+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 март 2016, 02:00

Комбайнчы Вахит

Авыллардагы оста куллы, җор телле абзыйлар сагындыра.Күпләр колхозларны эреләндерү чорын хәтерлидер әле. Безнең колхозга да күршедәге зур булмаган урыс авылын куштылар. Моңарчы һәркайда татарча гына сөйләм яңгыраган авылда җыелышлар, идарә утырышлары урысча алып барыла башлады.

Менә колхозның гомум җыелышы бара. Колхоз рәисе урысча доклад сөйли. Арадан комбайнчы Вахит күтәрелеп:
— Ник үзебезнең телгә күчмисең? — ди. Президиумда райком секретаре да утыра икән. Ул сикереп тора да:
— Син нәрсә, партиянең сәяси линиясенә каршы киләсеңме?! — ди. — Арагызда незрелый иптәшләр дә бар икән, — дип мәгънәле генә итеп Вахитка карап куя.

Шуннан соң Вахитка “Незрелый иптәш” дигән кушамат тагыла.

Урып-җыю вакыты җитеп килә. Колхозга яңа комбайн кайткан. Идарә утырышында аны кемгә тапшырырга дигән мәсьәлә карала. Күпчелек комбайнны Вахитка бирергә дигән фикергә килә, чөнки ул техниканы бик яхшы белә, һәр елны урып-җыю йомгаклары буенча колхозда гына түгел, районда да алдынгылыкны бирми. Колхоз рәисе күпчелек белән ризалашырга мәҗбүр була.

Икенче көнне колхозга райком секретаре килә. Рәис белән басуларда игеннәрнең өлгергәнлеген тикшереп йөриләр. Кайтыр якка борылгач, күрәләр, авыл ягыннан иске генә комбайн килә. Якынлаша бу. Аптырап калалар, чөнки кабинада ... кеше күренми. Колхоз рәисе, коты очып, машинадан төшә дә, кычкыра-кычкыра комбайн каршысына йөгерә. Якынлашкач кына күрә: руль артында бәләкәй генә бер малай утыра, руль өстеннән башы гына калкып тора. Рәисне күреп, ул комбайнны туктата һәм кабинадан сикереп төшә.

— Кем кушты руль артына утырырга?!— дип рәис малайның якасыннан алуга, комбайнчы үзе дә кабинадан килеп чыга. Бу әлеге дә баягы Вахит икән. Рәис аны әрли башлый. Шул чакта райком секретаре сүзгә кушыла:

— Бу теге вакытта җыелышта каршы сүз әйткән незрелый комбайнчы түгелме соң? Нигә ул кыйммәтле техниканы малай-шалайга ышанып тапшыра? Бу җитди мәсьәлә...

Колхоз рәисенә бу кыен хәлдән чыгарга кирәк бит инде. Эшнең зурга китүе ихтимал.

— Вахитның дүрт улы бар, ул аларның барысын да механизаторлык һөнәренә өйрәтте. Иң өлкән улы колхозда тракторчы булып эшли дә инде. Икенчесе әле механизаторлар училищесында укый. Өченчесе быел әтисе белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләячәк, — дип аңлатып бирә ул райком секретарена.

Шул чакта Вахит та сүзгә кушыла:

— Бу улым гәүдәгә генә бәләкәйрак, алтынчы сыйныфны тәмамлады инде. Машина йөртергә өйрәнде. Әле, комбайн йөртеп карыйм, дигәч, бер-ике минутка гына рульне биреп торган идем, үзем кырын ятып, астанрак рульне тотып бардым, сез шуңа мине күрмәгәнсез.

Идарәгә кайткач, райком секретаре яңа комбайнда кем эшләячәге белән кызыксына. Аны Вахитка бирергә бул­ганнарын белгәч, кызарынып-бүртенеп, рәискә бәйләнә башлый, теге вакытта җыелыштагы тәртибен яңадан исенә төшерә, бу мәсьәләнең райкомда тикшерелү ихтималы белән яный. Идарә утырышын яңадан җыеп, яңа комбайнны икенче кешегә тапшырырга карар итәләр.

Вахитка иске комбайнда эшләргә кала. Әмма ул аны яңа сезонга яхшы итеп әзерли, шуңа уракка төшүнең тәүге көннәреннән үк әйбәт эшләп китә. Ә яңа комбайнны алган егет озак кына көйли алмый, механик та, колхоз рәисе үзе дә янында еш булып, ярдәм итәргә тырышалар. Ләкин кешенең үзендә булмаса, әллә нинди ярдәм дә файда бирми шул. Өстәвенә, яшь комбайнчы бер басудан икенчесенә күчкәндә комбайнны юл буендагы баганага бәрдереп, ургычны сафтан чыгара. Аны төзәтә-төзәтә кояшлы көннәр заяга үтә.

Ә Вахитка килгәндә, ул комбайнчылар ярышында тагын беренче урын ала, үзе өчен тагын бер казанышка ирешә — өченче улын да комбайнда эшләргә өйрәтә, тырышканда, иске техника белән дә уңышка ирешеп булуын эш белән раслый.

...Көз җитә. Район үзәгендә уңыш бәйрәме бара. Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшыралар. Менә сәхнәгә Вахит күтәрелә. Бүләк тапшыручы райком секретаре аны таный, елмаеп куя һәм аның үзенә генә ишетелерлек итеп: “Незрелый иптәш” сүзен кире алам, молодец икәнсең!” — ди.

...Хәзер инде заманалар икенче. Колхозның атамасы да, хуҗалык итү төре дә үзгәрде. Комбайнчы Вахит ага да арабыздан китеп барды. Әмма аның уллары — бүген авылның тоткасы, ә теге вакытта комбайн руле артыннан башы гына күренеп барган малай — хуҗалык җитәкчесе.
Читайте нас: