+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 апрель 2016, 02:00

Җирдә без ялгыз түгел...

Шәхсән мин Аждаһаны үз күзем белән күрдем.Төрле могҗизалы хәлләр турындагы язмаларны матбугаттан яратып укып барам. Әлфия Латыйпованың “Кызыл таң”ның быелгы 27 февраль санында дөнья күргән “Җен-пәриләр бар, диләр...” дип аталган язмасы белән танышкач, кулыма каләм алып, балачакта үзем күргән кеше ышанмаслык хәлләр хакында гәзит укучыларга да бәян итәргә булдым.

Мин Авыргазы райо­нының Әпсәләм авылында дөньяга килгәнмен. Җиде яшемә кадәр Корманай авылында үстем. Аннан әнием, мине ияртеп, яңадан Әпсәләмгә, үги әтием янына күченде.
Берчак шулай карт­әтиләремнең ишегалдында уйнап йөрим. Көн чалт аяз. Кинәт ни күзем белән күрим: көне болытлады, көчле җил чыкты, урамнан тузан күтәрелде! Куркуымнан өйгә йөгердем. Кереп, берничә минут утыруга урамда тавыш-гауга купты. Бала-чага кызыксынучан зат бит инде ул: ни булды икән, дип, урамга йөгереп чыксам, анда бер төркем халык җыелып торуын күрдем. Минем кебек малай-кызлар да, өлкәнрәк­ләр дә, әсәрешеп, күккә төбәлгән. “Әнә, әнә, кара, Аждаһа!” — дип кычкырышалар.
Карасам, Чебенле тугай өстендә ниндидер бер юан аркан сыман нәрсә тир­бәлеп тора. Күпмедер шулай торганнан соң, ул өскә күтәрелә башлады һәм болытлар арасына кереп югалды. Аннан көчле яңгыр явып үтте. Өлкәннәр: “Аждаһаны Күк үзенә алды”, – диеште. Үскәч, бу хакта кемгә генә сөйләсәм дә, ышанучы табылмады.
Икенче бер хатирә. Безнең авылда Солтан Рәфыйков исемле бер бабай яши иде. Ул минем үги әтием белән дус булганга, гел безгә кереп йөри иде. Шулай, көзге бер көнне (миңа тугыз-ун яшь булгандыр), ах-ух килеп, безгә килеп керде дә хәлсезләнеп урындыкка утырды. Бераз һушына килеп, хәл-әхвәл сорашкач, үзенең башыннан кичергәннәрне сөйли башлады.
Алдагы көнне ул ниндидер эш белән Солтанморатка, авыл Советына барган. Кайтырга соңлап кына чыккан. Караңгы төшкән. Шулай бер чокырлы урынны үткәндә кинәт яныннан гына ут шары тәгәрәп киткәнен абайлап калган. Шул ук мизгелдә аның тирәсен әллә нинди кара шәүләләр уратып алган. Солтан бабай белгән догаларын укырга тырышып караса да, теле әйләнмәгән. Тәне дә авыраеп китеп, атлый алмый башлаган. Аяклары, хуҗасына буйсынмыйча, бөтенләй икенче якка алып кереп киткән. Шулай итеп, ул Әпсәләмне бөтенләй урап, күрше Дәүләкән районының Хөсәен авылына таба юл алган.
— Колагымда хатын-кыз көлешкәне яңгырый. Үз­ләре күренми. Утырып хәл җыяр идем, аяклар туктамый, алга тарта. Шул рәвешле, тәмам хәлсез­ләнеп, Хөсәен тугаена кадәр барып җиттем, – дип куркынып сөйләде безгә бабай. — Якыннан гына Өршәк елгасы ага. Аякларым шул якка таба тарта башлады. Таң атып килә иде. Шулчак күземә ике җайдак чалынды. Барлык көчемне җыеп: “Туганнар, коткарыгыз!” — дип кычкырдым. Алар, тавышымны ишетеп, миңа таба юнәлде. Шулчак янымдагы кара шәүләләр мизгел эчендә эреп, юк булды; тәнем җиңеләеп китте; аякларым буйсына башлады. Хөсәен авылы кешеләре, өйләренә алып кереп, яткырып йоклатып, чәй эчереп чыгаргач кына Әпсәләмгә кайтырлык хәлгә килдем, — дип тәмамлады ул сүзен.
Башыннан узган вакыйгаларны безгә сөйләп киткәннән соң күп тә узмады, Солтан бабай дөнья куйды. Күпләр: “Зәхмәт кагылгандыр”, — диеште. Ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — юк, һич алдамыйм, үзем ишет­кәннәрне язам. Бу хакта бабайның килене Хәтирә әби Рәфыйкова да бик яхшы хәтерли иде әле.
Менә шундый кеше ышанмаслык хәл-вакыйгаларга шаһит булырга туры килде миңа үз гомеремдә. Шулай булгач, Җир йөзендә кешедән башка аңлы зат юк дип кем әйтер?

Миңневәли РӘХМӘТУЛЛИН.
Солтанморат авылы.
Читайте нас: