+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 апрель 2016, 02:00

Прокурор Низаметдинов мәктәбе

Ул югары вазыйфага дүртенче курста укыган вакытта ук тәгаенләнгән.Үткәннәрне барлап, хатирәләргә бирелгәндә, һәркем тормыш һәм хезмәт юлына хәлиткеч йогынты ясаган остазларын да искә төшерә. Шәхсән минем өчен андый асыл затларның берсе булып Башкортстанның прокуратура органнары ветераны Әкрам Низаметдинов тора. Аның турында истәлекләрне яңартырга форсат та бар. Гомеремдә якты эз калдырып, һөнәри эшчәнлегемә анык юнәлеш биргән, хезмәт баскычларымда ныклы таяныч булган хөрмәтле остазыма шушы көннәрдә 80 яшь тулды.

Республиканың хокук яклау органнарында прокурор Әкрам Низаметдинов яхшы билгеле. Электән бу төр дәүләт хезмәтенә сайлап алу катгый булды, кадрлар, кем әйтмешли, энә күзеннән үткәрелде. Ни өчен дигәндә, таләпләр зурдан, вазыйфага тәкъдим ителүче аларга тулысынча җавап бирергә тиеш. Шул исәптән, үзенең һөнәри белем дәрәҗәсе белән дә. Ә менә Әкрам Низаметдинов прокурор вазыйфасына Свердловск юридик институты Уфа филиалының... дүртенче курсында читтән торып укып йөргән чагында ук тәгаенләнә.

Ә хәзер инде аның тормыш юлын кыскача барлап үтик. Ул 1936 елның 20 мартында Благовар районының Иске Абзан авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылындагы мәктәптә сигезьеллык белем алгач, Күчәрбай урта мәктәбендә укый башлый, 1953 елда аны уңышлы тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты ала. Гаиләдә алар ике бала үсә, абыйсы Әхмәт аңардан дүрт яшькә өлкәнрәк. Әтиләре Габдулла Низаметдин улы 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була, шуңа да әниләре Сәвия Хаҗиәхмәт кызының улларын туган нигездән аерырга теләмәве аңла­шыла. Әмма тормыш моңа төзәт­мәләрен кертә, әлбәттә.

“9нчы гыйнвар” колхозында эшләп йөргән урта белемле егетне 1953 елның көзендә махсус юллама белән Кырмыскалы бухгалтерлар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Берьеллык кыска курслар үткән белгеч тәүдә Сынташ­тамак МТСына урнаша, аннары исә “Октябрь” колхозына бухгалтер вазыйфасына билгеләнә. Өметле яшь кадрга хуҗалыкның ВЛКСМ секретаре эшен дә йөкләтәләр, әлбәттә. Шулай килеп чыга: комсомол аның тормышына ныклап үтеп керә, алдагы язмышына хәлиткеч йогынты ясый. 1957 елда 21 яшендә Әкрам Низаметдинов ВЛКСМның Благовар район комитеты инструкторы итеп раслана һәм бу вазыйфада Совет Армиясе сафларына чакырылганчы була. Өч ел дәвамында СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт иткәндә дә, хәтта взвод командиры вазыйфасын башкарганда да комсомолдан аерылмый: җәмәгать башлангычында частьның комсомол оешмасы секретаре урынбасары итеп сайлана һәм эшен киң колач белән алып бара.

1960 елда туган тарафларга хәрби хезмәтен тутырып кайткач, аны инде комсомолда һөнәри эшчәнлек көтә. Атап әйткәндә, тәүдә районның иң эре хуҗалыкларының берсе булган “БашЦИК” исемендәге совхозның комсомол комитеты секретаре вазыйфасына билгеләнә, аннары 1961 елның сентябрендә ВЛКСМның Благовар район комитеты беренче секретаре итеп сайлана. Әйтергә кирәк, 1963 елда Благовар районы Чишмә районы составына кертелеп, яшьләр оешмасы структурасында үзгә­решләр булгач та Әкрам Низаметдинов комсомол органнарында эшләвен дәвам итә, ВЛКСМның Чишмә идарәсе комитеты секретаре урынбасары була. Шул ук елның августыннан Чишмә район Советы башкарма коми­те­тының мә­дәният бүлеге мөдире булып эшли башлый.

Менә, ниһаять, югарыда телгә алынган гадәттән тыш вакыйгага да якынлаштык. 1963 елда моңарчы югары белеме булмаган Әкрам Низаметдинов Свердловск юридик инсти­тутының Уфа филиалына читтән торып уку бүлегенә укырга керә. 1966 елда өченче курста чакта аны БАССР Прокуратурасына чакыртып алалар.

Мәсьәләнең асылына төшенү максатында Әкрам Габдулла улының шәхси архивында сакланучы бер документка игьтибар итик. Ул – БАССР прокуроры М. Яковлевның РСФСР прокуроры В. Блиновка 1966 елның апрелендә язган рәсми мөрәҗәгатенең күчермәсе. Башкортстан прокуроры язмасыннан күренүенчә, республикада яшәүче милләтләр вәкилләреннән прокуратура органнарына кадрлар туплауда авырлык килеп туган. Мәсь­әләне хәл итүнең юлы бар – кадрларны Свердловск юридик инсти­тутының читтән торып уку бүлеге студентлары составыннан сайлап алу. Бу уңайдан анык кандидатура да күрсәтелә, ул – 1961 елдан КПСС әгъзасы, Чишмә районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мө­дире, әлеге уку йортының өченче курс студенты Әкрам Габдулла улы Низаметдинов. БАССР прокуроры “Низаметдинов прокуратура органнарына эшкә күчәргә ризалык бирде, мәсьәлә, шулай ук, районның совет-партия органнары белән килешенде”, дип яза һәм РСФСР прокурорының бу уңайдан СССР генеральный прокурорына мөрәҗәгать итүен сорый.

Әкрам Низаметдиновның һөнәри язмышы менә шулай иң югары дәрәҗәдә хәл ителә. 1966 елның маенда ул БАССР Прокуратурасына кабул ителә, һөнәри эшчәнлеген Бүздәк районы прокуратурасы тикшерүчесе сыйфатында башлый.
Шунысы үзенчәлекле: бу вакыйгадан бер ел да үтми, БАССР прокуроры иптәш М. Яковлев РСФСР Прокуратурасы җитәкчелегенә Ә. Низаметдиновка кагылышлы янә дә бер рәсми мөрәҗәгать юллый. Монысы инде Бүздәк прокуратурасы хезмәт­кәре Низаметдиновны Шаран районы прокуроры вазыйфасына билгеләү турында. Мәсьәлә, әлбәттә, уңай хәл ителә, институтта читтән торып укучы дүртенче курс студенты, 31 яше дә тулмастан, 1967 елның февралендә район прокуроры булып тәгаенләнә.

Кадрлар билгеләгәндә мондый гадәттән тыш һәм шул ук вакытта күпмедер дәрәҗәдә четерекле хәлләр элек тә булган һәм хәзер дә алар яңалык түгел. Кем әйтмешли, дөнья бит бу, югары вазыйфага үрлә­телгәндә, эшлеклелек сыйфатларын исәпкә алып, кемнәргәдер ташлама да ясалырга мөмкин. Әмма ул акланамы – менә кайда мәсьәлә. Бу очракта әйтәсе килгән фикер исә шул: Әкрам Габдулла улы үзенә күр­сәтелгән ышанычны аклап кына калмый, алдагы хезмәт чорында вазыйфа үтәү йөкләтелгән һәр төбәктә законлылыкны ныгыту буенча фидакарь эшләп, тоташ республикада зур абруй казанды.

Совет чорында район яисә шәһәр прокурорларының аерым төбәктә эшләү вакыты конституцион вәка­ләтләре белән билгеләнә һәм бер срок, гадәттә, биш елга тиң иде. 1972 елда Шаран районы прокуроры Әкрам Низаметдиновның да һөнәри эшләү вакыты чыга. Шуңа карамастан, үз вазыйфаларын югары дәрәҗәдә башкаруын, районда олы абруй казануын исәпкә алып, аны эшкә икенче срокка да калдыралар.

Әйткәндәй, прокурор Низамет­диновның алдагы хезмәт юлында да саклана әлеге тәртип. 1976 елда ул Сибай шәһәре прокуроры вазыйфасына күчерелә, 1984 елның 16 гыйнварында Кушнаренко районы прокуроры итеп тәгаенләнә һәм биредә 1989 елның июленә кадәр эшли.

Бу чор минем хәтердә ныклап уелып калган. Эш шунда: Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, юллама буенча хезмәткә мине Кушнаренко районы прокуратурасына билгеләделәр, 1988 елның 22 августында тикшерүче булып эшли башладым. Хәзер эчке бер горурлык белән шуны әйтә алам: Әкрам Габдулла улы кул астында бер елга якын гына хезмәт салырга насыйп булды, әмма һөнәри эшчәнлектә ул күп нәрсәгә өйрәтте.
Фикеремне дәлилләү максатында шундый мисал китерәм. Әкрам Низаметдинов кулы белән тутырылган прокурор күзәтчелеге актлары төгәл һәм һөнәри яктан оста башкарылуы белән аерыла, шуңа да аларны тоташ республика Прокуратурасында башкаларга үрнәк итеп куялар иде. Гомумән, остазымның һәр гамәлендә югары һөнәри осталык сизелеп торды. Үзенә дә, кул астында эшләүчеләргә дә гаять таләпчән. Безгә, яшь бел­гечләргә, аның кешелеклелек сыйфатлары аеруча якын иде. Бу урында, темадан берникадәр читкә китеп булса да, шуны билгелисем килә: Кушнаренкода прокурор Низаметдинов мәктәбен үтү алдагы һөнәри эшчән­легемә дә зур йогынты ясады. Аның эш алымнарын куллану нәтиҗәсендә һөнәри яктан да камилләштем, хезмәт баскычлары буенча да үсешкә ирешә алдым.

Шулай туры килде, 1997 елда мине остазымның туган төбәге Благоварга район прокуроры вазыйфасына тәгаенләделәр. Аннан соң башка төбәкләрдә дә эшләргә туры килде, ә инде 2008 елдан Благовар районы судында хезмәт салам, хәзерге вакытта районара суд рәисе вазыйфасында.

Тәүге очрашудан соң байтак вакыт үтсә дә, Әкрам Габдулла улы белән бәйләнешләрне өзмәдем, әлбәттә. Аның хезмәт уңышларына куанып тордым. 1989 елда ул Учалы районара прокуроры итеп тәгаенләнде, анда лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Язмышында шул язылгандыр: яшәү урыны итеп Учалы шәһәрен сайлап, шунда төпләнде. Җәмәгате, укытучы Ира Әгъләм кызы белән (ни аяныч, хәзер вафат) ике ул тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге чорда Салават белән Ирек һәркайсы үзаллы тормыш юлында.

Прокурор Низаметдиновның озайлы фидакарь хезмәте лаеклы бәһа­ләнгән. Атап әйткәндә, ул — СССРның юбилей медальләре кавалеры, аңа күп тапкыр РСФСР, БАССР прокурорлары Рәхмәтләре белдерелде, шулай ук тармакның иң югары дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Мәкаләдә соңгы сүз итеп шуны белдерәсе килә: безнең һәркай­сыбызның тормышта остаз сыйфатында ихтирам белдерергә беренче укытучысы, тәүге җитәкчесе бар. Мин остазым итеп беренче прокурорымны, хезмәттә юнәлеш биргән беренче җитәкчем Әкрам ага Низаметдиновны саныйм. Юбилее уңаеннан укучы-шәкертләре, хез­мәттәшләре исемен­нән ихлас тәбрикләп, сәла­мәтлек, ак бәхетләр телим остазга!

Камил Шакиров,
Благовар районара суды рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган юристы.
Читайте нас: