+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 сентябрь 2016, 02:00

“Ямаулык”

Без аның белән еш очрашмыйбыз. Кечкенә шәһәрдә яшәгәч, юлларыбыз барыбер кисешми калмый. Икебез дә буйдак. Хатыннарыбызны югалтканга да байтак гомер үткән.

Бүген мин аны почта бүлекчәсе янында очраттым.

— Хәлләр ничек, Мөдәррис? Өйләнмәдеңме әле?

— Юк. Сине көтәм... — ди бу.

— Шайтан алгыры, мин дә бит синнән соң гына батырчылык итмәкчемен.

— Ә нигә кирәк соң хәзер өйләнү?! Беренче хатыныңнан калгач, башкалары аның, кем әйтмешли, “ямаулык” кына...

— Ялгыз яшәү дә җиңел түгел бит, — дим. — Култыклашып үткән парларны күргән саен көнләшеп карап каласың. Тигез гомер кичергәннәр никадәр бәхетле! Менә минем бакча күршеләрем Мөҗәй белән Мөнәвәрә — нәкъ шундыйлардан. Алар бер-берсенең сүзеннән чыкмый, бәхәс һәм низагка керми. Мөҗәй бораулаучы булып эшләгән, хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән. Инде икесе дә күптән пенсия яшендә. Ике бакча тоталар. Ничек өлгерәләрдер...

Без бит ир-атның буйга хатыныннан озынрак булуын күреп өйрәнгән. Монда исә киресенчә: Мөҗәй ябык, чандыр, буйга да хатыныннан калыша. Ләкин бу аларга уртак тел табып, матур яшәргә комачауламый. Мөҗәй азсүзле. Кайчак кына: “Әнкәсе, болай итсәк, ничек булыр икән?” — дип, хәләл җефете белән киңәшләшә. Тегесе аның белән килешә. Сүзгә саран ире янында хатынының “теле тегермән тартыр”, бөтен шәһәр яңалыгын да аның аша гына беләбез.

Күптән түгел бакчада Мөҗәйнең 75 яшьлек юбилеен уздырдык. Мөнәвәрәсе аш-суга оста. Калай мичтә, ачык һавада аның күркә итеннән пешергән ашы телне йотарлык булды.

Шул мәлне Мөҗәйнең хатыны тирәсендә бөтерелеп йөрүе, “Әнкәсе, тагын ниләр эшлим?” дигәндәй сораулы карашы, “Тукта, үзем генә эшлим, сиңа авырга туры килмәсен”, дип уйлапмы, өтәләнеп торуы безне сокландырды. Әйе, алар бер-берсе өчен генә яратылган, мәхәббәт хисен дә олыгайганчы саклый белгәннәр...

Икенче бакча күршем Газимәнең ире дә нефтьче була. Иртә китә якты дөньядан. Тол хатын бүгенгә кадәр ире Мөхәррәмгә тугрылык саклый, бүген дә аны сагынып искә ала. Ничә тапкыр яучылар да килгән үзенә! Ләкин Газимә икенче тапкыр кияүгә чыгуны күз алдына да китерми. Аралашып яшәгән Әнвәр исемле танышым да хатыныннан бик иртә аерылды. Дөресен әйткәндә, алар тату яшәмәделәр. Нәкъ менә шушы хәл, күрәсең, теге яки бу гаиләне тарката, фаҗигагә китерә. Сәлимәсе, юкка да бәйләнеп, иренең җанын ашый торган иде, һәрчак ризасызлык белдереп көн итте. Югыйсә, Әнвәр — мал таба торган, тормыш көтү өчен яратылган ир. Нәрсә җитмәгәндер инде хатынына?! Ихтимал, читтә сөяркәсе булгандыр... Үз-үзеңне ашап яшәү, канәгатьсезлек беркайчан да яхшыга илтми. Нәтиҗәдә, Сәлимә яман шеш чиренә юлыкты, иллесе дә тулмас борын “теге дөнья”га китте...

Озакламый Әнвәр икенчегә өйләнде. Юк, “ямаулык” булып чыкмады аның яңа хатыны. Әнвәрдән унбиш яшькә кече булса да, Зифа ирен санга суга, хәтта кызын да үзенекедәй кабул итте. Урамга да бергәләп чыгалар, култыклашып кына йөриләр. Әнвәр еш кына гаилә серләре белән уртаклаша һәм Зифасыннан чиксез канәгать икәнлеген әйтә.

— Ярый, хәзер мине тыңла, — дип башлады Мөдәррис хикәятен. —Уфада минем Миргаяз исемле дустым яши. Вузда бергә укыдык. Тулай торакта бер бүлмәдә көн итәргә туры килде. Шулчак мәңге аерылмаслык дусларга әверелдек. Ул миңа “туганкаем” дип кенә дәшә. Чынлап та, туганлашып та беттек шикелле. Калын, куе чәчле егетебезгә күп кызлар гашыйк була иде. Берсе хәтта аның фотосын сорап ала һәм, аны зурайтып, тумбочкасы өстенә куя. Көн саен аңа карап тору өчен...

Ул нәкъ шул кызга өйләнде дә. Исеме — Раилә. Туйларында катнаштым. Бик матур гаилә корып җибәрде болар. Азамат исемле уллары туды.

Вуз тәмамлагач, Миргаяз Уфада торып калды, ә мине исә провинциягә — шушы кечкенә шәһәрдә эшләргә тәгаенләделәр. Мин дә тормыш иптәшемне таптым. Инде гаиләләребез белән аралашып яши башладык. Күңелләр якын булгач, ераклыгы да чик түгел икән. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне дә бергә үткәрәбез. Ул миңа әүвәлгечә “туганкаем” дип дәшә.

Еллар үтү белән икебез дә хатыннарыбызны югалттык! Мин рухи яктан тәңгәл килердәй кешене тапмадым. Шуңа өйләнмәдем. Ләкин Миргаяз берәүне фатирына алып кайтты да озакламый аерып та җибәрде. “Ялкау булып чыкты. Савыт-сабаны да юмый...” дип аңлатты. Аннары өченчегә өйләнде. Соңгысы ифрат хәйләкәр, тиз генә язылышырга, никахлашырга күндерә дустымны.

Миргаяз үзе дә канәгать шикелле иде. “Ниһаять, бу хатыннан уңдым. Аш-суга да оста...” дип торды. Аның “дөньясы түгәрәкләнүе”нә шатланырга гына кала.

Юбилеен үткәргәндә ул мине дә читтә калдырмады. Бик теләп бардым Уфага. Бер уңайдан “аш-суга оста” дип мактаган хәләл җефетен дә күреп кайтырмын.

— Туганкаем, килүеңә чиксез шатмын! — дип, кочаклап ук алды ул мине.

Табын мул. Күрәсең, яңа хатыны тырышлыгы белән зәвыклы итеп әзерләнгән. Моны күреп, янә куандым, “Димәк, ялгышмаган икән дустым бу хатынга өйләнеп...”

Котлаулар китте. Барысы да әйбәт шикелле. Ләкин шул мәлне бер нәрсәгә игътибар иттем: Миргаязның хатыны (исеме Раилә) шәрабны бокалга тутырып сала һәм төбе күренгәнче эчеп тә куя. Башкалар исә рюмка белән генә... Исерде Раилә.

Икенче мизгелдә Миргаязның хатыны арадан бер кунакны кочаклап алды һәм... үбәргә үк тотынды. Җитмәсә, нәрсә ди: “Мин бары тик сине генә яратам...” Шаклар катып калдык.

Билгеле, кызу канлы дустым бу хәлгә түзеп тора алмады. Хатынын тартып алды да... сугып очырды.

Табынның яме китте. Кунаклар да таралыша башлады. Без инде ничек таң аттырырга белмәдек. Йокы качты. Иртүк мин вокзалга юнәлдем. Дустым озата барды.

— Бик күңелсез хәл килеп чыкты, туганкаем, — диде Миргаяз. — Кем уйлаган бит... Мин аның бөтен теләген канәгатьләндерергә тырыштым...

— Бер аферист булып чыккандыр ул, — дим. — Синең фатирыңа һәм байлыгыңа кызыгып кына килгәндер.
— Белмим инде. Тагын куып кайтарырга туры килер микәнни?

— Башка чараң да калмый. Болай диләр бит, Миргаяз дустым: беренче хатын — малина, икенчесе — калина, ягъни баландай ачы, өченчесе... холера.

Мин провинциядәге шәһәремә юл алдым. Автобуста уйланып кайттым: “Ярый әле кабат өйләнмәгәнмен... Шушы язмыш, мөгаен, мине дә көтәр иде...”

Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле гәзит укучылар?

Эдуард Әгъзамов.
Читайте нас: