+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 март 2016, 02:00

Битарафлык

Ул беркайчан да яхшылыкка китерми.Бу зур кәҗә көтүе авылда җәй азакларында пәйда булды. Җитмеш баштан артык малның бу якларга кай тарафлардан килеп чыгуын беркем дә белми иде. Моңарчы аларны күрше авылларда күр­гәннәр, мөгаен, адашкан кәҗә­ләр шулай күченеп йөргән.

Кыргыйланып бетсәләр дә, алар авылдан ерак китмә­деләр. Иртәдән кичкә чаклы тау битләү­ләрендә утлап йөриләр дә, төнне бушап калган ферма тирәсендә уздыралар. Үз иркендә йөргәнгәме, барысы да көр, матур. Араларында бик җилле мамык кәҗәләре дә, зур җиленле, озын имчәкле сөт кәҗәләре дә бар. Көтүнең башлыгы — мәһабәт сынлы, галәмәт зур мөгезле, озын сакаллы, ялбыр йонлы ак кәҗә. Абруе бик зур карт кәҗәнең: бөтен көтү аның артыннан бер тотам калмый, теркелдәп, ияреп йөри, маллар үзара дус, тату һәм бик тәртипле. Алар беркемгә дә зыян салмадылар.

Гаҗәпләнгән авыл халкы шым гына кәҗәләрне күзәтте. Хәтсез вакыт үтсә дә, көтүне юллап килүчеләр күренмәде. Авылдан-авылга йөргән кәҗә­ләр бу юлы, нишләптер, башкача сәяхәткә кузгалмадылар. Яланнарны иңләп йөреп, ризыкланып кайталар да, иртәнгә чаклы ферма янында нәни баладай изрәп йоклыйлар.

Көн артыннан көн үтте. Тиздән җылы ямьле җәйне моңсу көз алыштырды. Кыш якынлашты, төннәрен шакырайтып туңдыра, кайвакыт кар күренә башлады. Көннәр тәмам бозылгач, фермага яландагы савым сыерларын, башмакларны кайтардылар. Анда тулы җанлы тормыш башланды.

Һәм менә шул мәлләрдә кәҗәләрнең саны күзгә күре­неп кими башлады. Моңарчы көтүгә битараф булган авыл халкы төрлечә фаразлар корды, бер-берсеннән шикләнде, тик беркем дә угрыларны кулыннан тотмады, бу турыда чаң сукмады. Көтү тәмам бәләкәйләнеп, бер иртәне ата кәҗә, үзе белән бергә картайган берничә мамык кәҗәсен ияртеп, тауга юлланды. Бу аларның иректәге соңгы көне булды.

Икенче көнне көзге кыраулардан өшегән кара җир өстен каплап, мул итеп, мамык кебек йомшак ап-ак кар яуды.Сагыш баскан көзне куып җибәреп, табигатькә шат күңелле салкын кыш хуҗа булды. Халык көзге эшләрдән арынып, иркен тын алды һәм... үз тормышы белән тыныч кына яши бирде.

Көннәрдән бер көнне авылга, күпләрне шомландырып, кузовына ят кешеләр төялгән “КамАЗ” машинасы килеп керде. Халык тәрәзәләргә капланды. “КамАЗ” авылга кереп бераз барды да, юл кырыена чыгып, тукталып калды. Кузовтагы кешеләр берәм-берәм җиргә сикерделәр. Алар ниндидер аңлашылмаган телдә сөйләшәләр иде.

Кыюраклар тыкрык башына чыгып, тегеләргә сүз катты. Таныш түгел кешеләр адашкан кәҗәләрнең хуҗалары, бик ерак авылдан килгән чувашлар булып чыкты.

Бер-берсен бүлә-бүлә сөй­ләүләреннән шулар аңла­шыл­ды: көтүдән аерылып киткән кәҗәләрне алар җәй башында ук югалтканнар, күпме генә эзләсәләр дә таба алмаганнар. Монда икәнен очраклы рә­вештә генә белеп калып, үз малларын алырга килгәннәр икән. Ни дип җавап бирергә белмәгән халык бик тә уңайсыз хәлдә калды: дөресен сөйләп бирергә кыенсындылар, күп­ләр күз карашларын читкә юнәлдерде, гаепсезләр дә үзләрен гаепле итеп тойдылар. Бераздан кайсыдыр өй­дән-өйгә йөреп чыгарга киңәш итте. Һәм кәҗә хуҗалары шулай эшләделәр дә.

Ә кичен арыган, ачыккан чувашлар әҗәлдән котылып калган ата кәҗә янына кемнәрнеңдер абзарыннан табып алынган тагын берничә карт кәҗәне бәйләп салдылар да, авыл халкына бик тә рәнҗеп, саубуллашмыйча да кайтып киттеләр.

...Еллар узды. Асыл ир­ләрен һәм хатыннарын югалткан авыл бушап калды. Теге вакыт Иблис коткысына бирелеп кеше малына кул сузган күп адәмнәр дә юк инде бу якты дөньяларда. Аллаһы Тәгалә ярлыкады микән аларның гөнаһлы җаннарын?

Ходаем, исәннәрне мондый начар гамәлләрдән берүк саклый күр!

Гөлфизә Кәлимуллина.
Шатмантамак авылы.
Читайте нас: