+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 июль 2016, 02:00

“Уфа мачосы”

“Голос. Дети” бәйгесе финалисты Марсель Сабиров турында Дмитрий Нагиев шулай диде.Беренче каналда баручы “Голос. Дети” тапшыруын ил халкы һәр атна саен көтеп алып, тын да алмый карап, сәләтле 7-14 яшьлек сынау тотучылар өчен тавыш бирде. Чыннан да, төрле төбәкләрдән җыелган балаларның сәләтенә сокланмый мөмкин түгел иде. Телевизор караучы буларак та алар өчен җан атасың, һәрберсенең җиңеп чыгуын телисең. Ә өченче сезонда Башкортстаннан да катнашучы булгач, кечкенә якташыбызның җиңеп чыгуын теләп, бәйге тагын да киеренкерәк булган кебек тоелды. Республика балалары катнашлыгында үткән чарада җыр-моң бүләк иткән Марсель Сабиров белән якыннан таныштым.

11 яшьлек Марсель Сабиров Уфада яши. Балачагы башкаларныкыннан аерылмый да кебек. Гадәти балалар бакчасына йөри, аннан 39нчы гимназиягә укырга төшә.

– Балалар бакчасында, мәктәптә үткән бәйрәм-кичәләрдә балалар белән бергә җырлый иде. Тавышына аерым игътибар бирмәдек. Тавышы табигый, моңлы, дип, шөгыльләнергә куштылар, – ди әнисе Эльмира Сабирова.
Сәләтен үстерү максатыннан аны Башкортстан опера һәм балет театрының балалар студиясенә бирәләр. Тәҗрибәле педагог Любовь Липатова малайны шундук күреп ала һәм һөнәри шөгыльләнә башлый.

Һәр нәрсәне шундук отып алуга маһир, сәләтле укучы әти-әнисе, укытучысының өметләрен аклый. Марсель Сабировның кечкенә иҗат биографиясе берсеннән-берсе матур җиңүләр белән байый. Балалар фестивальләре, вокал конкурсларында аңа тиңнәр табылмый. Бихисап республика турнирлары, шулай ук яшь музыкантларның “Талант канатларында” дигән Бөтенрусия конкурсы, Федор Шаляпин исемендәге “Дебют” конкурсы лауреаты булуга ирешкән.

Нәнәсе һәм бертуган апасы Диана Марсельне “Голос. Дети” конкурсының беренче сезонында катнашырга үгетли башлыйлар. Шулчаклы сә­ләтле, вокал ягыннан көчле балалар җырлый анда дип, катнашырга кыймый малай. Беренче, икенче сезон да үтеп китә. Эльмира Радик кызы, “Өченче сезонга, ниһаять, өлгердек”, ди. Конкурсның шартлары буенча, берсе – урыс, икенчесе чит ил телендә ике җыр яздырып җибәрергә кирәк була. Башкортстан филармониясенең хор ка­пелласының кайчандыр солисты булган, республиканың атказанган артисты Радик Сабировның оныгы Мар­сельгә җырны монда яздыралар. Яшь җырчы француз телендәге композицияне һәм Мөслим Магомаев репертуарыннан “Синяя вечность” җырын сайлый. Заявка соң­гылардан булып җи­бәрелсә дә, шундук үтә. Озак та узмый, Марсельне Мәскәүгә Останкинога чакыралар. Анда да ул ике җыр башкарып күрсәтә. Өч атнадан өченче сезон бәйгесенә үткән 130 фамилия арасында Сабировныкы да була.

Җитди, киеренке, халык таң калып караган бәйгедә катнашыр өчен Марсельнең әнисе, һөнәре буенча журналист Эльмира ханым сәхнә образы уйлап таба, ә педагог Любовь Липатова җыр сайлау һәм өйрәнүдә ярдәмләшә. Башлык кигән малай образы тәҗрибәле алып баручылар күзлегеннән дә югары бәя­ләнә. Балаларны сәхнәгә чыгар алдыннан дәртләндереп торучы Дмитрий Нагиев малайны “Уфа мачосы” дип атый. Бәйгедә Марсель Робертино Лореттиның күңелле “Джамайка” дигән итальян җырын башкара. Малайның чиста, чыңлап торган моңлы тавышы, аннан бигрәк самими елмаюы тамашачыларны, телевизор караучыларны, иң мөһиме – жюри әгъзаларын да әсир итә. Җырчы Пелагея аның елмаеп күрсәтүен кабат сорый хәтта.

Шулай итеп, 130 катнашучы бала арасыннан Мар­сельнең берүзенә Дима Билан, Пелагея, Леонид Агутин – өчесе дә борыла. Монысы бер сөенеч булса, бала күңелендә бигрәк тә истә калганы икенчесе бит әле. “Мин тәү тапкыр тере оркестр белән җырладым! Бу зур хыялым иде!” – дип шатлыгы белән уртаклаша унбер яшьлек Марсель. Пелагея Марсельнең җырлавын югары бәһали, ә Дима Билан вокалчы ма­лайның сәхнәдә үз-үзен тота белүен ошата. Якташыбыз үзенең укытучысы итеп Леонид Агутинны сайлый. Аның иҗатын бик ярата, кумиры итеп саный ул.

Шулай итеп, иң яхшы тугыз җырчы исемлегенә кереп, Марсель Сабиров “Голос. Дети” проектының финалисты була. Буш вакытында конструкторлар җыю белән шөгыльләнергә яратучы, футболны үз итүче, коймак һәм шарлотка да пешерә белүче Марсель: “Дулкынланмадым. Тамашачы өчен чын күңе­лемнән рәхәтләнеп җыр­ладым, шуннан үземә канә­гатьлек алдым, шуңа да чыгышым барысына да ошагандыр”, – ди.
Марсельгә тагын да матур җиңүләр телик!
Читайте нас: