+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 сентябрь 2016, 02:00

“Әнкәм гомере телим Сезгә”

Туган көн мәҗлесләрендә табибә, медицина фәннәре докторы Динә Хунафина шулай ди.“Язарыма азык” Габдулла Тукай яшәгән чорда да бихисап булган кебек, бүген дә ул чикләнмәгән. Әмма көтелмәгән сюжетлар барыбер һәрвакыт “менә мин” дип тормый. Әйтик, туган көн табыннары, кем әйтмешли, “тапталган тема” исемен күтәрәме? Күтәрә, чөнки алар һәркөнне үтеп тора. Дөнья булгач, үз гомеремдә миңа да бик күп туган көн табыннарында катнашырга, юбиляр хөрмәтенә җылы сүзләр, матур теләкләр әйтергә туры килде һәм килә. Язар өчен, чыннан да, тапталган тема. Ә бу юлы, көтмәгәндә, яңа сюжет ачылды, ягъни язарыма азыкка — табышка юлыктым. Дөнья бу, дип ничек әйтмисең...

Күптәнге бер танышымның гомер юлдашы Әлфия Мөҗәһит кызының 80 яшьлек юбилей мәҗлесендә миңа да катнашырга туры килде. Ире Мәснәви Кәшфелмәган улы белән кулга-кул тотышып яшәүләренә 55 ел тулып киткән. Үткән гасырның беренче яртысында дөньяга килеп, авыр сугыш елларын үз иңнәрендә күтәреп, матур яшәү өчен һәр көнне көрәш белән үткәреп, җиңү артыннан җиңү яулап гомер чиккәннәр бүген дә тор­мышның алгы сафында. Шатлык-бәхетләре аллы-артлы гына дөньяга килгән уллары Айрат, кызлары Зилә белән бәйле. Хәзер инде аларның үз уллары-кызлары, оныклары бар һәм картәти белән нәнәләрен, мәктәптә һәм югары уку йортларында фә­кать дүртле-бишле билгеләренә укып, сөен­дереп торалар, бер генә дә йөзләренә кызыллык китермиләр.

Ә инде нәнәләренең юбилее — барысы өчен дә олы бәйрәм, зур тантана. Анда һәр­кайсы кулдан эшләнгән бүләген тапшырды. Оныклар гына да алтау, димәк, нәнәләрен котлап үпкәндә аның бите шактый яшәреп калгандай тоелды.

Бу урында шуны да өстәргә кирәк. Улы-килене һәм кызы-кияве белән гомерләренең соңгы көннәренәчә яшәгән ике ана (оныклары өчен картәни дә, карт картәни дә) бик тәрбияле булды, ә үзләре кечкенәләргә алыштыргысыз тәрбияче, хәтта ахирәт хезмәтен дә үтәде.

— Без аларның каберләре янына елына ике-өч тапкыр барсак, балаларыбыз ай саен дип әйтерлек йөри, баш очларына чәчәкләр сала, — ди зур гаиләнең башлыгы Мәснәви ага Әхмәдуллин.

...Хезмәт юлын тулысынча кешеләр сәламәтлегенә багышлаган Әлфия Мөҗәһит кызының гаиләдә, туган-тумачалары, кардәш-ырулары, дус-ишләре арасында абруе чиксез зур. Барысы да аны котлар өчен иң яхшы сүзләрен әзерләп килгән, затлы бүләкләрен тапкан. Әйе, юбилей мәҗлесе бик тә ихлас һәм җылы шартларда бара. Әлфия ханым­ның кешелеклелегенә, иманлы, ярдәмчел булуына, әйтерсең лә, салют бирәләр.

Үз чираты җиткәч, янә бер ханым сүз алды. Барысы да, тын калып, игътибарын сөйләүчегә юнәлтте. Аны сәгатьләр буе да тыңларга әзерләр иде кебек, әмма ул да сүзен озын-озакка сузмады һәм телмәрен шундый сүзләр белән тәмамлады:

— Хөрмәтле Әлфия Мөҗәһит кызы! Әнкәм гомере телим Сезгә!

Барыбыз да дәррәү кул чаптык. Ә миндә сорау туды: ни өчен әнкәм гомере? Нигә бу җөмләне аеруча яратып кабул иттеләр? Хәтта барысы да аягүрә басты...

Белешмә өчен минем белән бер рәттә утыручы Мәснәви агайга мөрәҗәгать иттем:

— Әй, туган, аның тарихы зур. Кыскача гына әйткәндә, әлеге чыгыш ясаучыбыз — медицина фәннәре докторы, профессор Динә Хәлим кызы Хунафина. Аның әнкәсе — бик зур тарихлы, тәрҗемәи хәле искиткеч катлаулы да, сабак алырлык та. Үткән гасыр башында туып, моннан ике ел элек кенә, 102 яшькә җитеп вафат булды. Башкалар юбилярга йөз яшь теләгәндә ул әнкәсе гомерен әнә шулай искә төшерә, — дип, бик тә аңлаешлы һәм фәһемле җавап бирде юбилярның ире.

Тәнәфескә чыккач, минем кызыксыну яңа төс алды һәм ирле-хатынлы дәрәҗәле табиблар белән якыннанрак таныштым, кыз һәм кияү гаиләсендә йөзне узып яшәгән Хаҗәр Гәрәева турында шактый белешмә алдым. Безнең әңгәмәдә катнашкан Мәснәви Кәшфелмәган улы шулай дип әйтеп куйды:

— Үзеңә мәгълүм булганча, мин бит “Әүлияләрем — гомерлек юлдашым” дигән автобиографик повесть тәмамлап киләм. Менә анда байтак мәгълүмат бар. Хаҗәр апабыз безнең өйнең яме, балаларыбыз өчен тере тарих иде.

Кыскасы, бу кичтә миңа шулар билгеле булды. Хаҗәр Мингазый кызы 1911 елда Туймазы районының Собханкул авылында туган. Ике яшендә чакта әтисе Беренче бөтендөнья сугышында һәлак була. Ун яше тулар-тулмас әнисе икенче иргә тормышка чыга, тик Хаҗәр­нең алдагы язмышы балалар йорты белән бәйләнә. Фәкать 19 яшендә генә үзлегеннән укып, башлангыч белем алуга ирешә. Ләкин әле бу һөнәрле булу дигән сүз түгел. Хаҗәр кемнәндер Николо-Березовкада (хәзерге Краснокама районы үзәге) урманчылар әзерләү мәктәбе барлыгы турында ишетеп кала һәм, барлык тырышлыгын салып, шунда юллана. Укырга керә һәм ике елдан урман белгече булып чыга. Үрнәкле укучыга Уфадагы урман техникумына барырга киңәш бирәләр һәм, ни бәхет, Хаҗәрне имтихансыз кабул итәләр. Бу уку йортын да ул уңышлы тәмамлый, заманы өчен шактый гыйлемле урманчыга әверелә.

Аны эшкә Тәтешлегә җибәрәләр. Яшь белгечне урында кушкуллап каршы алалар. Хаҗәр эшкә чума. Урманнарны саклау, агач утырту, үстерү, утын хәзерләү, печән чабу тәртипләрен халыкка өйрәтә. Мондый укымышлы һәм әйткән сүзен тормышка ашыру өчен бөтен көчен салып эшләгән урманчы тиз арада билгеле кешегә әверелә. Яшьләр кичәләрендә дә бик теләп катнаша: мандолинада һәм кубызда уйный. Озакламый аның тирәсендә бер гармунчы егет тә пәйда була. Моңнарга уралган ике йөрәк бер-берсен аңлау дәрәҗәсенә ирешә. Кодаш авылы егете Хәлим белән Хаҗәр хәлдән килгәнчә туй ясап өйләнешәләр.

“Без өйләнгәч, төн кыскарды” дигән кебек, туйдан соң ике-өч ай үткәч тә Хәлимне хәр­би хезмәткә чакыралар. 1937-38 елларда Холхин-Голда японнар белән, 1939-40 елларда — финнар белән барган сугышларда катнаша. Аннан кайтып күп тә үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Хәлим солдат 1942 елда Ржев тирәсендәге канкойгыч сугыш вакытында батырларча һәлак була. Шул сугышлар арасында кызлары Динә туа. Әти кеше кызы Динәне назлап үбәргә өлгерә, әмма бала аны хәтердә калдырырлык булмый.

Алышлар тынган арада Хәлим Хаҗәргә хатлар яза. Хәләл җефетен дә, кы­зын да өзелеп сагына ил сакчысы. “Хаҗәрем, кадерлем, әгәр миңа кайтып, бәхетле яшәве­безне дәвам итәргә насыйп булмаса, үтене­чем сиңа шул булыр — кызыбызны үзең кебек чын кеше, акыл иясе итеп тәрбияләп үстерергә тырыш, зинһар!” — дип үтенә ул бер хатында. Хаҗәр өчен бу сүзләр — васыять, аны үтәү мәҗбүри!

Озакка сузылган сугыш тәмамлангач та дөнья көтү җиңелдән булмый. Ләкин Хаҗәр бөгелеп төшә торганнардан түгел, ул, һөнәр осталыгын әледән-әле күтәрә барып, Динәсе өчен яшәвен дәвам итә. Ул — алдынгы урманчы, җыелышларда, киңәшмәләрдә аның эшчәнлеген һәм тәҗрибәсен үрнәк итеп куялар. Динә кечкенәдән үк дөнья агышын тоеп дигәндәй үсә, әнкәсенең хәстәрлеген аңлый һәм аңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер була. Хаҗәр никадәр генә татар җанлы булмасын, ул кызын үзләреннән ерак булмаган Аскын районы үзәгендәге урыс мәктәбенә укырга бирә. Урта мәктәпне ул, фатирда торып, бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. “Югары уку йортын үзең сайла”, — ди ул кызына. Динә медицина институтына юллана.

Бердәнбере белән айларга сузылачак аерылышып яшәүгә ана ризамы? Юк, әлбәттә. Барып-кайтып йөрергә Уфа шактый ерак. Хаҗәр, министрлык белән сөйләшеп, үзен Уфага якынрак Нуриман районына күчерү­ләрен сорый. Шул рәвешле ул кызы институтта укыган елларда Салдыбаштамак урман хуҗалыгында хезмәт итә. Ә инде кызы егетләрнең егете дип исәпләгән кешесе Сәүбән белән чәчләрен чәчкә бәйләгәч, гаилә мәшәкатьләре башлана. Бәбәй алып кайтыр вакыт якынлашканда булачак нәнәй, пенсия яшен дә көтмичә, балалары янына кайта. Әйе, ул газиз ире Хәлимнең васыятен тулысынча үтәде, ләкин әле эш бетмәгән. Кызның балаларын үстерешергә, илгә лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә кирәк! Бусы да васыятьтән аерылгысыз бурыч. Ул фәкать шулай хәл итә.

Әйе, кыз да, кияү дә медицина фәнендә зур уңышлар яулый, фән докторлары, профессорлар булып, үз һөнәренең олуг осталарына әверелә. Марат белән Айрат оныклары да тормышта үз юлларын табуда нәнәләренең хезмәтенә гомерлек рәхмәт тойгысы белән яши. Алар да гамәли һәм фәнни медицина юлыннан бара. Хаҗәр нәнәләре академиясен тәмамлаган табиблар булып.

Берникадәр вакыт үткәч, миңа шул билгеле булды: Хаҗәр Мингазый кызы исән чакта журналист Фәрит Вахитов белән очрашкан. Аның өчен беренче һәм соңгы журналист була ул. Иренең сугыш кырларыннан язган хатларын да бирә. Бөек Ватан сугышы темасы өстендә озак еллар эшләгән журналист аларны матбугатта да бераз күрсәт­кән. Мин дә аның белән очраштым һәм шуны белдем: Фәрит Вахитов бу гаилә турында күләмле материал өстендә эшли икән. Бик хуп! Аңа уңышлар телик!

Ә мин язмамны Тәтешле районында туып-үскән халык шагыйре Әнгам Атнабаев­ның бер шигыре белән тәмамлыйсым килә. Укып карагыз әле: озак вакытлар Тәтешле урман­нарының хуҗабикәсе булган Хаҗәр Мингазый кызы Гәрәевага багышланмагандыр дип әйтеп буламы? Минемчә, юк.

Безнең якка килдең дә син
Гашыйк булдың урманыма.
Урманымны, бүләк итеп,
Бирдем синең кулларыңа.
Бер карауда сокландың да
Гашыйк булдың суларыма.
Суларымны, тасма итеп,
Салдым синең юлларыңа.
Болыннарым чәчкә иде,
Гашыйк булдың чәчкәләргә.
Чәчкәләрнең барын җыеп
Мин кададым чәчләреңә.

Һаваларым зәңгәр иде,
Гашыйк булдың һаваларга.
Һаваны да бүләк иттем
Йөрәгеңне дәваларга.
Һаваларсыз, урманнарсыз,
Суларсыз һәм чәчкәләрсез
Мин нишләрмен үзем генә?
Торып калчы үзең бездә!
Торып калчы!


Заманыбызның һәм халкыбызның изге күңелле табибәсе Динә Хурамшинаның ахирәтенең туган көн мәҗлесендә: “Әнкәм гомере телим Сезгә!” дигән канатлы сүзләре, әйтерсең лә, шигырьнең дәвамы булып кабул ителә. Валлаһи шулай. Менә бит дөнья нинди!

Равил Карамов.
Читайте нас: