+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 сентябрь 2016, 02:00

Үзбәк сылуын үз иткәч

Мөнирә һәм Урал Мәһәдиевларның күпбалалы гаиләсен Миякәтамакта бары тик уңай яктан телгә алалар.

Гомумән, Мәһәдиев фамилиясен авылда яшәүче­ләрнең яртысы йөртә яисә алар туганлык җепләре белән шушы нәселгә бәйле. 75 яшен тутырган Җәвит абый Мәһәдиевны телгә алу да җитә. Районның танылган педагогы, күп еллар туган авылындагы мәктәпне җитәк­ләгән, Миякәтамак тарихын, тоташ авылның шәҗәрәсен төзегән, ару-талуны белмәс, үзен аямас кеше ул.

Хаклы ялда булуына карамастан, актив тормыш алып бара — авылның абруйлы старостасы. Мәктәп директоры булып эшләүче улы Газинурның да уң кулы булып кала педагогика ветераны. Бүгенге язмам герое Урал Мәһәдиев шушы абруйлы нәселдән. Аның лаеклы вәкиле – Җәвит абыйның бертуганы Таһир­ның ул­ларының берсе. Билгеле инде, Урал Таһир улы Миякәтамакның беренче егете санала. Кайсы яклап карасаң да, авылның иң гүзәл кызларының һушын алырлык ул. Әйтергә кирәк, Миякә­тамакта мондый гүзәлләргә кытлык юк. Әмма бу дөньяда мәхәббәт барыннан да көчлерәк. Күп кызларның йөрәген яндырган Урал да, авыл халкын “ах” иттереп, Миякә­тамакка кайткан үзбәк сылуы Мөнирәне сайлый. Хәер, Мөнирәне чит кеше дип әйтеп булмый – аның әнисе Миякәтамак кызы, заманында икмәкле Ташкент якларына китеп, шунда Хөсәен исемле үзбәк егетенә кияүгә чыккан. СССР таркалгач, Хөсәен хатыны, балалары белән Башкортстанга кайта. Миякә­тамакта ул инде күптән үз кеше.

Булдыклылыгы, киң күңеллелеге, ярдәмчеллеге белән аерылып торучы Урал ышанычлы егет булып чыга. Мөнирәнең беренче никахтан туган кызы Регинаны да читләтми, үз баласы кебек үстерә, аңа югары белем бирә. Инде Мөнирә белән Уралның балалары – 8нче сыйныфта укучы Айгүзәле һәм 3нче сыйныфка барган Айдары да үсеп, буй җиткерә.

Гаиләдәге татулыкка сокланып туялмаслык – күз тимәсен. Бу татулыкның нигезе ныклы – хезмәткә корыл­ган. Уралның кулыннан килмәгән эш юк. Үзе өчен ясап куйган агач яру корылмасын да бөтен авыл куллана. Миякәтамакның бүген районда иң төзек авыл булуында, яңа мәчет салуда Уралның да өлеше бар, димәк. Кышкы айларда оста куллы ир мәктәпне җылыту белән мәшгуль. Монда да ул алыштыргысыз хезмәткәр – Урал булганда, барысы да төзек. Мөнирәсе дә ир тапканны туздырып ята торган хатын түгел – Миякәтамак фермасының алдынгы савучысы.

Күңеленнән сөю китмәгән, кулыннан эш төшмәгән кешеләр дөньяга бары тик бәхетле булырга туган.
Читайте нас: