Мөселман дөньясы мондый әхлаксызлыкка каршы торып карады әле. Тәүдә безнекеләр, Интернетка тегенди-мондый яманлыклар урнаштырып, кеше көлдермәскә тырышты. Ләкин тора-бара шакшы сүзләр, тәртипсезлекләр белән тулы дәрья аларны да бөтереп алып кереп китте. Бер яктан, моның гыйбрәтле, сабак булырлык ягы да бар кебек. Аларны караган кеше мин моны беркайчан да эшләмәячәкмен, дияргә тиеш. Күп очракта шулай була да, дип ышаныйк.
Әйтик, июнь башында Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә кемдер, сабантуй бәйрәмендә ничек бушлай чәк-чәк таратуларын видеога төшереп, Интернетка урнаштырган иде. Ниятләре изге булган оештыручылар 200 килограмм татлы ризыкны пешереп, матур итеп өеп куйганнар. Мәйданга алып чыкканнар. Алар уйлавынча, чәк-чәк берәм-берәм килгән кешегә берәр кисәк бүлеп бирелергә тиеш булгандыр инде. Ләкин сез андагы мәхшәрне күрсәгез! Кешеләр, мал көтүенә әйләнеп, бер-берсен таптый-изә чәкчәккә үрелә. Ятып калганнарын таптап китәләр. Сатучыларны баллы тауга китереп кыстылар. Андагы кычкырыш, әти-әниләреннән аерылып калган балалар елавы... Бер-ике хатын соңыннан бөтенләй өскә үк менеп басты, ярышалар: сумкасына кем күпме тутыра ала. Гүя сабантуй яланында булырга тиешле көрәш бирегә күчкән... 15 минуттан чәк-чәктән җилләр исте! Иң аянычы шул, милләтебезнең иң асыл егет-кызларының мәккәсе булган шәһәрдә бара бу вакыйга! Кайда монда мәдәниятлелек, татарыбызга хас инсафлык, сабырлык, әдәп?
Шушыларны карадык, як-ягыбызга төкердек тә Ходай язмасын, дидек бит инде. Янәсе, читтән карап торганда үтә дә кыргый күренгән бу манзара башкача кабатланмаячак, моңа юл куелмаячак. Булмый ди сиңа!. Күптән түгел Интернетта тагын шундый ролик килеп чыкты. Бу юлы инде үзебезнең Стәрлетамак шәһәреннән. “Фабри” сәүдә үзәге 11 сентябрьдә үткән Шәһәр көнендә халыкны шатландырырга уйлап, бушлай туңдырма таратырга булган. Шәһәрнең 250 еллыгына 250 килограмм туңдырма! Нинди изге ният! Ләкин безнең халык изгелекне аңламый да, кабул да итә белми башлады бугай. Бәйрәмгә җыелган 15 меңләп кешенең барысы да диярлек һөҗүмгә ташланган кебек теге туңдырмага ташлана. Котырынган төркемгә оештыручылар да каршы торалмый. Ә көн салкынча, нибары 10 градус, яңгыр... Беркемнең дә туңдырма ашыйсы килми, ләкин бушлай бит...
Кыскасы, бәйрәмнең яме китә. Бу хәл турында радионың берничә каналыннан хәбәр иттеләр, гәзитләрдә яздылар. Шулай итеп, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре бөтен илгә рисвай булды. Хәзер әйтегез инде, 100 грамм туңдырмага калган кешеләр бармы соң бүген? Ни өчен “бушлай” сүзе безнең халыкны шулкадәр ярсыта, хайванга әйләндерә. Сугыш вакытында блокадага чорналган Ленинградта 125 грамм икмәк алырга торган ач-ялангач кешеләрне исегезгә төшерегез! Берәр кино яисә документаль фильмда, истәлекләрдә шундый хәлләр турында ишеткәнегез бармы? Юк. Сугыш кына була күрмәсен. Ул очракта безне дошманнар түгел, без бер-беребезне бер грамм икмәк өчен таптап, изеп үтерәчәкбез!
Иң аянычы шул, Интернет челтәре мизгел эчендә әлеге шәһәрләрнең яманатын бөтен дөньяга таратты...