+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 июнь 2016, 02:00

Ашый торган батарея һәм суда эшләүче двигатель

Яшь тикшеренүче Артур Әхтәмов көнкүрештәге гади әйберләрдән катлаулы механизмнар кора.

Бөек галим, рәссам, уйлап табучы Леонардо да Винчи XIV гасыр ахырында – XV гасыр башында яшәгән. Ул парашют, очкыч, автомобиль сызымнарын эшләгән. Үзе яшәгән чордан берничә гасыр алга карап фикер йөртүче феномен-галимнең хезмәтләре әле булса өйрәнелеп бетмәгән. Баксаң, үзебезнең арада да гаҗәеп сәләтле уйлап табучылар яши икән. Шуларның берсе – Уфадагы 93нче гимназия укучысы Артур Әхтәмов. Ул быел 9нчы сыйныфны тәмамлый. Егет белән төбәкара күргәзмәдә таныштым. Артур, тикшерүче булудан тыш, журналист та, спортчы да. Радио һәм телевидениедә тапшырулар алып бара. Көнчыгыш көрәш төре айкидо буенча казанышлары өчен Кырымда “Артек” балалар үзәгенә ял итәргә җибәргәннәр. “Русиянең сәләтле балалары” энциклопедиясендә аның турында мәкалә басылган. Кул астында булган гади генә әйберләрдән, азык-төлек, яшелчәдән югары технологияләр “тудыра” ул. Аларның кайберләре белән мин дә таныштым.

Артур 2нче сыйныфтан бирле педагог Фоат Идрисовның “Биктырыш” балалар техник сәнгате үзәгендә “Яшь тикшерүче” берләшмәсендә шөгыль­ләнә. “Кояш батареяләре” тикшеренү проекты белән “Фәнгә старт!” төбәкара конференциясендә катнашып, җиңгән. Артурның эшләре Мәскәүдә үткән “Леонардо” Бөтенрусия фәнни ачышлар һәм башлангычлар фестивалендә төп призга лаек булган.

Аның әлеге күргәзмәдәге эшләре дә бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Бәрәңге, алма, әфлисун аша үткән тимерчыбык электрон сәгатьне эшләтә. Яшь уйлап табучы мондый могҗизага шулай аңлатма бирде.

– Экологиягә зыян салмаучы энергия чыганакларын уйлап табу – көн таләбе, – диде ул. – Шушы мәсьәләне хәл итү максатында “Ашый торган батареяләр” проекты белән шө­гыльләндем. Черкассыдагы чүплектән телерепортаж әзерләгәндә файдаланылган батареяләргә тап булдым. Мәгълүм булуынча, бер батарея 400 литр суны һәм 20 метр радиуста җирне агулый. Алар махсус эшкәртелергә тиеш. Кызганычка каршы, әлегә бездә бу мәсьәләгә игътибар җитеп бетми. Энергиянең башка чыганакларын файдаланганда, мондый күренешкә чик куярга мөмкин. Һәр азыкта диярлек кислота бар. Аларны гади гальваник элемент (электр тогының химик чыганагы) буларак файдаланырга мөмкин. Яшелчә-җимешне ничек батареягә әйләндерергә? Ике электродны (бакыр һәм цинк) тимерчыбык ярдәмендә яшелчә-җимешләргә тиешле тәртиптә тоташтырам. Ашый торган батареянең сыйфатын гальванометр белән тикшерергә мөмкин. Табигый энергия чыганаклары сынатмый. Әйтик, бер бәрәңгедә электрон сәгатем елга якын эшләде. Яктылык-диодлы лампалар файдаланам. Мәсәлән, безнең Яңа ел чыршысындагы гирлянда мандариннардан алынган энергия исәбенә янды. Белемемне тормышта да нәтиҗәле кулланам. Көнкүреш техникасы, мебель җыя алам. Күптән түгел әтием белән кер юу машинасын төзәттек.

Артур туктаусыз эзләнә. Аның хыялы – киләчәк автомобиле, ягулык урынына су сарыф итүче гидромобиль ясау. Эшләү рәвеше бик гади. Бензин багына су салына. Ул электролизер белән водородка һәм кислородка аерыла. Нәтиҗәдә, двигатель водород сарыф итә. Агулы төтен урынына пар гына чыга. Чит илләрдә водородта йөрүче автомобильләр һәм ягулык тутыру урыннары да бар. Мондый техника җитез йөри. Артур әле гид­ромобильнең кечкенә моделен эш­ләгән. Максаты – зурны җыю. Тырыш, үз алдына югары максатлар куеп яшәүче егеткә уңышлар телибез.
Читайте нас: