+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 июнь 2016, 02:00

“Уяндыкта мәхәббәтемне очраттым!”

Днепропетровск өлкәсенең Снежное шәһәреннән килеп, Илеш районында яшәүче Елена Сыроватская шулай ди.

Елена Сыроватская Илешкә 2014 елның июлендә “Качаклар” программасы буенча күчеп килгән. “Ике ел эчендә Уяндык — икенче йортыма әйләнде. Снежноеда барган сугышлар тукталып, фронт линиясе көнбатышка табарак күчсә дә, мин туган шәһәремә әйләнеп кайтырга ашыкмыйм”, — ди Елена Михайловна. Моның сәбәбе бар. Кече кызы Маргарита узган ел Башкортстан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетына укырга кергән. Елена Михайловнаны аңларга була: җан җимешен ташлап, ничек туган ягына кайтып китә алсын инде ул? Аннары, Уяндыкка килеп ярты ел үтүгә, ул үзенә иш булырдай ир-егетне — Рәүф Галиуллинны очрат­кан. Өченчедән, Елена Михайловна ике ел вакыт эчендә Уяндыкны үз итәргә өлгергән. Бүген ул биредә “Ал роза” кунакханә комплексында хезмәт сала, бер үк вакытта Европа күләмендә танылган җырчы Алсуның Уяндыкта яшәүче әнисе Разия Исхак кызына хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә. Елена Сыроватская белән мин дә шунда — Разия Сафина йортында очраштым.

Мин килгәндә түгәрәк кенә гәүдәле, ачык йөзле Елена Михайловна бакчада җиләк утырта иде. Разия Исхак кызы да шунда булаша. Максатлары — кышка җитәрлек экологик чиста яшелчә-җимеш үстерү икән.

— Ике ел вакыт эчендә без Елена Михайловна белән чын ахирәтләргә әйләндек. Бөтен эч серләребез уртак, ашарга да бергәләп пешерәбез, яңа рецептлар уйлап чыгарып мәш киләбез. Елена Михайловна, башка һөнәр иясе булса да, ашарга бик тәмле пешерә. Ул мине җитезлеге һәм күндәмлеге белән сокландыра. Кыскасы, аның белән әллә нинди эшләр майтарырга була, — ди Разия Исхак кызы һәм: “Җиләкләрне үзем утыртып бетерермен, барыгыз, иркенләп сөйләшегез”, — дип, безне Европача салынган ике катлы йортына кертеп җибәрә.

— Елена Михайловна, ике ел вакыт узса да, туган йортыгыздан чыгып киткән көн бүгенгедәй хәтерегездәдер. Авыр булса да, шул вакытларны искә төшереп китик әле, — дип сүз башлауга ул, бер ноктага төбәлеп бераз уйланып торды да, сөйләп китте:

— 2014 елның 25 июле, йортыбыздан җиде чакрым ераклыкта гына Амстердам-Куала-Лумпур очкычы шартлап төшеп, төп-төгәл бер атна вакыт үткән чак иде. Тирә-якта сугыш бара, анда-санда бомбалар төшеп ярыла, очкычларның шомлы тавышы йөрәкне яра, бөтен халык Русиягә таба агыла. Нишләргә белми аптыраган көннәрнең берсендә танышым шалтыратып: “Русия Донбассның чыгарылыш сыйныф укучыларына 1500 бюджет урыны тәкъдим итә икән. Маргаритаңны шунда урнаштырмый­сыңмы соң? Иртәгә юлга кузгалабыз. Ике урын бар, барсагыз, сезне дә алабыз”, — дип тәкъдим итүгә, 11нче сыйныфны тәмамлаган баламның арытаба язмышын күзаллап, ике дә уйлап тормастан, Русиягә чыгарга ризалаштым. Ризалашуын ризалаштым, тик биредә калучы әнкәем белән өлкән кызымны (ул бу вакытта инде гаиләле иде) уйлап, төн буе керфек тә какмадым. Ахыр чиктә: “Кызымны Ростов Көньяк федераль университетына урнаштырам да, кире кайтам”, — дип, үз-үземне тынычландырып, таң алдыннан гына йокыга киттем.

Иртәнге алты тулар-тулмастан ук уяндым да ихатага чыктым. Тирә-як тып-тын. Офыкта кызарып кояш чыгып килә. ”И Ходаем, дөньялар шулкадәр матур. Кемнәргә кирәк икән бу сугыш?” — дип уйларга да өлгермәдем, Көнчыгыш Украина ягыннан бер хәрби очкычның гүләп безгә таба килгәнен ишетеп алдым. “Инде, Ходаем, үзең сакла!” — дип, ашыга-ашыга өйгә кереп киттем, һәм, кызымны йокысыннан уятып, юлга әзерләнә башладым.
Ул арада безне озатырга әнкәй дә килеп җитте. Капкадан чыгып барганда, сизенгәндәй:
— Кызым, кире кайтасыңмы? — дип сорады.

— Нинди сорау ул, әнкәй? Әлбәттә, кайтам! Маргаританы урнаштырам да, өч көннән кайтып җитәм. Күрәсеңме, әнә, бакчада күпме яшелчә-җимеш үсеп утыра. Мин булмасам, алардан кем кышка җитәрлек кайнатма-салатлар эшләр соң? — дидем. Шулай дидем диюен, әмма газизләрдән-газиз әнкәмә биргән вәгъдәмдә тора алмадым...

Исән-имин генә чикне үтеп, Рос­товка килеп җиттек. Тик биредә безне күңелсез хәбәр көтеп торган булып чыкты. Көньяк федераль университетында бюджет урыннары тулган икән. Ставропольгә барырга киңәш итәләр. Без, ерак дип, анда бармадык. “Укырга керә алмадык, кире өйгә кайтабыз”, — дип, Снежноеда калган өл­кән кызга шалтыраттык. Ул яшь аралаш: “Берүк кайта күрмәгез. Монда көне-төне атыш. Украина армиясе һөҗүм итә. Без үзебез дә Көнчыгыш Украинага чыгу ягын карыйбыз”, — дигәч, чик буендагы качаклар лагерена барып урнашырга мәҗбүр булдык.

Анда бер атналап яшәдек. Бер көнне Русия федераль миграцион хезмәт вәкилләре килеп, Уфага барырга тәкъдим иттеләр. Өйгә кайтыр юл ябык булу сәбәпле, ризалашмый чарабыз калмады.

Башкортстан безне якты йөз белән каршы алды. Уфада Украинадан килгән берничә гаиләне Илеш районына алып киттеләр. Башта һөнәр­челек лицее тулай торагында яшәт­теләр, аннары Уяндыкка алып килделәр. Кызым “Ал роза” кунак­ханәсенә — официант, мин җыеш­тыручы булып эшкә урнаштым. Алга китеп шуны да әйтим, без Башкортстанга килеп җиткәндә югары уку йортларына имтиханнар тәмамланган иде. Шуңа да кызым ул елны укырга керә алмады. Узган елдан гына ул — Башкортстан дәүләт педагогия университеты студенты.

Уяндык мине, иң беренче чиратта, саф һавасы һәм күркәм табигате белән әсир итте. Бирегә килеп эшли башлагач, мин Уяндыкның танылган нефть магнаты Рәлиф Сафинның туган авылы икәнлеген белдем. Рәлиф Сафин турында ишеткәнем булмады. Ә менә Алсуның иҗаты белән якыннан таныш идем. Дөрес, Украинада яшәгәндә: “Бер көн килеп, Алсуның әти-әниләренең йортында яшәрмен дә, аларга үз кулларым белән әзерләнгән ризыкларны ашатырмын”, дигән уйның ялгыш та күңелгә кереп чыкканы юк иде.

Ярты ел “Ал роза”да җыештыручы булып эшләгәннән соң мине Разия Сафина үз йортына эшкә алды. Бая ул безнең мөнәсәбәтләребез турында әйтеп үтте инде. Мин шуны гына әйтә алам: бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен! — дип тәмамлады сүзен Елена Михайловна.

— Бездә, татарларда, “Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир” дигән бик мәгънәле мәкаль бар. Сез дә туган җирегезне сагынасыздыр, Елена Михайловна, шулаймы?

— Сагынмаган кая инде ул! Ярты җаным — монда, яртысы анда — туган җиремдә. Фронт линиясе безнең тирәдән киткәч, әни һәм өлкән кызым гаиләсе белән кабаттан Снежноега күченеп кайттылар. Бәхеткә күрә, шәһәр уртасында урнашкан булганлыктан, йортларына зыян килмәгән иде. Ә минекенә йорт-җирсез калган танышларым урнашты.

Өч көннән кайтып җитәм дип китсәм дә, туган ягыма кабат төгәл ел ярымнан соң — быел февральдә генә әйләнеп кайтырга насыйп булды. Андагы җимерек йортларны һәм биналарны, ачлык-ялангачлыкны, урамнардагы исәпсез-хисапсыз чокырларны, пычраклыкны күреп исем китте. Бик авыр анда бүген тормыш. Бигрәк тә өлкән кешеләргә авыр. Минем күршем, мисалга, Донецк Халык Республикасы билгеләгән пенсия исәбенә яши. Ә аның күләме нибары... 1800 сум! Ә хаклар Русиядәге кебек үк. Эшсез кешеләрнең (Донбасста алар аеруча күп) андый кереме дә юк. Алар Русиядән килгән гуманитар ярдәм исәбенә һәм үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимеш белән тукланып җан асрый. Почта хезмәте бөтенләй эшләми, мобиль бәйләнеш, ут, су, табигый ягулык белән өзеклекләр еш була. Белмим, кайчан аягына баса алыр икән ул безнең Донбассыбыз? Кайчан тернәкләнер, кайчан гына элекке хәленә кайтыр икән? Туган шәһәремнән мин әнә шундый авыр уйлар белән әйләнеп килдем.

— Тормышлар бик авыр булгач, нигә әнкәгез белән кызыгызны да үз яныгызга күчермисез соң?

— Бу сорауны миңа бик еш бирәләр. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, бу бик җиңел генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Чын дөресен әйткәндә, әнкәйнең чит җирләрдә үлеп каласы килми. Кызның да тамырлары шунда бәйләнгән. Аның — ире, иренең — әнисе, әнисенең тагын бер кызы, ә ул кызның авыру әнкәсе булган ире бар. Шулай булгач, монда ничек күченеп килә алсын алар? Аларны монда алып килү — шаулап үсеп утырган агачны төбе-тамыры белән йолкып алуга тиң булыр иде. Иң кызганычы шул, Донецк Халык Республикасында халыкара банк эшләмә­гәнлектән, мин аларга акчалата ярдәм итә алмыйм. Шуңа, бик авыр чакларда, сүз белән юатырга гына кала.

— Сугыш чыкканчы тормышлар ничек иде? Сез кайда эшли идегез?

— Барысы да әйбәт иде. Мин супермаркетта мөдир булып эшләдем. Язмыш юлым кискен борылыш ясар да, Русиянең кечкенә, әмма бик тә күркәм бер авылында яшәрмен, дип һич кенә дә уйламый идем. Маңгайга язылган язмышым шулай булгандыр, күрәсең...

— Маңгайга язылган язмыш, дигәннән. Ишетеп белүемчә, сез биредә башлы-күзле дә булгансыз икән.
— Нәкъ шулай. Мин килгәндә Рәүф “Ал роза”да эшләп йөри иде. Бер көнне район үзәгенә барышлый мине тукталышка кадәр җиңел машинасына утыртып алып чыкты. Сөйләшеп киттек. Сүз ара сүз чыгып, мин аның аерылган ир икәнлеген белдем, үземнең дә кияүдә түгеллегемне әйттем. Ул шундук: “Кабат күрешә­безме?” — дип сорады. Мин каршы килмәдем. Менә шулай очраша башладык. Ел ярым инде бергәбез. Иске Кыргыз авылында яшибез.

Менә шулай, җан өшеткеч сугыш та кайчак кешеләрне бәхетле итә алу сәләтенә ия була икән. Кызык та, кызганыч та инде бу дөнья!
Читайте нас: