+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 апрель 2016, 02:00

“Зур сәхнә ишекләрен... ирем ачты”

Автор-башкаручы Миләүшә Имашева эстрадага язмыш сынауларын үтеп килгән.

Бүген җырчы булу модага әверелде. Чөнки заманы шундый. Яшьләр телевизордан, Интернет челтәреннән, матур журналлардан сәхнә “йолдызлары”ның мул тормышта яшәгәнен күреп, шуңа кызыгып үсә. Нәфис буй-сынлы асыл затлар, аз гына моңы булган егетләр язмышын җыр сәнгатендә сыный. Дөресен әйтергә кирәк, күпләрнең максаты сәнгатькә, халыкка хезмәт итү түгел, көрәп акча эшләү. Бәлки шуңа күрә җырчылар буа буарлык булса да, моңлы тавышлары, фәһемле җырлары белән истә калганнары сирәктер. Икенче яктан карасаң – бу табигый күренеш. Эре алтын кисәген эзләп табу өчен вагон-вагон тау-таш актарырга кирәк бит. Йөз артистның берсе генә халык сөюен яулавы да табигый күренеш. Шундыйларның берсе – татар эстрадасында тәүге адымнарын гына ясаучы автор-башкаручы Миләүшә Имашева. Күптән түгел Уфада УМПО Мәдәният сараенда аның беренче зур концерты үтте. Ул көнне башкалабызда эстрада “йолдызлары” концертлары барса да, Миләүшә Имашева зал тулы тамашачылар каршында чыгыш ясады. Аның уңышының сере нидә? Бәлки, җырларына сүзләрне, көйләрне үзе язып, үзе башкарудадыр. Нуриман сандугачының тирән эчтәлекле җырлары да, моңлы тавышы да, сәхнәгә килүе дә үзенчәлекле.

– Әти-әнием гармун уйнап, җырлавымны теләде, – ди әңгәмәдәшем. – Апаларым һәм абыем гармун телләрен “саный” белә иде. Аларга кызыгып үстем. Ул чакта уен кораллары дефицит, әмма арзан иде. Хыялымны гамәлгә ашырып, баян бүләк иттеләр. Өченче сыйныфта уйнарга өйрәндем. Беренче җырымны Благовещен хисапчылар курсында укыганда яздым. ”Бөдрә каеннар”, ”Яшермә күзләреңне” җырлары яшьтәшләрем арасында хитка әверелде. Стәрлетамак мәдәният техникумында укыганда “Ак чәчкәләр” җыры язылды. Тулай торак белән бергәләшеп башкара идек. Яңадан-яңа җырлар иҗат иттем. Аларны туганнар җыелганда, табын артында, туйларда башкардым. Зур сәхнәгә чыгу турында уйлаганым да булмады. Тормыш иптәшем Борис ерак араларга йөрүче водитель иде. Аңа багышлап ”Тәгәрмәчләр әйләнә” җыры язылды. Кызганычка каршы, язмыш безне аерды. Унбиш ел терәк-таяныч булып яшәгән ирем мәрхүм булды. Ул чакта төпчегебез Илнарга нибары 2,5 яшь иде. Борисым хакына башлаган эшне җиренә җиткерәсем килде. Шушы максат белән ”Тәгәрмәчләр әйләнә” җырын оранжировкалап, ”Моң” студиясендә яздырдым. Җыр ”Юлдаш” радиосында “Чүмеч йолдыз” тапшыруында югары урынга күтәрелде. Аны бигрәк тә водительләр яратып тыңлады. Беренчедән, тормыш иптәшемә багышлап язылган җырның киң танылу алуына, аны күпләр тыңлавына сөендем. Икенчедән, үз көчемә ныграк ышандым һәм җырлар язып, башкара башладым. 31 җыр кергән беренче компакт-дискым өч мең данә белән чыкты. Концертларым Башкортстан районнары һәм шәһәрләрендә үтә. Уфа тамашачысы да яратып кабул итте. Шуңа күрә бүген тормышта үз урынымны таптым, дип әйтә алам.

Халык күңеленә ятардай җыр язу – җиңел эш түгел. Моның өчен илһам, күңел тыныч­лыгы һәм сәләт кирәк. Шушы өч сыйфатның берәрсе җитешми башласа, сәнгать кешесе иҗади кризис “тырнагына” каба. Ялгызы ике бала тәрбияләп үстергән мөлаем ханымга иҗат итәргә, тормыш авырлыкларын җиңәргә җиңел түгелдер. Шулай да ул яшәргә дә, иҗат утында янарга да көч һәм дәрт таба. Әйткәндәй, улы Илнар өченче сыйныфта укый. Кызы Луиза Башкортстан дәүләт университетында белем ала. Язмыш сынауларын җиңәргә өйрәнгән Миләүшә Динислам кызы җыр язу сере турында да елмаеп сөйләде.

– Кайбер җыр ун минутта языла. Сеңлем туена чакырып шалтыраткач, коймак пешереп торган жирдән ”Сеңлем туе” җыры башка килде. ”Улыма” җыры Илнарым карында чакта туды. Ә “Кызыма” җыры Луизаның 16 яшенә бүләк булды. Кайбер җырларның сүзләрен, көен төнлә торып язып куям. Туган ягым Нуриман районыннан, туып-үскән Чураш авылыннан илһам алам. 2010 елда ”Нуриманым” җырын язып, сабантуйда башкардым. Иҗат кризисы кичермәс өчен заман белән бергә атларга, тулы канлы тормыш белән яшәргә кирәк. Җырның темаларын тормыш үзе күрсәтә. Аларны шәйләп алып, дөрес юнәлештә файдалана белергә генә кирәк. Күңел күтәренкелеге бирүче җырлар язарга тырышам. Җыр ул – программа. Сүз сихри көчкә ия. Әйтелгән сүз, теләк тормышка ашучан. Яхшыга өметләнеп, югары максатларга омтылып яшәргә кирәк. Бәхет ишекләре һәр аткан таңга сөенеп яшәүчеләр алдында гына ачыла.

Миләүшә Динислам кызы осталыгы, тырышлыгы белән күпләргә үрнәк була ала. Төзелештә эшләгән. Бүген фатир ре­монтлауның барлык нечкәлекләрен дә белә. Аңа һәйкәлләрне яңартуны да ышанып тапшыралар. Машина йөртә. Активлыгы, ярдәмчеллеге аңа төшенкелеккә бирелмичә, иҗат итәргә, яшәргә көч һәм дәрт алырга ярдәм итә. Моны күңелләргә үтеп керүче җырларыннан да күрергә мөмкин.
Читайте нас: