+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 август 2016, 02:00

Бер булып, бердәм булып

Ватылган ике савыттан бер бөтенне ясап буламы? Миякә районының Шатмантамак авылында үз мисалы белән бу сорауга уңай җавап бирүче соклангыч бер гаилә бар.

Авылның 250 еллыгына багышланган юбилей тантаналарында таныштым мин бу гаилә әгъзалары белән. Җилдәр, Шатмантамак якларында бик күркәм йола яшәп килә. Һәр сабантуйда, зур даталар белән бәйле якташлар очрашуларында күптөрле номинацияләр буенча авыл­ның күренекле кешеләренә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Әйтик, авылның иң олы яшьтәге кешеләренә — ир һәм хатынга, иң күп бала тәрбияләүче гаиләгә, яңа туган сабыйга һәм башкалар. Соңгы шундый чарада Җилдәр авылы хакимияте башлыгы Зиннур Идрисов күп балалы гаилә башлыгы Марат Гатауллинны сәхнәгә чакырып, кыйммәтле бүләк тапшырды. “Менә кемнәр турында язарга кирәк!” дип, тизрәк Марат янына бардым.

— Гаиләгез тулысы белән мондамы? — дим.

— Барыбыз да монда, шундый бәйрәмнән ничек читтә каласың! — дип киң елмайды моңа каршы герой-әти.

— Җый да бер урынга, мине чакыр, — дип, матур мәкаләнең тиз генә языласына шикләнмичә, үз эшләремне дәвам иттем.

Чынында исә, Гатаул­линнарның тәү карашка үрнәкле гаиләсе шактый катлаулы булып чыкты. Сатый авылы сылуы Гүзәл Шатмантамакка үзенең ике баласы белән ялгызы бер ул, ике кыз тәрбияләүче Маратка кияүгә чыккан һәм аны уртак бер малай табып куандырган икән. Бу хәлне Гүзәлнең юбилейга кунак итеп чакырылган әнисе киң билгеле мәзәк белән чагыштырды: “Синең балалар минекеләр белән бер булып, безнең баланы кыйный!” — дип йөгереп кер­гән ди бит бер хатын өйдә утырган ире янына. Болар­ның да шулайрак килеп чыга инде”, — диде ул шаян холыклы булуын күрсәтеп.

Бер уйлаганда, Гүзәл белән Маратның язмышын Малаховның “Сөйләсеннәр әйдә!” яисә Гордонның “Ир һәм хатын” программасында күрсәтергә булыр иде. Берсе — хатыннан, икенчесе ирдән уңмаган бу икәү ничек бер-берсен тапкандыр – сорашып тормадым. Миңа шунысы ошады: Гүзәл дә, Марат та итагатьлелек күрсәтеп, элекке ярлары хакында бер яман сүз дә әйтмәде.

— Аларның үз язмышы инде! — диюдән узмадылар.

Теге мәзәктән аермалы буларак, бер гаиләгә кушылган балаларның татулыгы да күңелгә хуш килде. Маратның 20 яшьлек олы улы Илсур БДУның Стәр­летамактагы филиалында юридик факультетта укый. 18 яшьлек Язгөл шул ук шәһәрдә кафеда пешекче булып эшли. Айгизәсе 9нчы сыйныф укучысы. Гүзәлнең 8нче сыйныфта укучы кызы Азалия белән серләре уртак икәне күренеп тора. Бишенчегә күчкән Эдуардның яңа гаиләдә туган алты яшьлек Булатка абруйлы абый бул­ганы да игътибардан читтә калмый.

— Мондый татулыкның сере нидә? — дим, бер­сеннән-берсе сөйкемле балаларга сокланып.

— “Синеке-минеке” булмаудадыр, без аларны аермыйбыз, барысын да бер­төрле яратабыз, хәстәрлибез, — Гүзәл белән Маратның җавабы бер булып яңгырый.

Гатауллиннарның эш урыны бер тирәдә булу да уңайлы — Марат урындагы хуҗалыкның баш хисапчысы, ә Гүзәл идарәдә техничка булып эшли. Әйткәндәй, Марат Азат улы юбилейда сәхнә түренә ике тапкыр күтәрелде — аңа һөнәри эшчәнлеге өчен дә Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырдылар.

Менә шундый соклангыч гаилә яши Шатмантамакта. Күз тимәсен, гел шулай татулыкта яшәсеннәр, дип телисе генә кала.
Читайте нас: