+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 сентябрь 2016, 02:00

Черек багана

Аны алыштырып була, ә менә кешеләрдәге икейөзлелек – гомерлек.Рәсүл бакча киртәсен төзәтә, черек баганаларын алыштыра. Бу – вакытында эшләнә торган эш, көтү кайтуга киртә әзер булырга тиеш. Шунлыктан ир ашыга, каты җиргә “һык” иттереп көрәген төрткәндә маңгаеннан тир тамчылары чәчрәп очуына да игътибар итми. Шулай бераз эшләсә, бик яхшы булыр иде дә, ләкин янына янә дә Эшкалдыргыч килеп җиткән икән.

– Их, энекәш, энекәш, юк белән буласың инде син! Үзең белемле кешесең бит инде, институт бетергәнсең, гарәп телен өйрәндем, дисең.

– Гарәп теленең монда ни катнашы бар? – дип сорамый булдыра алмады Рәсүл.

– Нишләп кысылышы булмасын, именно бар! Гарәп телен белгәч, сиңа догалар ятлау, намаз укырга өйрәнү пүстәк кенә бит инде. Белсәң-белмәсәң дә изге китап укыган булып маташуы да авыр түгел.

Рәсүлнең “Эшкалдыргыч” кушаматлы Гаденан абзыйга бераз ачуы килсә дә, сөйләшүгә ачыклык кертергә теләде.
– Абзый, син нәрсә турында сөйлисең әле, һич аңламыйм, – диде ул.

– Аңламыйсың шул, яши белмисең, шуны аңлатып торам ласа! Намаз-фәлән укырга өйрәнсәң, йорттан-йортка кунак булып кына йөрер идең, хәер акчасына менә болай яшәр идең! – дип Гаденан кул кырые белән муенына кагылып алды.

“Менә нәрсәдә икән хикмәт. Миңа киңәш бирә икән бу кеше. Зур рәхмәт”, – дип эченнән уйланды Рәсүл, ләкин теле белән бер сүз әйтмәде. Ачуы килде аның. Менә бит ничек, бәндәләр игелек юлында йөрми, ихлас күңелдән халыкка хезмәт итәргә уйламый. Акча белән бергә гөнаһ җыюларына исләре дә китми. Алайса, менә шул әтрәк әләмнәр үзләре иманлымы соң, чын күңелдән Аллаһка ышаналармы икән?

Менә бит, Эшкалдыргыч Гаденан эшне бозды да китте, Рәсүлнең хәрәкәтләре сүлпәнәйде, дәрте сүнде. Кирәкмәгән уйлар башны гына түгел, күңелне дә болгатты. Мондый икейөзлелек, монафыйклык аңа таныш шикелле бит. Дөресе шул ласа. Балачакны кем онытсын?! Менә бу хатирә дә онытылмаган, сәбәбе булгач, искә килеп төште...

...Кечкенә булса да йомышка ярый иде инде Рәсүл. Бермәл аны әтисе кадак алырга кибеткә җибәрде. Шулчак анда берьюлы өч мулла килеп керде. Гөберле авылы бик зур ул, биш мәхәлләле авыл, һәркайсының үз мулласы, үз тәртибе. Ә менә авылда үлем-китем булса, муллаларның бишесе дә килә. Бүген Гөберленең иң хәлле кешеләренең берсен соңгы юлга озаттылар, дин әһел­ләренең шуннан кайтып килеше икән. Болар кибеткә килеп керү белән тарткалашырга тотынды.

– Син түлә, сиңа хәерне күбрәк бирделәр, – дип берсенә бәйләнәләр.

– Соң, һәркем үзе өчен үзе түләсен! Ходай гадел булырга кушкан, – дип карыша анысы.

Арада тазарагы моны озын сакалыннан учлап алды.

– Кибеткә кергәндә аллаңны-муллаңны калдырып тор. Түлә давай!

Тегесе кызарынды, бүртенде, ләкин берни эшли алмады, сакалын өзеп калдыралмый ласа.

– Ярар инде, чукынып китегез! – дип, “ризалыгын” бирде.

Сатучы боларга өч стаканга аракы коеп куйды. Бик җитез, өйрәнелгән хәрәкәт белән ике йөз грамм ачы хәмерне тамакларына озаттылар. Мулла аек чакта вәгазь остасы булса, зур бер стаканнан соң ул бөтенләй ялкынлы телмәрче була икән. Бу өчәү бәхәсләштеләр дә киттеләр. Хатын-кызга ни өчен зиратка керергә ярамый? Берсе әйтә, алар елый, мәрхүм адәм Аллаһыбыз каршына барып басканда кемнеңдер елап торуы савап эш түгел, ди. Юк, эш анда түгел, хатын-кыз бала тудыра, ул – яшәү бирүче, шунлыктан үлем булган җирдән ерак торуы хәерле, ди икенчесе. Өченчесе боларга каршы төште, белдегез чуртымны, бичәләр яртылаш шайтаннан яралган, шулай булгач, аларга изге урынга керү хәрәм, дип ныкыша.

Ләкин, никадәр генә сүзгә мавыкмасыннар, болар төп эшләрен дә онытмаганнар икән, сатучыга ым кактылар. Анысы янә савытларны мөлдерәмә тутырды. Стимул булгач, бәхәс яңа көч белән кызды. Сатучы, болар бик тавышлана башлады, дип уйлады шикелле, өченче тапкырында сораганны да көтмичә стаканнарны тутырып, прилавка читенә шудырды. Муллалар кыстатып тормады.

Олылар бар чагында керергә кыймыйча бер почмакта басып торган Рәсүлне шунда гына күреп калды сатучы.

– Нәрсә кирәк?

– Ике кило кадак...

– Ал да сыпырт, монда күргәнеңне сөйләп йөрмә!

Кемгә сөйләсен ул, муллаларның гайбәтен сату егет кеше эшемени? Әти-әниеңә сөйләп кара, ник туганыңа үкенерсең. Сөйләмәде Рәсүл, сөйләмәде, ә менә хәтердә төенләнеп калган икән. Вакыт уза, заманалар үзгәрә, дибез, баксаң, вакыты да, кешеләре дә үзгәрми икән, элек ничек икейөзле булсалар, хәзер дә нәкъ шулай. Аллаһка да, шайтанга да хезмәт итеп яши кайбер адәм баласы, һәм хәтта моның белән горурлана да әле. Тик менә күңел генә җирәнә.

Рәсүл, уч төбенә төкереп, яңадан көрәгенә ябышты. Баганалар черегән бит. Гомер бакый шулай инде, утыртып торасың, череп торалар. Ходай бик күп нәрсә уйлап тапкан, ә менә череми торган багана уйлап тапмаган, күрәсең.

Заһит МУРСИЕВ.
Читайте нас: