+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 сентябрь 2016, 02:00

Хаклы ялга — әби булгач...

Яки пенсия яшен ир-атлар өчен — биш, ә хатын-кызларга сигез елга арттыру башлангычы гаделме?“Пенсиягә җитсәм, артык бер көн дә эшләмим!” — ди торган иде бер хезмәттәшебез. Шулай итте дә, башкалар калып, бер-ике ел эшләп йөрсә, ул 55 яше тулу белән китеп тә барды. “Бәхетле!” — дип калдык без аның артыннан. 55-60 яшенә җитеп, пенсиягә китүчеләргә, чыннан да, кызыгырлык, чөнки безнең буынга бу бәхет кайчан тияр, гомумән, тиярме? Болай да Каф тавы артында булып тоелган “55” хәзер 63 яшькә чигерелсә, белмим, пенсия яшенә җитеп булырмы?

Соңгы вакытта хөкүмәт бу темага җитди тотынды. Пенсия яшен арттыру турында сүзләр куерганнан-куера. Әмма бу дөрес адыммы соң? Хөкүмәт, әлбәттә, дөрес, дияр, чөнки Пенсия фонды дефицит кичерә. Пенсионерлар саны арта, алар менә-менә эшләүчеләр белән тигезләшергә тора. Мондый шартларда пенсионерлар “армия”сен тәэмин итү җиңел түгел.

Әмма бу көтелгән хәл иде бит, бәла кинәт килеп тумады. Беренчедән, хәзер эшчеләрнең хезмәт хакы түбән, билгеле, Пенсия фондына киткән акча да күп түгел. Икенчедән, эшчеләр саны аз, биз­­несның күбесе — “күләгә”дә. Өчен­чедән, икътисадта үсеш юк.

Пенсия яшен арттыру турындагы карарның ил өчен иң яхшы булмавын хөкүмәт аңлый, әмма ул бу адымга бармый булдыра алмый, ди белгечләр. Бу социаль-демографик тенденциягә бәйле. Пенсия яшен артыру — килеп туган икътисади көрчектән чыгуның иң гади юлы икәнлеген алар таный. Әмма башка чара юк. Пенсионерлар санына караганда, эшчеләр саны елдан-ел кими, бу Пенсия фонды дефицитына китерә.

Европаның күп илләрендә пенсиягә 65 яшьтән китәләр. Әмма безгә башта хезмәт хакын, яшәү шартларын, аннары гына пенсия яшен Европага тиңләргә кирәк. Халык пенсияне иң зур бәхет сыман көтеп ала. Ир-атларның күбесе бу яшькә җитми дә. Европа пенсионерлары, лаеклы ялга чыккач, дөнья буйлап сәяхәт итә, пенсиягә 65 яшьтә китсәләр дә, алар әле үз көчендә.

Әле кайчан гына ир-атларның уртача гомер озынлыгы 60 яшь иде. Бүген ул 71 яшькә җиткән. 65 яшьтә пенсиягә чыкса, тагы 6 ел яши ала әле... Хатын-кызның пенсия яшен 55тән 63кә — биш елга күтәрү турында сүз бара. Ирләрнең пенсия яше биш елга арттырылганда, хатын-кызларныкы 8 елга күтәрелергә тиешме?

Мондый мөһим карарны халык үзе кабул итәргә, референдум үткәрелергә тиеш, дип исәпли күпләр.

Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты моннан берничә ел элек үк пенсия яшенә җитүчеләрнең сәламәтлеге начар булуы турында чыгыш ясаган иде. Сәламәтлеге какшаган кеше эшли алырмы? Шуны да онытмыйк, 60та инде эшкә алмыйлар, әмма кеше әле пенсиягә дә чыкмаган. Хезмәт хакы да юк, пенсия дә түләнми — шулай килеп чыкмасмы?

Бу турыда озак фәлсәфә корып була. Әмма бер нәрсә көн кебек ачык: әйдә, пенсия яшен арттырырлар да ди, әмма, көрчек сакланганда, берничә елдан бу да ярдәм итми башлаячак. Илдә тотрыклылык булмый торып, демографик хәлнең яхшыруына өмет юк. Иң тәүдә ил икътисадын җайга салырга, җитеш­терүне көйләргә, үзебезне үзебез туйдыра башларга кирәк. Пенсия яшен арттыру турында җитди карар ныклап уйланып кабул ителергә тиеш.
Читайте нас: