+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 апрель 2016, 02:00

Коллектордан куркып, элмәккә үрелмә!

Катлаулы хәлгә юлыккан очракта үз хокукларыңны законлы нигездә яклый белү зарур.Их, ул акча дигәннәре... Кемнәргә генә җитә икән ул? Кемдер чарасызлыктан кредит ала, кемдер ипотекага бата. Болар, әлбәттә, торак, машина алу кебек зур максатларны тормышка ашыру өчен эшләнә. Шунысы кызганыч: берәүләрнең кайвакыт көндәлек чыгымнары өчен дә акчасы җитми һәм ул акча биреп торучы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. “Деньги мигом”, “Деньга”, “Дадим деньги”, “Деньги сразу” – күп алар. Акчасыз кешене ымсындырып, чакырып кына торалар. Анда һәркем диярлек кереп акча алып чыга ала. Паспортың гына булу да җитә.

Алуын алалар да акчаны, аны вакытында кайтара алмаган хәлдә процентлары коточкыч тизлектә үсә башлый. Нәтиҗәдә, кеше алган акчасын унлата, егермеләтә арттырып түләргә мәҗбүр була. Болай да акчасыз кеше аны ничек түләсен? Бурыч каплыйм, дип, өйсез, барлы-юклы мөлкәтсез калган кешеләр дә бар. Ә кайберәүләр бурыч кайтаруны таләп итүчеләрдән куркып, качып йөри... Курыкмаслык та түгел шул, мәсәлән, шушы көннәрдә генә Новосибирск өлкәсендәге вакыйга бөтен илне тетрәндерде.

Үткән елда бер хатын-кыз “Деньги сразу” дигән оешмадан биш мең сум акча алып торган була. Аны түли алмый. Бурычы хәзер 240 мең сумга җиткән икән! Әлбәттә, акча бирүчеләр, коллекторлар аңардан бурыч түләүне туктаусыз таләп итә, яный. Ә 5нче апрельдә өенә битлек кигән дүрт кеше бәреп керә һәм акча таптыра, телефонын тартып ала, унҗиде яшьлек улын, ирен явызларча кыйнап ташлый, хатынның үзен баласы һәм ире алдында көчли... Бу явызлыкны кылган коллекторларга карата җинаять эше кузгатылган.

Кемнәр соң ул коллекторлар һәм аларның нәрсәгә хокукы бар? Коллекторлар фирмалары Русия икътисадында чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде һәм челтәрләре белән бөтен төбәкләрне биләп алды. Бу кешеләр – банклар һәм акча бирүче башка оешмаларга өметсез алачакларын кайтарып бирүчеләр. Кызганычка каршы, бу кешеләрнең хокуклары билгеләнгән билгеле бер закон да әлегә юк. Ничек кенә булмасын, алар берничек тә физик көч кулланып бурыч кайтартучы булырга тиеш түгел. Коллектор – законнарны югары дәрәҗәдә белүче һәм зур юридик тәҗрибәсе булган белемле кеше булырга тиеш. Тиеш... Югарыда телгә алынганча, гел андый кешеләр генә коллектор хезмәтен сайламаган шул. Алар басымы нәтиҗәсендә муеннарын элмәккә тыгучылар да юк түгел...

Бурычлы кешегә карата коллектор нинди гамәлләр кыла ала? Аларның гамәлләре өч өлештән гыйбарәт. Беренчесе – искәртү. Бурычлы кешегә коллекторлар чаралар күреләчәге турында янаулар белән түләнмәгән бурычы хакында искәртүләр җибәрә башлый. Почта аша, электрон адреска, смс белән. Икенчесе – психологик йогынты. Ул коллекторның бурычлы кеше белән, аның җитәкчесе, хез­мәттәшләре, туганнары, танышлары белән сөйләшүләрдән гыйбарәт. Әгәр бу ике ысул да нәтиҗә китермәсә, коллекторлар судка мөрәҗәгать итә. Менә шулай.

Еш кына коллекторлар кешене куркыту алымын сайлый. Ләкин аларның янау-куркытулары күп очракта нигезсез. Мәсәлән, җинаять җаваплылыгы. Аны бик зур сумма бурычыгыз булса гына куллана алалар. Әгәр сез алган акчаларның аз гынасын булса да түли башлагансыз икән, бу сезгә кагылмый. Суд сезгә бурычыгызны түләп бетерүне йөкләтергә генә мөмкин. Икенче куркыту – сезнең бөтен гаилә әгъзаларын банкларның “кара исемлегенә” кертү. Бу, әлбәттә, абсурд. Бары тик бурычлы кешенең генә кредит тарихы бозыла ала. Мөлкәтне конфискацияләү – шулай ук кайбер коллекторларның яраткан куркыту алымы. Бу бары тик суд карары белән генә башкарылырга мөмкин. Ә коллекторлар фирмасы теләге белән түгел.

Шулай ук кешенең теләгенә каршы килеп, аның өенә кереп, ниндидер гамәлләр кылырга коллекторларның да, беркемнең дә хакы юк. Хәтта сез яшәгән урыныгызда пропискада булмасагыз, торакның хуҗасы саналмасагыз да, әллә нинди бурычлы кеше булсагыз да коллекторларга ишек ачарга һәм тупсадан үткәрергә тиеш түгел. Алар бары тик сезне почта яисә телефон аша тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бурычыгыз хакында искәртә ала. Шуңа күрә кол­лек­торларның психологик куркытуларына җитди карарга һәм муенны элмәккә тыгарга кирәкмәс. Ләкин аларның тиешле акчаларны законлы ысуллар белән барыбер кайтарып ала алачакларына тамчы да шикләнмәгез. Шуңа кредитлар алуга җитди карарга, вакытында түләп барырга кирәк. Ә инде югарыда әйтелгән “Деньги сразу” кебек оешмаларга мөрәҗәгать итмәскә тырышыгыз.

Әгәр дә инде бурычыгызны вакытында түли алмадыгыз һәм коллекторлар сезгә карата законсыз гамәлләр кыла башлады икән, курыкмыйча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез. Аларның сүзләрен диктофонга яздырып алсагыз, яки видеога төшерә алсагыз, бигрәк тә яхшы.

Көпә-көндез кешенең өенә кереп, коточкыч җинаятьләр кылыну, әлбәттә, башка сыймаслык хәл. Кайбер коллекторларның бурычлы кешеләргә карата бандитларча гамәлләр кылуы беренчегә генә ишетелми. Шуңа Дәүләт думасында депутатлар язгы сессиядә коллекторларга карата закон чыгарырга ниятли. Хәлләр яхшы якка үзгәрер, дип ышанасы килә.
Читайте нас: