+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 август 2016, 02:00

Бандит фронтовик

Балтыйк буенда хезмәт иткән чагым. Ул чорда хезмәт биш елга сузылып, ике тапкыр берәр айга отпуск бирелә иде. Ялны авылда, Уфада уздырып, поезд белән кире китеп барышым...

Исерек матрос

Куйбышев шәһәрендә тукталдык. Вагонда түзеп торырлык түгел — эссе. Пассажирлар тышка сибелде. Вагон янында бер төркем халык бер матросны уратып алган, барысы да ачы күз яшьләре белән елый. Бу нинди хәл, сугышка озатмыйлар бит?! Шунда минем янга чемодан күтәргән бер ир килде дә:

— Бескозыркаңа караганда, син дә, матрос, Балтикага китеп барасың. Безнең Вася да шунда юллана. Үз яныңа утыртып, караштырып алып барып җиткер инде, — дип, миңа чемодан тоттырды. Аны вагонга кертеп куйыйм дисәм, бер ир кулдан тартып алды да, билет тикшереп торган хатынга:

— Мин исерек матросның чемоданын кертеп куям, — дип, вагонга кереп китте. Кай арада чемоданны вагонда калдырып, күздән дә югалды. Мин аны үзем утырган урынга куйдым да, янә урамга чыктым. Шунда теге төркемнән берәү килеп, болай ди:

— Безнең Вася туганыбыз да ялга кайтты, тик өйгә генә кайтып җитәлмәде, бахыркай. Менә шушы станциягә килеп төшкәч, иптәшләрен очратып, ресторанда каты гына эчкәннәр, аннары канга тузышып сугышканнар. Вася каеш бляхасы белән берничәсен ярыйсы ук җәрәхәт­ләгән. Үзенә дә ару тигән. Шәһәр комендатурасына ничек барып эләккәнен дә белми. Ә анда исә Васябызны, өйгә кайтырга рөхсәт итмичә, сөреп дигәндәй, хез­мәт урынына җибәрергә карар кылганнар. Әнә автомат тоткан солдатлар белән офицер аны саклап тора.

Васябыз һаман да лаякыл исерек, җәрәхәтләреннән кан саркый, көчкә вагонга кертеп салдык.

Төнлә аны кызыл фуражкалы милиционерлар эзләп тапты.

— Синең белән вагонга кем керде, кем чемоданыңны кертеште? — диләр.

— Исерек идем, кайдан белим? — дип ыңгырашты Вася.

Ничек инде без Берлинда түгел?

Иртән Вася белән икебезне янә төрткәләп уяттылар. Монысы инде теге чемоданны кертешкән кеше.

— Торыгыз инде, матрослар, тиздән Мәскәүгә җитәбез бит, — ди яңа танышыбыз.

Башны күтәреп карасак, өстәлдә нинди генә сый-нигъмәт юк, аракы шешәләре дә кукраеп утыра. Тиз генә юынып килдек тә, табынга утырдык.

— Мин — Петр Иванович, — ди мул куллы юлдашыбыз. — 1926 елгы. Сугыш бетәр алдыннан Чехословакиядә идек. Барыбыз да гади солдатлар, әмма арада төрмә шулпасын берничә кат чөмергән бандитлар да бар. Алардан чыкты ахры бу сүз:

— Сугыш бетеп килә, ничек инде без Берлинда түгел?

Шау-гөр килешеп, аңа кушылдык. Уртак фикер — Берлинга! Безнең частьтән якын гына яшәгән бер чехның машинасын тартып алдык та, юлга чыктык. Ярты көн дә үтмәде, без Берлинда идек инде! Шәһәр яна, Рейхстаг төтен эчендә... Без махсус частькә килдек тә, үзебезнең кайдан, ни­чек килүебезне аңлаттык. Ике офицер­ның яшьрәге “Под трибунал их!” дип җи­керенсә дә, өлкәнрәге: “Идите, ребята, воюйте!” дип, безне бер частькә тәгаен­ләде.

Берлинны алгач, Япон сугышына юлландык. Анда сезнең кебек матросларның: “Сез сугышта булмагансыз, ә без Гитлерны оясында дөмектереп килдек!” дип тең­кәләренә тия торгач, болар түзмәде, корабтагы пушкаларын безгә төзәде. Без дә танкларны болар ягына борып куйдык. Офицерларның тәвәккәллеге, тырышлыгы аркасында гына бер-беребезне атып бетермәдек.

1946 елда демобилизацияләнгәч тә, Чехословакиядән Берлинга качкан хезмәт­тәшләремнән аерылмадым. Алар белән кибет, банклар талыйбыз, тотылган юк әле — гуляем беспощадно! Әгәр мине милициягә тапшырасыгыз килсә, белегез — менә бу пистолеттан беренче пуля сезгә, калганнары — аларга.

Юлдашыбыз берәр пачка акча тәкъдим итте. Без аннан баш тарттык. Мәскәү вокзалына килеп төшкәч, ул аларны бер яшь кызга бирергә булды, анысы да алмады. Шунда ул акчаларны бер әбинең куенына тыкты. Тегесе ашыга-ашыга китеп барды.

Аерылышканда, яңа танышыбыз безгә:

— Әйбәт хезмәт итегез, егетләр! — диде.

Кырлы эшләпә, ике кесәсендә ике пистолетлы озын плащ, хром итек кигән, озын чатыр тоткан бу ир әле дә күз алдымда.

Гарәф ӘХМӘРОВ
Читайте нас: