+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 март 2016, 02:00

Атларның да йөрәге ярыла икән

Тупас мөнәсәбәт кешеләрне генә түгел, малкайларны да иртә гүргә кертә.1962 ел. Бөре шәһәрендәге механизаторлар әзерләү мәктәбенә укырга кердем. Мин яшәгән Дүртөйле районы Җәйләү авылыннан Бөрегә кадәр — 30 чакрым. Ул заманда кая инде асфальт юллар! Күтәртелгәне дә юк. Маршрут автобуслары да йөрми иде. Юлга чыгасың икән, бөтен ышаныч — ике аягыңа.

Яшь чак. Туган авыл, әти-әни, хатыным сагындыра. Ай буе өйгә кайтмый торып булмый бит инде. Дәресләрне дә калдырырга ярамый.

Бәхетемә, бер шимбәдә дәресләр иртәрәк тәмам­ланды. Көн аяз һәм салкынча, җил юк. Юлдашка кемне булса да очратырмын дигән өмет белән кайтырга чыктым.

Декабрь. Көсәкәй авылына барып җитүгә караңгы төште. Яңа Уртайга таба атлыйм. Әрәмәгә якынлаштым. Борылып карасам, артымнан янып торган ике ут килүен күрәм. Күңелгә салкын шик үрмәләде: авыл картла­рының кешеләрне адаштыра торган аномаль урыннар булуы хакында сөйләве искә төште.

Туктасам, нокталар да туктый, атлый башлыйм – алар минем арттан кузгала. Ярый әле юл таныш. Басу юлы булса да, тигез. Авыллар арасындагы ярты юлны үтүгә, “Шөрләмә, син ялгыз түгел, атла, атла, мин юлыңны яктыртырмын”, — дигәндәй, кышкы күкне балкытып, ай калыкты. Янып торган нокталар урынына зур шәүлә барлыкка килде, ул минем арттан иярүен дәвам итте. Авылга кергәч, туктады. Мөгаен, карт, хәлсез бүре булгандыр ул.

Юлның яртысы үтелде. Алда – Илдус, арытаба Иске Уртай һәм Иске Баеш. Аннан инде Җәйләүгә дә күп калмый. Уйларым белән күптән туган йортымда булсам да, чынбарлыкта миңа әле атларга да атларга.

Сизәм: аякларым авырайганнан-авырая, әйтерсең дә аларга гер асканнар. Бераздан артымда тояк тавышлары ишетелде. Ат пошкырды. Борылып карасам, җигүле ат чаба. Бәхетем бар икән! Читкәрәк чыктым да, кул күтәрдем. Тик иртә сөен­гәнмен. Менә кошевка минем белән тигезләште. Хуҗа, якасын төшереп, минем якка карады һәм атына камчы белән каты итеп сукты. Очып диярлек килгән малкай бөтен гәүдәсе белән тартышып куйды һәм, берничә метр үтүгә, сәер генә сикереп, башы белән карга чумды. Мин янына килеп җиткәндә, хуҗасы, толыбын салып, атны күтәрергә маташа иде.

— Тукта әле, дускай, атны тугарып, аягына бастырырга ярдәм итче, — дип дәште ул.

Бәлагә тарыган кешене ташлап китеп буламы соң? Арыганымны да онытып, ярдәмгә ашыктым. Камытны чишә башладым, әмма нидер сизенеп, туктап калдым. Атның муенын бармакларым белән капшап карадым – ул үлгән иде. Димәк, дилбегәне кагып, кисәтмичә, кинәт каты итеп камчы белән сугудан аның йөрәге ярылган.

— Нәрсә басып торасың? Эшеңне дәвам ит! — дип кычкыра миңа малкайның сөмсез хуҗасы.

Минем дә горурлык бар ич. Аңа ярдәм итәргә телим, ә ул үзен ничек ямьсез тота! Өстәвенә, арыганмын, ә ул мине утыртырга да теләмәгән иде.

— Ярый, минем — үз, синең үз юлың, — дидем дә ары киттем. Шулай да борылып авылдашларына бу хәл турында хәбәр итәчәгемне әйттем. Ә ул, теленә нинди юньсез сүз килсә, шуның белән мине тиргәп, йодрыкларын болгап, кычкырынып калды.

Аның үзен түгел, атын кызгандым. Шунда туктап, мине утырткан булса, аты да ял итәр, сөйләшеп баргач, юл да кыскарак тоелыр иде.

Минем әтием Насыйбулла Гыйндуллин Кошмар кушаматлы аты белән еш кына юл йөри, Уфа белән авыл арасын бер тәүлектә үтә иде. Әтиемнең ерак юлда атка камчы белән сугарга һич тә ярамый, дип гел генә әйтүе хәтердә. Малкай бик арыганда ярымйоклап дигәндәй бара икән. Дилбегә белән йомшак кына кисәтү урынына, камчылау аянычлы хәлгә китерергә бик мөмкин.

Дамир Долин.
Җәйләү авылы.
Читайте нас: