+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 Май 2016, 02:00

Үч алу

Хатын-кыз мәкерлегеме, әллә азгынлык нәтиҗәсеме?Әй беркатлы да соң бу адәм балалары! Кайбердә сабый бала кебек алданып, икенче берәүләр тарафыннан “төп башына” утыртканны сизми дә калалар. Икенчеләрен комсызлыгы һәм бер үк вакытта саранлыгы харап итә. Хәмзә Мәрҗәнович белән булган хәл тагын да аяныч­лырак. Байлыгына чыдый алмыйча, тагын да рәхәтрәк тормыш артыннан куып, язмыш аны... Хәер, сүзне баштан башлыйк әле.

Хәмзә Әюпов совет чорында бик зур түрә иде. Байтак еллар сәүдә өлкәсендә эшләде, ниндидер предприятие җитәкчесе дә булды. Андыйлар турында, һәркем­нең ишеген аяк белән тибеп ачып керә торган кеше, дип тә әйтәләр. Шәһәр читендә яхшы йортта яшәде. Өенә кергәнем булмады, әмма күргән кешеләр Хәмзәнең бай йортын оҗмах белән тиңләде.

Әюпов үз буйсынуындагы кешеләргә карата бик кырыс иде. Эшчеләре, хезмәт хакларын вакытында алалмагач, урамга чыкты, митинглар оештырды. Ул аларны рә­химсез рәвештә полиция ярдәмендә “тынычландырды”. Чөнки, ул чорда намус кына түгел, законнар да юк иде.

Ике улын өйләндерде, кызын кияүгә бирде. Гөрләтеп туйлар үткәрделәр. Кунаклары “җиде патшалык” иленнән дә килде. Радио-телевидение “герой”лары булдылар. Тик, башка җитәкчеләрдән аермалы буларак, депутат булып сайлана алмады. Халык риза булмады.

Һәрнәрсәнең чиге була, дигәндәй, Хәмзә Мәрҗәнович та, лаеклы ялга туктагач, күктән җиргә төште. Күрше­ләре белән дә исәнләшә башлаган, диләр. Үзенең башына килгәндерме, бай абзый берничә ел элек мөлкә­тен балаларына бүлеп бирү турында уйлана башлады.

Хәмзә Мәрҗәнович, ниш­ләптер, өч баласы арасыннан кызын ныграк яратты. Еш кына серләре дә уртак булды. Алар ярты сүздән аңлашып, бер-берсенә ышаналар да иде. Әти кеше, озак уйлап тормастан, мөлкәтне өч баласына да тигез итеп бүләргә карар итте. Тик бер нәрсә комачаулый: аяклары сыз­лый.Тиешле документларны ничек әзерләргә?

— Ул эшнең бер авырлыгы да юк. Нотариуска барып, кызыбызга доверенность яз да ул һәммәсен дә син теләгәнчә башкарыр, — ди хатыны Әминә ханым.

Хәмзә Мәрҗәнович бу тәкъдимгә ризалаша. Кызын чакырып ала да барысын да аңлатып бирә. Юридик белемгә ия булган Алия мондый җаваплы эшнең бер авырлыгы да юклыгын белдергәч, әти кешенең күңеле тулып куя.

Икенче көнне үк нотариуска баралар. Ышаныч язуы алына. Хәмзә үз исәбендәге миллионнарча сум акчасын, акцияләрен, фатирын, үз предприятиесендәге мөлкә­тен өч баласына бүлеп бирү турында документлар әзер­ләүне кызына ышанып тапшыра.

Алия дә, күрәсең, үзенең холык-фигыле белән әтисе­н­­нән ерак китмәгәндер. Кирәкле кешеләр белән тиз аралаша белә, усал сөй­ләшергә һәм куйган максатына ирешү өчен бер каршылыктан да курыкмаска өйрәнә. Башланган эшнең уңышлы баруы хакында көн саен диярлек әтисенә хәбәр итеп тора. Айдан артыкка сузыла мөлкәт бүлү эше. Тик күпмедер вакыт узгач, Алия, моңа кадәр булган тәртипне бозып, әтисенә шалтыратмас була. Сеңлесенә дип ике генә көнгә кунакка киткән Әминә дә, нишләптер, өченче, дүртенче көнне дә кайтмый, кесә телефоны аша җибәргән хәбәр дә серле һәм сәер тоела Хәмзәгә. Көт, “тиздән” кайтырмын, дип язган бит. Ул тиздән дигәненә дә тагын ике атна уза. Төрле шөбһәле уйлар килә Хәмзә Мәрҗә­новичның башына.

Шулай да, утны-суны күп кичкән Хәмзә Мәрҗәнович мондый билгесезлекнең нәрсә аңлатканын берзаман төшенә башлый. Ни дисәң дә, хатын да, кыз да эзсез югалдылар бит. Полициягә барып гариза яза. Әмма погонлы кешеләр дә Хәмзә Әюповның болай алдануына ышанмый. Бер ай дигәндә аны тикшерүче чакырта.

— Сезнең кызыгыз белән хатыныгызның эзенә төштек. Зинһар борчылмагыз, исән-саулар. Әлеге вакытта Америкада яшиләр. Ниндидер кондитер фабрикасы да сатып алганнар, — ди тикшерүче үз каршында манма тиргә батып утыручы Хәмзәгә.

Әюпов, бу хәлләрне ишеткәч, нәрсә уйлагандыр — моны ул үзе генә белә. Хәмзә Мәрҗәнович, йомшак креслога башын салып, аңын югалта башлый. Табиб чакырталар. Дәваханәгә барудан баш тарта ул. Хәл алгач, тикшерүче барысын да аң­латып бирә аңа. Ыша­нычнамә белән кызы әтисенең барлык мөлкәтен үз исеменә күчерә. Хәтта ике улының да фатирын сатуга куярга өлгерә.

Көч-хәл белән үзе яшәгән йортның капка төбенә кайтып төшә Хәмзә. Үзенә каршы килүче ир белән хатынны да, ярдәм итәргә телиләр, күрәсең, дип уйлый. Алар башта Хәмзәдән аның әлеге йорт хуҗасы түгелме икәнлеген сорыйлар. Аннары, Әюпов яшәгән зур ихаталы хуҗалыкның сатылуын хәбәр итеп, үзләрен яңа хуҗа итеп таныштыралар.

Кыскасы, Әюпов та, әтиләре бүләк иткән фатирларны үз исемнәренә теркәтеп рәсмиләштерергә өлгермәгән уллары да мөлкәтсез кала.

Сөеп кенә үстергән кыз ни өчен әтисен һәм абыйларын шундый хәлдә калдыра соң? Әминә Хәмзәнең икенче хатыны икән. Алия — Әминәнең беренче иреннән туган кыз...

Хәмзә Мәрҗәнович ярый әле авылда әтисеннән калган иске йортны сатмавына шатлана. Ул әтисе йортына күченеп кайта. Бераздан Америкага качып киткән хатыныннан бандероль ала ул. Онытмаган, димәк, сагына торгандыр, дип эчтән генә куана. Акча фәләнне посылка белән салмас, әллә үзләре янына чакырырга уйладылар микән, ниндидер видеокассета да бар бит, дип шатланып та куя. Әмма кулына эләккән фотоларны күрер-күрмәс күз дә тиз таный. Анда Хәмзәнең сөяркәләре белән ничек күңел ачып йөрүләре төшерелгән. Монысы бик йомшак әйтелгәне генә. Ә видеоны карарга кыюлыгы җитми аның. Алдан ук белә ул анда нәрсәләр тасвирланганын.

Ниһаять, барысы да аңлашылды Хәмзәгә. Барлык мөлкәтеннән колак кагуының сәбәбе үзенең азгынлыгында, гаиләсен мыскыл итүдә. Димәк, карт көнендә Әминәсе үчне шулай алган.
Читайте нас: