+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
31 март 2016, 02:00

“Сталин мине үз кызыдай якын күрде”

Илеш районының Иске Кыргыз авылында яшәүче 84 яшьлек Гөлсәүдә Муллакаева Иосиф Виссарионович белән якыннан таныш булган.Гөлсәүдә Краснокама районының Иске Мошты авылында туып-үскән. 60 ел элек Иске Кыргыз авылына килен булып төшкән. Яңа Аю урта мәктәбендә укыганда Гөлсәүдә апалар яшәгән йорт яныннан көн дә үтеп йөрсәм дә, кайвакыт аны я капка төпләрендә, я урамда очратканым булса да, Бөек Ватан сугышы чорында Мәскәүдә яшәве, Иосиф Сталин белән якыннан таныш булуы, ул гына да түгел, дошман снаряды астына эләгеп, ел дәвамында госпитальдә яткан әнисен ил башлыгы ярдәме белән эзләп табуы турында хәбәрдар түгел идем. Бу гаҗәеп вакыйганы миңа берничә көн элек кенә китапханәче Фәйрүзә Мәҗитова бәян итте. Гөлсәүдә апа янына да без аның белән бардык.

Йортка кереп, “Сталин” дип сүз башлауга: “Ул бит мине ач үлемнән саклап калды һәм инәкәемне табуда булышты. Гомерем буе аңа рәхмәт укып яшәдем”, — дип, Гөлсәүдә апа елап ук җибәрде һәм, бераз тынычлангач, түбән­дәге­ләрне бәян итте.

— Әткәем Зәкәрия Фәү­кытдинов инәкәем Фаягөлгә 1931 елда өйләнә. Кавышуларына берничә ай үтүгә аны армия хезмәтенә алалар. Инәкәй минем белән авырлы булып кала. Әткәй подводник булып хезмәт итә. Хезмәте тәмам­лануга туган ягына әйләнеп кайта. Бу вакытта инде миңа 3 яшь тулып киткән була.

Әткәй хезмәттә чакта аның энесе дә төп йортка килен алып кайта. Ике килен һәм бианага бер түбә астында яшәү бик читен була. Моны яңа гына хезмәтен тутырып кайткан әткәй дә яхшы аңлый һәм, инәкәем белән киңәшләшкәннән соң, Мәс­кәүгә эш эзләп чыгып китә. Суднолар төзү заводына эшкә урнаша. Бераздан инәкәйне дә кайтып ала. Мине исә, бүлмә алганчы дип, кар­ты­кайларда калдырып торалар. Икәүләп заводта эшли башлауга аларга Кремльгә якын гына йорттан бер бүлмә бирәләр. Шуннан инәкәйнең абыйсы Рәхим­җан Исламовка “Гөлсәүдә кызыбызны китереп кит әле” дип хәбәр салалар. Ул мине 1938 елда әткәй белән инәкәй янына илтеп куя.
1939 елда фин сугышы чыга. Беренче көннәрдән үк әткәйне подводник итеп сугышка алалар. Әткәйнең: “Кайгырмагыз, без су астында” дигән хатлары килеп тора. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Шул елның ахырында әткәйдән хатлар килүдән туктый. Күпмедер вакыт үтүгә инәкәй “Фәүкытдинов Зәкәрия 1941 елның ноябрендә хәрби задание үтәргә киткән җиреннән хәбәрсез югалды” дигән хат ала.

1941 елның октябрендә дошман Мәскәүгә якынлашты. Анда-санда снарядлар төшеп ярылды. Тревога тавышы ишетелә башлауга йортның подвалына йөгерүебез, озын көннәр буе шунда өшеп-туңып басып торуыбыз хәтердә калган. Ул вакытларны исемә төшерсәм, әле дә тәннәр чымырдап китә.

Илебезгә һөҗүм иткән дошманнар иң беренче чиратта стратегик объектларны юк итәргә тырышты. Моңа карап кына хәрби корал җитештерүче завод-предприя­тиеләр үз эшчәнлеген туктатмады: “Барысы да — фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” девизы астында эшләде. Инәкәем эшләгән снаряд җитештерү заводы да (суднолар төзү заводы сугыш чорында шулай үзгәртелгән була) нәкъ шундый объектларның берсе иде. Дошман снаряды аны да аямады.

Ул көнне инәкәем, һәр­вакыттагыча, иртән-иртүк торып эшкә китте. Башка вакытта мин йоклап кала идем. Бу көнне, нишләптер, кинәт кенә уянып киттем дә, “Китмә!” дип, ишектән чыгып баручы инәкәемнең муенына барып сарылдым. “Чү, кызым, мин дә эшләмәсәм, Мәскәү хәтле Мәскәүдә ни ашарбыз да ничек яшәрбез соң?” дип, мине тынычландырып, инәкәем эшенә чыгып китте һәм шул кичне кунарга кайтмады. Көтеп-көтеп тә кайтмагач, мин кычкырып еларга тотындым. Нәкъ шул вакыт, минем елаганны ишетептер инде, күршедәге Настя апа бүлмәбезгә килеп керде һәм мине үзләренә алып чыгып китте.

Инәкәем икенче көнгә дә, өченчесенә дә кайтмады. Ул арада инәкәемнәр эшләгән завод өстенә дошман снаряды төшеп, бик күпләрнең һәлак булуы, калган­нарының төрле госпитальләргә озатылуы турында хәбәр килеп иреште. Моны ишетүгә: “Юк, юк, минем инәкәем үлмәгән!” — дип, кычкырыбрак еларга тотындым. Настя апа мине ничек юатырга да белмәде. Безнең подъезддагы минем яшьләрдәге тагын өч кызның завод өстенә снаряд төшеп ярылган көнне әниләрен югалтуын (без яшәгән йортта, башлыча, шул завод эшчеләре яши иде) әйткәч кенә бераз тынычлана төштем. “Вакыт — дәва” диләр бит, әкренләп күз яшьләре дә кипте, ә күңелдә исә бертуктаусыз “Инәкәемне эзләп табачакмын!” дигән өмет бөтерелде.

Настя апа бик тә мәрхә­мәтле кеше булып чыкты. Безне — дүрт кызны — карау һәм ашатуны үз өстенә алды. Без бер ай буена аның карамагында яшәдек. Миңа калса, ул мине башкаларга караганда да ныграк якын итә кебек иде. Бер көнне эштән кайтуга: “Гуля, әниеңне табасың киләме?” — дип, читләтеп кенә сүз башлады.

— Килә! — дип урынымнан сикереп тордым.

— Алайса, менә бу гаризаны Сталинга илтеп тапшыр син. Ул ме­нә монда — якында гына, ике тукталыш аша урнашкан Кремльдә эшли. Анда кадәр мин сине үзем озатып барырмын. Булдыра алырсыңмы икән? — диде.

Инәкәемне эзләп табу уе күңел­не кояш нурлары кебек иркәләп җылыта башлаган иде инде, шуңа да: “Берсүзсез булдыра алам!” — дидем.

Икенче көнне иртән-иртүк би­шәү­ләп (Настя апа, мин, ятим калган өч дус кыз) Кремльгә киттек. Анда барып җитүгә Настя апа: “Барыбыз да берьюлы керү килешмәс. Гуля гына керсен”, — дип, әйдәләп, мине ишектән кертеп җибәрде.

Кремль ишеге төбендә торучы сакчыларга кулымдагы гаризаны күрсәтә-күрсәтә Сталинның бүлмә­сенә таба үттем.
Иосиф Виссарионович мине аягүрә басып каршы алды. Берничә ел Мәскәүдә яшәгәнлектән һәм марҗа кызлары белән уйнап үскән­лектән, урысча шәп кенә сиптерә башлаган идем:

— Ыздраствуйте, Иосиф Виссарионович, я хочу найти свою ма­му, — дип, Настя апа әйтеп торып яздырган гаризамны аның өстәленә китереп салдым.

Сталин аны дикъкать белән укып чыкты да каршындагы урындыкка утырырга кушты һәм кем булуым, Мәскәүгә каян килүем турында җентекләп сораштыра башлады.

Башкортстаннан килүем, исе­мемнең Гөлсәүдә икәнлеген, Мәс­кәүдә “Гуля” дип йөртүләрен, әткәйнең хәбәрсез югалуын, инәкәйнең кайдалыгы билгесез булуын бер тында сөйләп бирдем.

Ул, “алай икән” дип, башын чай­­кый-чайкый мине тыңлап утырганнан соң, яныма килеп басып, бераз йөземә текәлеп карап торды да: “Син бит минем Светлана кызыма охшагансың. Ул да бәләкәй чагында синең сыман бик үткер иде, чәчләре дә синеке кебек озын иде”, дип әйтеп куйды. Аннары бераз уйланып басып торды да, кнопкага басып, хәрби киемдәге ике кешене чакырып кертте һәм гари­замның өстенә “Найти маму этой девочки” дип визасын салды.

Шулчак Кремль капкасы төбендә Настя апа белән иптәш кызла­рымның көтеп калганлыгы исемә төште. Һәм, кыюланып китеп, Сталинга дус кыз­ларымның язмышы турында да сөйләдем. Шуннан ул гаризаны кабат кулына алды да, “Әниләре табылганчы шушы кызларны көненә бер тапкыр Кремль ашханәсендә ашатырга”, дип, тагын бер виза салды. Хезмәткәрләренә дә шул турыда әйтте. Без, шул гаризаны тотып, көн дә Кремль ашханәсенә килә башладык. Ара-тирә, кыюланып китеп, Сталин янына да кереп чыккалый идем. Мин килеп керүгә, “О, Гуля, Гулечка”, дип, Иосиф Виссарионовичның йөзләре яктырып китә иде. Шулай дип сәламләүгә үк “Инәкәең табылмады?” дип сораштырырга керешә иде ул. “Юк” дигән саен телефонына үрелә дә теге кешеләргә “Немедленно найти!” дип әмерен бирә иде.

Инәкәйне без Сталин янына беренче тапкыр кергән көнне үк эзләргә керештек. Иртән-иртүк мине хәрбиләр килеп ала да көн буена госпитальләр буйлап йөрибез. Анда бит һушсыз ятучылар да байтак иде. Шуңа да хәрбиләр, “Танысаң, әниеңне син генә таный аласың”, дип, мине дә ияртәләр иде. Бер ай йөрдек шулай, ике, өч ай, ярты ел, сигез ай үтте, инәкәй генә табылмады. Госпитальләр буйлап йөрү дә бер мәгънәсез эш кебек тоела башлады. Шуңа азактан, барыбер табып булмас инде, дип, хәрбиләргә ияреп йөрми башладым.

Бер көнне, төшенкелеккә бирелеп, тәрәзәдән урамга карап утырганда ишек ачылып китте дә ике хәрби кеше озатуында инәкәем килеп керде. Мин авызымны ачкан җиремнән катып калдым. Шулай күпме торганмындыр. Күзләремнән шатлык яшьләре атылып чыгуга, “Инәкәем!” дип, аның кочагына ташландым. Шул мизгелдә хәрби­ләрнең дә күзендә яшь бөртекләре җе­мелдәгәнен күреп алдым.

Икенче көнне үк Сталин янына рәхмәт әйтергә йөгердем. “Инәкәем табылды!” дип ишектән атылып килеп керүгә ул утырган җиреннән торып басты, “Бик әйбәт булган, бик әйбәт. Мин аның табыласына ышана идем”, дип, яныма килеп, чәчемнән сыйпады. Аның якын итүен күреп: “Сез миңа үз әтиемдәй якынсыз. Сезгә “әтием” дип дәшсәм буламы?” — дип сорадым. “Була, кызым, була”, — дип, бик канәгать кыяфәттә җавап бирде ул миңа. Шул очрашу барышында арытаба нишләргә җыенуыбыз турында да сораштырды. Шул чагында ән­кәйнең “Сәламәтлегем дә бик какшады. Туган якка кайтып китәр­бездер инде”, дигәне искә төште дә: “Без Башкортстанга кайтып китәчәкбез”, — дип чатнатып җавап бирдем. “Анысы үз ихтыярыгызда. Монда калсагыз да начар булмас. Мәскәү үзәгендә бүлмәгез бар. Сугыш та тәмамлануга таба бара. Әниеңә әйт, ныклап уйласын әле. Мәскәү Мәскәү инде ул”, дип киңәш итте Иосиф Виссарионович.

Мин аның сүзләрен түкми-чәчми инәкәемә җиткердем. Ләкин аның карары катгый иде, ул уеннан кире кайтмады. “Мәскәү минем ярты сәла­мәтлегемне алды, ирсез калдырды. Юк, мин монда кала алмыйм”, диде. Без берничә көннән туган якка кайтып киттек. Шул кайтудан кабаттан Мәс­кәүгә аяк баскан булмады. Әле уйлап-уйлап утырам да, анда калган булсак, Сталин тәк тә үзенең ярдәменнән ташламас, берәр уку йортына керергә ярдәм иткән, аны тәмамлауга, берәр әйбәтрәк эшкә урнаштырган булыр иде, димен. Нишләмәк кирәк, маң­гайга язылган язмышым туган як белән бәйле булгандыр инде.

Мин беләм, бөтен кеше дә Сталинны мин хөрмәт иткән кебек хөрмәт итми. Үз вакытында миллионлаган кешенең күз яшьләрен түктергән кеше икәнлегеннән дә хәбәрдармын. Ләкин минем хә­теремдә ул бик изге күңелле, бала җанлы кеше буларак уелып калды. Әгәр теге чакта Сталин ярдәм итмәгән булса, озак һушсыз яткан, өлешчә хәтерен югалткан инәкә­емне мин ничекләр эзләп таба алган булыр идем? — дип тәмамлады хикәятен Гөлсәүдә апа.

Туган якта да Фаягөл апа белән кызы Гөлсәүдәне җиңел язмыш көтми. Сәламәтлеккә туя алмаганлыгын күреп торсалар да (снаряд төшеп шартлагач, аны шартлау көче икенче кат тәрәзәсеннән атып бәрә һәм ул бик озак аңсыз килеш госпитальдә ята), туган якка кайтуга Фаягөл апаны тракторга утырталар. Озак еллар әнә шул авыр хезмәтне башкара ул. Гөлсәүдәсе дә кара эштән башканы белми. Башта авылдаш егете урлап алып китә, аның белән тормышлары барып чыкмыйча аерылышкач, Иске Кыргыз авылыннан Тимергасыйм исемле егет белән язмышын бәйли. Аның белән бик матур гомер кичерәләр. Туксанынчы еллар уртасында Тимергасыйм абыйның да гомере фаҗигале өзелә. Менә шул вакыттан башлап ике дистә елдан артык инде ялгызы гына гомер кичерә Гөлсәүдә апа.

Беренче иреннән туган улы Нефтекама шәһәрендә яши. Үзе дә өлкән яшьтә булу сәбәпле, әнисе янына еш кайта алмый. Бүген гомере буе колхозда терлекче булып эшләп хаклы ялга чыккан Гөлсәүдә апаны социаль хезмәткәр Рима Сәлимгәрәева тәрбияли. Аның үзенчәлекле язмышына битараф булмаган элекке авыл Советы рәисе, тынгысыз һәм игелекле җанлы Өлфәт Авзалов та даими рәвештә хәл-әхвәлен белешеп тора.

Агымдагы елда Өлфәт Сафетдин улы Гөлсәүдә апа белән бәйле тагын бер кызыклы фактны ачыклаган. Баксаң, узган елда Финляндия ярлары буеннан ерак түгел 58 метр тирәнлектә Бөек Ватан сугышы чорында Балтыйк флоты составында булган, дошман минасына эләгеп шартлаган “Щука” совет су асты көймәсе табылган. Аның белән бәйләнеш 1941 елның 5 ноябрендә өзелгән булган. Әле эзтабарлар анда хезмәт иткән совет солдат­ларының исемнәрен ачыклау белән шөгыльләнә икән. Өлфәт Авзалов нәкъ шул су асты көймәсендә Гөлсәүдә Мулла­каеваның 1941 ел азагында хәбәрсез югалган әтисе Зәкәрия Фәүкытдинов та булырга тиеш, дип фаразлый.

— Бөек Ватан сугышы башта мине әтисез калдырса, соңрак инәкәемне дә тартып ала язды. Инде килеп, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлашкан көннәрдә әткә­емнең кайда һәлак булганлыгы да төгәл ачыкланса, җаным тынычланыр иде. Теләгем бер генә: Җир йөзендә беркайчан да сугышлар булмасын, булганнары туктасын иде. Балаларны иң якын кеше­ләреннән аерган, канатларны каерган сугыштан да рәхимсезрәк һәм мәрхәмәтсезрәк башка берни дә юктыр бу дөньяда! — ди Гөлсәүдә апа.
Читайте нас: