+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 Май 2016, 02:00

“Кичер, улым!”

Аңлашу өчен бер җылы сүз дә җитә.Фатыйма гаиләсе белән ялга кайткан улы олы Фәнүрне озатып җибәрүе булды, капкадан урам аша яшәүче Хөршидә килеп керде. Шулай, балаларны озату белән килеп керә дә озак кына утырып чыга күршесе. Хөршидәнең бу гадәтен яхшы белгән хуҗабикә ул ишектән кергәндә чәй яңарта иде инде.

- Киттеләрме? – дип, керә-керешкә сорады Хөршидә.

- Киттеләр... – дип, балалары чыгып киткәч буп-буш булып калган өй эченә карап, көрсенеп куйды Фатыйма.

- Исән йөрсеннәр инде, — дип, гадәттәгечә әйтеп куйды Хөршидә һәм кече яктагы өстәл артына килеп утырды.

- Амин. Амин.

Фатыйманың күзләрендә сизелер-сизелмәс кенә моң чагылды. Балалары атна саен диярлек кайтып торсалар да, шушы озату мизгелләрендә күңеленә никтер моңсулык сарыла шул. Кайтып керүләре рәхәт тә бит, чыгарып җибәрүләре кыен...

Фатыйма, күршесе яратканча, сөтле, куе чәй ясады. Балалары алып кайткан күчтәнәчләрне Хөршидә алдынарак этеп куйды. Фәнүр калдырган шәһәр яңалыклары белән бүлешә-бүлешә, берсен-берсе кыстый-кыстый ике күрше чәй эчте.

- Синең балалар әйбәт шул. Аналарын онытмыйлар. Минекеләр кебек түгел, − дип, елардай булып, авыр гына әйтеп куйды Хөршидә.

Фатыйма эндәшмәде. Әйе, үз балалары атна саен кайтып торган Фатыймага Хөршидә алдында нигәдер кыен кебек иде. Хөршидәнең кызы Алия сирәк-мирәк кайтып киткәләсә дә, улы Дамирның инде ике-өч ел күренгәне юк.
Хөршидә көрсенеп дәвам итте:

- Белмим инде ни кылырга да... Дамирның мине күрәсе дә килми сыман. Шундый да мөртәт булыр икән! Карт көнемдә ташламасыннар иде. Менә синекеләр “әни”, дип өзелеп тора. Ничек аңлашырга улым белән? Берәр киңәш бир әле?

Фатыйма тиз генә җавап бирмәде. Чынаяк юып йөргән җиреннән, тастымалга кулын сөртте дә, Хөрши­дәнең каршысына килеп утырды.

— Киңәш сорыйсың, димәк... Хөршидә, әйтимме улыңның нигә кайтмаганын?

Хөршидә күршесенең каты җавабына әзер иде, ахры, аңардан күзләрен алмады. Аның күңеле дә, бу сорауга җавап эзләп, күптән газаплана иде инде.

— Хөршидә, син, кайткач улыңны ничек каршы аласың? Син шундый, син мондый, булдыксыз, янәсе. Баш­ка­ларның балалары белән чагыштырасың. Тауга карап тау булып булмый. Синең Дамирың менә дигән. Бозылып-нитеп йөрми. Заводта әйбәт кенә эшләп йөри. Барысына да персидәтел малае кебек түрә булырга димәгән. Аның малаен укытырга бөтен колхоз эшләде заманында. Ә синеке белән минекеләрне үзебез генә тарттык.

Хөршидә нидер әйтергә теләгән иде, ык-мык килде дә, күршесенең хаклы сүзләрен тыңлады.

— Аннары, беләсеңме, үпкәләмә, күптән әйтәсем килә иде. Балаларың үскәндә бик җиңел яшәдең. Үзең теләгәнчә генә. Хәзер шуның нәтиҗәсен күреп, яшь агызасың. Дамирның атасын аз гына эчә башлагач та читкә типтең. Дамирга атасы белән күрешергә бирмәдең. Икенче иргә чыккач, аңардан үз балаңны кактырдың. Якламадың. Дамир белән Алияңне тигез күрмәдең. Тагын ирдән иргә йөрдең.

Хөршидә бу хәтле авыр сүзләргә түзмәде. Кызарынды-бүртенде. Урыныннан торып басты да, тавышын күтәребрәк:

— Сиңа җиңел... Гомерең буена яхшы ир белән яшәдең. Минем урында булсаң, ни дияр идең икән? —− диде дә, чыгарга юнәлде.

— Хөршидә, мин көмеш булганга ирем алтын булды, беләсең бит. Эчә башлагач, аз көрәшмәдем аның өчен. Үз бәхетемне үзем төзедем. Ә син ачуланма миңа. Минем туры сүзле икәнемне беләсең. Мин сиңа начарлыкка әйтмим. Үзең киңәш сорадың бит Дамир турында. — Фатыйма күңеле кителгән Хөршидәне озата чыкты. — “Синең урында булсам, ни кылыр идең?” — дисең. Шундый балачагы өчен Дамирдан гафу үтенер идем. Ә ул аңлар иде. Кичер мине, улым, дияр идем. Тезләнеп Ходайдан кичерүен сорар идем. Улымның күңе­ленә мәрхәмәт салуын сорар идем... Чынлап та, Хөршидә, кулыңда теле­фоның бар. Шалтырат улыңа...

Хөршидә күршесенә күтәрелеп карамады, саубуллашмады. Хәтере калганы йөзенә чыккан иде. Фатыйма иңнәре иелгән, аркасы чыккан күр­шесенең урам аша әкрен генә өенә кереп киткәнен артыннан кызганып карап калды. Ничектер, күршесенә каты бәрелгәне өчен аңа бик кыен булып китте. Ялгызы картаеп барган Хөршидәне ихлас күңелдән жәлләп куйды.

Бу сөйләшүгә бер-ике көн үтсә дә, Фатыйма күңелендә кузгалган авыр тойгылардан тиз генә арына алмады. “Нигә, киңәш бирәм, дигән булып, Хөршидәгә авыр сүзләр әйттем соң?! Нигә үпкәләттем?!” — дип үкенә дә башлады. Тик бер-ике көннән Хөршидә йорты каршына ерактан кайткан улы Дамирның машинасы килеп туктагач, тәрәзәдән карап торган Фатыйма җиңел сулап, үзалдына елмаеп куйды: “Аңлашканнар кебек күршеләр, рәхмәт яугыры... Ярый әле, Хөршидә киңәшемне тоткан...”
Читайте нас: