+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 сентябрь 2016, 02:00

Йөз яшькә – машина!

Киров исемендәге токымчылык заводы идарәсе Кәшифә Мөхәммәтзариповага очраклы гына шундый зур бүләк ясамаган.Дүртөйле районының Өчбүлә авылында гомер кичерүче Кәшифә Мөхәммәтшәриф кызы Мөхәммәтзариповага күптән түгел 100 яшь тулды. Күркәм юбилее уңаеннан тыл эшчәненә Киров исемендәге токымчылык заводы идарәсе ...җиңел автомобиль бүләк итте! — Машинаның кондиционеры да, музыкасы да бар, балаларыгызга рәхәтләнеп кунакка йөрегез! — диде хуҗалык җитәкчесе Рәис Шакиров, ак шарлар белән бизәлгән “Матиз” ачкычын әбекәйгә тапшырып.

Кәшифә Мөхәм­мәтзари­пованың әнисе Факия әби 102 яшькә җитеп дөнья куйган. Димәк, гомер озынлыгында нәселдәнлек зур роль уйный диюләре хак.

Кәшифә Мөхәммәтшәриф кызы Аюкаш авылында туган. Актив, чая, нәфис гәүдәле кыз гел игътибар үзәгендә була. Мәктәпкә баргач, аның озын толымнары сыйныфташ малайларына тынгы бирми – тарталар, тыныч кына карый алмыйлар. Кәшифә бу хакта әтисенә сөйли, ә ул шул заманга хас булганча: “... димәк, мәктәпкә йөрмә”, — дип җаваплый. Шуның белән кызның гыйлем эстәве тәмамлана.

Кәшифә буй җитә, сылу кызга әверелә. Куллары алтын була, әзерләгән ризыклары телеңне йотарлык килеп чыга. Озакламый Юкәлекүл авылыннан Гариф исемле егет аңа яучы җибәрә. Туй ясыйлар, уллары Әузах дөньяга килә. Тик яшьләрнең язмыш юллары бербөтенгә әверелә алмый, Кәшифә әти-әнисе янына әйләнеп кайта. Аларга йорт эшләрендә ярдәмләшеп, фронт өчен кием-салым бәйләп, әкрен генә гомер йомгагын сүтә.

Сугыш тәмамлана, бер елдан соң авылга Габдрахман кайта. Хатыны авыр чирдән мантый алмый һәм ул өч бала – Галия, Әгъләм, Хәлия белән тол кала. Габдрахман Кәшифәгә күз сала, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Тик Кәшифә үзенә әти булырлык яшьтәге иргә барырга ризалашмый. Монда инде яшь хатынның әти-әнисе үз сүзен әйтә, аларга каршы килмим дип, Кәшифә кияүгә чыга.

Яшь үги ананы балалар шунда ук үз итә, әни дип дәшә башлый, авылда, шулай итеп, тагын бер матур гаилә барлыкка килә. Габдрахман белән Кәшифә янә алты балага – Кәримә, Мәгънәви, Фәния, Әгъзам, Әкрам, Фәүзиягә гомер бүләк итә. Йорт бала-чага тавышы белән тула, гомер елгасы ашкынып-ашкынып алга ургыла...

Габдрахман да, Кә­шифә дә колхозда эш­лиләр. Кәшифә пешекче була, басуда тракторчыларны ашата, күп вакыт балаларның кечерәкләрен үзе белән йөртергә туры килә. Бер-береңне яратып яшә­гәндә, авырлыклар сизелми бит ул. Кәшифә дә үзен бәхетле хатын итеп тоя, бөтен эшкә дә өлгерә. Тик бәхете озын гомерле булмый: Габдрахман каты авырый башлый һәм тиздән Кәшифә йорт тулы бала белән тол кала.

Тормыш сөючән хатын балалары алдында йомшаклык күрсәтми, бөтен гомерен сабыйларын аякка бастыруга багышлый. Кечкенә, ябык кына иңнәренә мәрхәмәтсез дөньяның авыр михнәтләре өелсә дә, ул сыгылмый. Бөтен балаларын да белемле итә, һәркайсына матур туйлар ясый. Беркайчан да юклыкка зар­ланмый, җитмәгәнен булдырам дип эшли.
Гомер көзе җиткәндә, Кәшифә Мөхәммәтшәриф кызы кече улы Әкрам һәм килене Рәзинә белән Өчбүлә авылында яши. Улының кызы Айгөл, берничә елдан улы Айдар туа. Тик Рәзинә баладан соң авырый һәм вафат була. Хатыны үлгәннән соң ике ел да үтми, Әкрам фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчә. Айгөл белән Айдар картәниләренең ару белмәс кулларының назын тоеп, аның йөрәк җылысына төренеп үсә.

— Без һичбер мохтаҗлык кичермәдек, өйдә һәрчак тәртип, өс-башыбыз чиста булды, — дип сөйли Кәшифә әбинең оныгы Айгөл. — Картәниебез бик түзем, мәрхәмәтле. Ул бөтен кешегә дә яхшылык теләп яши. Күпләр аның янына дога укуын үтенеп килә, догалары бозымны юк итә, диләр, аеруча балаларга ярдәме тия.

Бүген Кәшифә әби оныгы Айдар һәм килене Ирина белән гомер кичерә. Аларның йортыннан кунаклар өзелми: оныклар, аларның балалары хәл белергә килеп кенә тора.

— Әле дә балачактагы кебек, бер-беребез өчен җан атып яшибез, — ди юбилярның кызы Кәримә. — Олы йөрәкле әниебез, көченнән килгәндә, шундый тәмле чәкчәк пешерә иде! Мәчеттәге бәйрәмнәрдән соң бөтен авыл халкын диярлек тәбикмәкләр әзерләп сыйлый иде. Ул беркайчан да, беркем белән дә сүзгә килмәде. “Тормыш кыенлыкларсыз булмый, аларны җиңеп яшәргә кирәк, — дип өйрәтте. — Хатын-кыз акыллы, назлы булырга, иренең кадерен белергә тиеш. Юк-бар белән ирегезнең хәтерен калдырмагыз. Өстәл артына да ирләрегез белән утырыгыз, мунчага да аларсыз бармагыз. Ул өйгә кайтканда, елмаеп, тәмле аш пешереп, каршы алыгыз”, — ди торган иде. Аның киңәш­ләрен тоттык, гаилә­ләребез матур, тату.

Бүген Кәшифә Мө­хәм­мәтзарипованың, балаларыннан тыш, 20 оныгы, 30лап оныкчыгы һәм аларның балалары бар.
Читайте нас: