул нәрсәгә типсәң, ул алтынга әверелә, дип сөйлиләр иде. Шуннан бу агачны кискәннәр, иясе дә юкка чыккан. Бу хәлне үз күзем белән күр­мәдем, ләкин ишетеп беләм”, – дип хатирәләрен яңартты Фатыйма әби.
Алдагы вакыйганы нәнәйгә аның әнисе Миңнесорур сөйләгән.

“Әнкәйне күрше Зәет авылы егетенә кияүгә биргәннәр. Атлар белән китеп барган вакытта кара болытлар бөтен күкне каплап алган. “Дөнья куба” дип уйлаган әнкәйләр. Шулвакыт Баеш күленнән аждаһа күтәрелгән. Һавада кара болытка әверелеп йөргән дә күздән югалган. Туй авылга килеп кергән. Кияү йортында барысы да куркышып елый, ди. Аждаһа күтәрелгән вакытта өйдәге өстәлләр, савыт-сабалар селкенеп торган, ди. Әнкәй өч ай килен булып торгач, сугыш башланып, ирен фронтка алганнар, ул кире әйләнеп кайтмаган. Әнкәйне әтиләре барып алган. Шуннан соң 7 ел кияүгә чыкмаган. Аннары Фәттах исемле кешегә өченче хатынлыкка биргәннәр. Минем әткәй була инде ул. Әткәйне әнкәй бер дә яратмады. “Шушы аждаһаның зәхмәте миңа кагылды. Ирем белән яшәп өлгермәдем, 7 елдан соң атагызга кияүгә чыктым, ләкин үзен яратмадым. Бәхетем булмады, күзләремнән яшь кипмәде”, – дип сөйли торган иде әнкәй”.

Аждаһаның икенче күтә­релешен бөтен авыл күргән. Шушы вакыйганың шаһиты Кәшифә Ходайбирдина түбән­дәгеләрне хәтерли: “Икенче күтәрелеш Галим күленнән булды. Монысын үз күзләрем белән күрдем. Көчле давыл чыкты. Күлдән койрыклы бер нәрсә күккә күтәрелеп, кара болытларга кушылып йөрде-йөрде дә, еракларга китеп, күздән югалды. Галим күлен элек-электән “Аждаһалы күл” дип йөрткәннәр. Күлдә йөз ел яшәгәч, елан аждаһага әйләнә, ди. Шуннан кара болыт аны эләктереп, ерак җирләргә илтеп аткара икән”.

Фатыйма әби Фаткуллина хатирәләре болайрак: “Әйе, мондый хәл чынлап та булды. Үз күзләребез белән күрдек. Шул Галим күленә бер кыз кер юарга барган. Шунда күлдән бозау башына охшаш бер нәрсә килеп чыккан. Теге кыз, куркуыннан кер­ләрен ташлап, авылга йөгергән.

Озак та үтмәде, Галим кү­леннән аждаһа күтәрелде. Көчле давыл чыгып, күктәге болытлар аны күлдән тартып алды. Бик куркыныч үзе. Койрыгы озын, күренеп тора. Күктә азрак бәргә­ләнгәннән соң еракларга китеп югалды. Куркыныч булды бу хәл. Бөтен авыл халкы шаккатты”.

Фәридә апа Ибраһимова исә менә нәрсәләр сөйләде: “Бу хәл әле булса минем күз алдымда. 1965-1970 еллар арасында булды ул. Төгәл хәтерләмим, ләкин ул елны басуларда икмәк уңмады – шунысын беләм. Әнкәйләр җәяү­ләп башка авыллардан ипи алып кайталар иде. Миңа ул вакытта ун яшь тирәсе булгандыр.

Әнкәйләр яланда чөгендер утый. Без, балалар, аларны көтеп өйдә утыра идек. Бервакыт бөтен дөнья кап-караңгы булды. Без һәм бөтен күрше-тирә урамга йөгереп чыктык. Һәм шунда Галим күленнән аждаһа күтә­релгәнен күрдек. Бу күренешкә бөтен авыл шаһит...”

Бу хәлләрне үз күзләре белән күрүчеләрнең күбесе әле дә исән. Тагын шунысын әйтергә кирәк: аждаһа күтәрелгән Галим күле шуннан соң кипкән, корыган.

Ә киләсе вакыйгалар инде өй һәм абзар ияләренә бәйле. Нәнәем Кәшифә Ходайбирдина түбәндәгеләрне сөйләде: “Элекке заманнарда без мамык кәҗәләре тота идек. Көн дә иртә белән көтүгә куабыз боларны. Бервакыт йоклап ятканда баш очымдагы тәрәзәдән: “Кәшифә-ү-ү-ү!” – дип кычкырган тавыш ишетелде. Сикереп торып карасам, таң аткан, урамнан көтү килә... Тиз генә йөгереп чыгып, кәҗәләрне көтүгә кудым. Әгәр дә өй иясе уятмаса, малларым калган булыр иде.

Шулай бервакыт Фәйзрахман бабаңнарның (ул Мостафа авылында яши) сыерының бозаулар вакыты җиткән, ә бу һаман бозауламый икән. Яңа туган бозауны өйгә кертер өчен төннәр буе абзарда каравыллап торалар икән бу сыерны. Шулай бер төнне йоклап ятканда “Фәйзрахман, то-о-ор!” дигән тавыш ишеткән бабаң. Озак уйлап тормаган, өй иясенең уятуын аңлап, хатынына: “Хәбибә, әйдә, сыер бозаулаган бит!” – дигән дә абзарга чыкканнар. Болар барып керүгә бозау үз аякларына баскан булган инде”.

Кешеләрдән үзебезнең яктагы сәер хәлләр турында сораштыра торгач, ике өй аша яшәүче күршеләребезнең атының ялын абзар иясе үргән икән, дигән хәбәр ишеттем. Газимә әби Ибраһимова менә нәрсәләр сөйләде:
“Нәрсә дип әйтим инде?.. Бар инде ул абзар иясе... Әнә атның ялын үреп куйган иртән торуга. Ат ошаса гына үрә, ди ул. Кеше сүтәрлек түгел, аннары сүтәргә ярамый да, үзе генә үрә, үзе генә сүтә, ди”.

Абзар иясенә бәйле тагын бер хәл. Моны миңа Фәридә апа Ибраһимова хәбәр итте, ә аңа әтисе сөйләп калдырган.

“Элек безнең атыбыз булган. Иртән торуга гел тирләп, күбеккә батып чыга икән бу. Әткәй, аптырагач: “Әллә моны төнлә берәрсе җигеп йөртә микән”, – дип, тикшереп карарга булган. Төнгелеккә абзардагы печән астына кереп күмелгән. Бервакыт төн уртасында чыбыркы тавышлары ише­телгән, тик якында бер җан иясе дә юк, ди. Ә ат пыр туза, улакка бер менә, бер төшә икән, тәмам тирләп-пешеп беткән, мескен.

Бу хәлдән соң әткәйләр атны бетергәннәр. Кызыл төстәге башка ат сатып алганнар. Әткәй уйлавынча, абзар иясе атның кап-кара төсле булуын яратмыйча, аны төн буе кыйнаган. Бүтән төсле атлар алгач, мондый хәлләр кабатланмаган”.
Читайте нас: