+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 Май 2016, 02:00

Бай

Петр Петров 67 меңнән артык туганы булуын ачыклаган.Уфалы Петр Петров – шәҗәрә төзү буенча Русия рекордсмены. Ул төзегән шәҗәрәдә биш йөздән артык ватман кәгазе кулланылган һәм 67 мең 225 кешенең исеме язылган!

Нәсел агачы белән кызыксыну бик гади башлана. Туган авылы Кырмыскалы районындагы Николаевкага чыннан да аның өч бабасы нигез салганмы, дигән сорауга җавап эзләү максатыннан тотына ул бу эшкә.

Архив мәгълүматлары белән эш итә башлагач, нәкъ шулай булуы ачыклана. Бу 1998 ел була. Мавыгуы шулкадәр көчле була ки, стоматолог һөнәренә тугры калуына карамастан, Петр Иванович көн саен уку залына йөри. Хатынының ата-бабаларын таба, ерак туганнарының тамырлары да ачыклана. Шулай итеп ул 1673 еллардагы мәгълүматларны да барлауга ирешә. Билгеле актерлар Владимир Стеклов һәм Елена Драпеко, шагыйрьләр Константин Иванов, Яков Ухсай кебек шәхесләрнең нәсел җепләре белән ерак туганлык элемтәсе барлыгын белү эзләнүче өчен һич көтелмәгән куаныч була.

– Кешеләр бер-берсе белән бәйле, – дип саный Петр Иванович. – Тамырларны тирәнтен өйрәнә башласаң, кешеләр арасында үзара бәйләнеш ачыла.

Моңа түбәндәге мисалны китерергә була. Петр Петров озак еллар инде П. М. Миронов исемендәге чуваш якшәмбе мәктәбендә укыта. Биредә ул хезмәттәшләренең шәҗәрәләрен тикшереп, бер тамырга барып тоташуын ачыклый һәм укытучыларны аптырата. Эзләп тапкан кешеләрнең һөнәре, нәрсә белән шөгыльләнүе, ни сәбәпле үлүе, хәтта буе, авырлыгы, турындагы барлык мәгълүматны Петр Иванович теркәп бара. 25 буынга кадәр ата-бабаларының тормыш-көнкүрешен өйрәнгән табиб.

Генеалогик агачны төзү өчен 20 ел вакыт үтеп киткәнен дә сизми эзләнүче.

– Метрик китаплар һәм ревизия язмалары – мәгълүматның төп чыганагы, – ди Петр Петров.

Метрик китапларда нигездә кешенең туган көне, никахлашуы, вафаты турында мәгълүмат булса, ревизия язмалары гаилә әгъзалары хакында белергә мөмкинлек бирә икән.

– Авыллардагы аксакаллар сөйләгәнне эшкәртү авыррак. Компьютердагы махсус программа ярдәмендә моны эшләп була. Ләкин туганлыкны ачыклау өчен бер кешене генә түгел, ә барлык авыл халкын программага кертергә туры килә, – дип аңлата тәҗрибәле шәҗәрәче. –Баштагы елларда эшне дөрес оештырмаганмын. Өч ел архивларда утырып эзләп тапкан мәгълүматны биш минут эчендә ул чакта исән булган, олыгайган әби-бабайлардан белеп булган, – ди Петр Иванович.

Ата-бабалары тормышын, тарихын өйрәнү теләге белән башланган эштә Петр Петров уйландырырлык ачышлар ясый. Шуларның берсе, мәсәлән, бу тормышта бернәрсә дә эзсез үтми икән.

– Үткән белән киләчәгебез бер-берсенә бәйле. Нәселдәге проблемалар, чирләр, тәртип бозулар киләчәк буынга йогынты ясый. Буыннар чылбырын төпле тикшереп, шундый нәтиҗәгә килдем. Начарлык кылган кеше тәүбәгә килеп, гафу итүне сорарга тиеш, аннары изге гамәлләр башкарып, явызлык эстафетасын туктатырга бурычлы, – ди Петр Петров.

Башкортстанның шәҗәрә төзү остасы Русия телеканалында барган “Сам себе режиссер” тапшыруында берничә тапкыр җиңү яулаган. Ләкин шәҗәрә төзү Петр Петровның төп эшчәнлеге белән берничек тә бәйле түгел. Ул — табиб һәм Башкортстан дәүләт медицина университеты каршындагы дипломнан соң белем бирү институтында эшли. Ә нәсел тарихы белән кызыксыну яраткан эшенә әверелгән.
Читайте нас: