+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 июль 2016, 02:00

Әтиле әтисез үткән гомер

Балачагы катлаулы булса да, Рәйсә Пфайферның бүгенгесе бик тә бәхетле.Миякә районының Богдан авыл Советына караучы Чирәштамак авылында туып-үскән Рәйсә Әхмәтшина ике дистә елдан артык Германиянең көнбатыш өлешендәге зур булмаган Кобруг шәһәрендә мул тормышта яши. Монда аны Раиса Пфайфер һәм ихлас аралашучан, актив ханым буларак беләләр.

...1948 елның 10 июлендә күп балалы гаиләдә дөньяга килеп, төпчек кыз булып үскән Рәйсәнең язмышы “Үги кыз” әкиятен хәтерләтә. Хәер, ул кичергәннәрне тулысынча чагылдырыр өчен әкият кысалары гына җитмәс, зур бер роман кирәк булыр иде.

— Башлангыч сыйныфларда укыганда, бүген аңлавымча, педагогик әдәп дигән төшенчәнең нәрсә икәнен дә белмәгән укытучыбыз мине искиткеч авыр хәлгә куйды. Һәммәбезне берәм-берәм бастырып, әти-әниләребезнең кемнәр булуын, кайда эшләүләрен сораша башлады. Әниемнең ире, өлкән туганнарымның әтисе Ардуанша Әхмәтшин Бөек Ватан сугышында һәлак була. Мине 33 яшендә ирсез тапкан әнием аның кызы итеп яздыра. Биш яшемә кадәр мин, сугыштан соң өч ел узгач туган кыз, үземне әтием сугышта үлгән дип йөрдем. Биш яшемдә, тупас итеп әйткәндә, “уйнаштан туган” бала икәнемне белдем. Әлбәттә, ул чакта сабый акылы белән бу фактка әллә ни зур игътибар бирмәгәнмендер. Укытучыбыз бастыргач та, аны-моны уйламый: “Әтием сугышта үлгән”, дип әйтеп салдым. Хәлне яхшы белгән укытучыма, әдәп саклап, дәшми калырга иде дә бит – юк инде, ул мине тиргәп ташлады: “Нәрсә алдашып торасың, син бит 1948 елгы, нишләп әтиең сугышта үлсен!” – дип, сыйныфташларым алдында йөземне ертты. Мәктәптән үксеп елый-елый йөгереп кайтканым, “Нигә мине таптың, әтием булмагач?” дип әнине битәрләгәнем, аны шулай рәнҗеткәнем, болай да яралы йөрәгенә тоз салганым өчен әле булса үкенәм. Әнинең сүзенә карап, күрше Богдан авылында яшәгән, зур җитәкче вазыйфа биләгән һәм табигате белән начар кеше булмаган, минем өчен “кызым!” дип өзелеп торган үз әтиемне үсеп буй җиткергәнче күземә дә күрсәтмәвем, читкә тибүем өчен дә бик нык үкенәм, искә төшкән саен әтиемнең рухы алдында гафу үтенәм, — дип хәтерли үзенең хәсрәтле балачагын Раиса Пфайфер.

Фронттан күп яралар белән кайткан, сугышка кадәр дә, аннан соң да күп еллар авылда колхоз, авыл Советы рәисе булып эшләгән, районда да зур абруйга ия булган Шәңгәрәй Булатовның үз гаиләсендә алты малай янында бер генә кыз үсә. Бала җанлы Шәңгәрәй Чирәш­тамакта үзенә охшап, матур кыз булып үсеп килүче Рәйсәне бик ярата, әлбәттә. Кулдан килгәнчә курчаларга, авырлыклардан сакларга тырыша.

— Шул биш яшьлек чагымда, урамда уйнап йөргәндә, тарантаслы атында узып баручы авыл башлыгы булган абзый мине чакырып алып, янына утыртты. “Кызым, син әтиеңнең кем икәнен беләсеңме?”— дип сорады. “Минем әтием юк – ул сугышта үлгән”, — дип җавапладым. Ул шундук атылып чыккан күз яшьләре аша мине кочаклап алды: “Нишләп булмасын – бар, синең әтиең мин бит!”— дип, елый-елый битләремнән үпте. Әниемә шуларны кайтып сөйләдем. Кызганычка каршы, ни сәбәпледер, ул сабый күңелемдә үземә гомер бүләк иткән һәм мине яраткан кешегә карата нәфрәт уята, мине озак еллар аңардан читләшергә мәҗбүр итте, — дип, үз-үзен әти назыннан мәхрүм итүенә үкенү белдерә Рәйсә Шәңгәрәй кызы.

Бүген инде аны үз гаиләсендәге туганнары да, әтисенекеләр дә бердәй якын күрә, Башкортстанга кайткан саен зур һәм кадерле кунак итеп каршылый. Рәйсәнең авылдан чыгып китүенә дә быел төгәл 50 ел тула. Аның белән Богдан урта мәктәбен ярты гасыр элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашуында таныштык та инде. Рәйсә ханым бер мең сумлык акчаларын биш кат кулъяулыкка төргән сыйныфташларын таң калдырып, очрашуның бөтен чыгымнарын үз өстенә ала, Кыргыз-Миякәдәге “Гранд-кафе”да корылган мул табын өчен дә акчаны тулысынча үзе чыгарып сала.
— Үзбәкстанда яшәгәндә дә, 1994 елда Бавариягә күченеп баргач та сәүдә системасында эшләдек. Икебезгә аена өч мең еврога якын пенсия алабыз — сәяхәткә йөрергә дә, башкасына да артыгы белән җитә, — ди Рәйсә Шәңгәрәй кызының тормыш иптәше, тумышы белән Русия немецы Альберт Пфайфер.

Иң кызыгы шунда, Рәйсә Шәңгәрәй кызының олы уллары Илдар белән Илгиз заманында Ташкентның данлыклы “Пахтакор” футбол командасында бик уңышлы уйный. Алар бүген дә спорттан аерылмаган, яшь футболчыларны үстерү белән мәшгуль. Ә Илгиз бу изге эш белән данлыклы футбол иле булган Голландиянең үзендә шө­гыльләнә.

Сүз ахырында: Рәйсәнең әнисе Рәхилә апа үләр алдыннан: “Мине Шәңгәрәй янынарак куярсыз”, — дип үтенгән. Зиратта бүген өч кабер янәшә тора: Шәңгәрәй Солтан улы Булатов, аның никахлы хатыны Нур Гатият кызы һәм бернигә карамый Нур белән якын ахирәтләр булып картайган Рәхилә Муллагали кызы Әхмәтшина каберләре...
Читайте нас: